Бүлек архивы «Бәйге чакыра!»
«Минем Җирем — 2013»
5-11 нче сыйныф укучылары, студентлар өчен: «Минем Җирем — 2013» исемле иҗади эшләр бәйгесе. Катнашу — бушлай. Нигезләмә Рәсми сайт. Эшләр 31 мартка кадәр кабул ителә.
Татар теленнән КФУ олимпиадасы
9 — 11 нче сыйныф укучылары өчен: КФУ олимпиадасы. Катнашу — бушлай. КФУ ел саен үткәреп килүче Регионара фән олимпиадаларын башлый. Фәннәр арасында татар теле дә бар. Сайтта теркәлү 2 нче октябрьдән башланды. Бәйгедә 9 — 11 нче сыйныф укучылары катнаша ала. Татар теленнән 1 нче сессия 26 нчы октябрьгә билгеләнгән. Интернет-тур графигы. Өстәмә мәгълүмат.
Кояш Тимбикова исемендәге фәнни-тикшеренү укулары
6 нчы ноябрь көнне Чистай шәһәренең 2 нче номерлы гимназиясендә К.Тимбикованың тууына 75 ел тулу уңаеннан укучы яшьләрнең II Республика фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләре укулары үткәрелә. Бәйгегә 7-11 нче сыйныф укучылары чакырыла. Төгәлрәк мәгълүмат белән чараның нигезләмәсендә таныша аласыз.