Код 21. 5 нче сыйныф. Татар теленнән район олимпиадасы биремнәре (2015 — 2016 нчы уку елы)

Үткәрү вакыты- 3 сәгать

Максималь балл — 49

 I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Сүздәге сузык авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы нәрсәгә бәйле? (2 балл)

а) сингармонизм законына;

ә) рәт гармониясенә;

б) беренче иҗектәге сузык авазның нинди булуына;

в) соңгы иҗектәге сузык авазның нинди булуына;

2. “Урта күтәрелешле, иренләшкән, алгы рәт сузыгы” дигән билгеләмәгә туры килә торган аваз – (2 балл)

а) [о];  ә) [ө];  б) [у];  в) [ү]; Тулырак »

Код 21. 5 нче сыйныф. Татар теленнән мәктәп олимпиадасы биремнәре (2016 — 2017 нче уку елы)

Максималь балл – 44. Үткәрү вакыты — 60 минут.

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Калын сузык авазлардан гына торган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) өстәл, тәлинкә, чәйнек, гөбәдия;

ә) егет, тукран, йокы, алъяпкыч;

б) туфрак, елга, болыт, кулъяулык;

в) юрган, келәм, тәрәзә, ишек.

2. Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзләрдән торган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Балыкчы бик күп балык тотты.

ә) Зилә бүген урманга гөмбәгә барды.

б) Песиебез йомгак белән уйный.

в) Төлкенең койрыгы зур. Тулырак »

Код 21. 4 нче сыйныф. Татар теленнән район олимпиадасы биремнәре (2015 — 2016 нчы уку елы)

Үткәрү вакыты — 3 сәгать. Максималь балл — 48.

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. 4 нче сыйныф дәреслегенең 3 нче битендәге (2 балл)

Исәнмесез, минем шаян дуслар!

Хуш килдегез, рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын,

Я, әйдәгез, түрдән үтегез! — дип башланган шигырьнең авторы –

а) Абдулла Алиш; ә) Габдулла Тукай; б) Шәйхи Маннур; в) Муса Җәлил. Тулырак »

Код 21. 4 нче сыйныф. Татар теленнән мәктәп олимпиадасы биремнәре (2016 — 2017 нче уку елы)

Үткәрү вакыты- 60 минут. Максималь балл – 44

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Калын сузыклардан гына торган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

а) Курыккан эт койрыгын кысар.

ә) Батыр үз халкын яклый.

б) Батырларга юл туры.

в)Тәвәккәлгә бүре тимәс.

2. Тартык авазлардан гына торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а)[ы], [т], [н], [п], [й], [с];

ә)[д], [з], [ч], [ф], [х], [й];

б)[р], [г], [ш], [у], [и], [й];

в) [и], [п], [в], [й], [ү], [ә]. Тулырак »

Бердәм республика тестына әзерләнәбез

2015-04-10 05-59-09 (NXPowerLite)Хөрмәтле укучылар. Ял көннәреннән файдаланып, сайтка татар мәктәпләрендә укучыларга (21 нче код буенча) БРТга әзерләнү өчен материаллар куелды. Рәхим итеп эшләп карагыз, сорауларыгыз булса, кайтма мәгълүмат формасыннан файдаланып, хат юллый аласыз. Якын арада 2 нче бүлеккә караган сорауларның барысына да дөрес җаваплар куярга тырышырмын.

Материаллар белән танышу өчен, әлеге сылтамага басыгыз. Тулысынча уку өчен, сайтның өске өлешендә урнашкан менюдан «БРТ» — «Татар мәктәбе (код — 21)» бүлекләрен сайлагыз.

Ихтирам белән, «виртуаль» укытучыгыз :)

Төс-төсмерләр

аделаида төсле

аделаидин төсле

алебастр төсле

ализарин төсле

алтынсу-саргылт төсмерле Тулырак »

БРТга әзерләнү өчен

2015-04-10 05-59-09 (NXPowerLite)2015 нче елда БРТга әзерләнү өчен, «Гыйлем» нәшрияты яңа китаплар бастырып чыгарды. Әлегә сатуда бар.

Дусларыбыз
Мөслим районы татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе сайты Белем җәүһәрләре-2015 Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты Татар телендә интернет белем үзәге
Текстта хата таптыгызмы?
Orphus системасы
Сайт баннеры


Статистика
Flash MP3 Player

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!