Август 2012

Ибраһим Гази «Әдәби телебез турында»


Баш бит » 2012 » Август

Тел галимнәребезнең берсе үзенең язучылар алдында ясаган докладында, әдәби телебезнең халык теленнән аерылу куркынычы бар, дигән фикер белән чыкты. Янәсе, язучылар үзләренең әсәрләрен халыкка, бигрәк тә яшьләргә аңлашылмый торган сүзләр тутыралар икән. Нинди сүзләр белән? Гарәп-фарсы сүзләре белән, дип җавап бирә телчеләр. Тулырак »

«Татарга тылмач кирәк»


Баш бит » 2012 » Август
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы КФУның Филология һәм сәнгать институты белән берлектә республикабыз мәктәпләренең 9-11 нче  сыйныф укучылары арасында «Татарга тылмач кирәк» дип исемләнгән бәйге үткәрә. Тулырак »

Сүз турында сүз


Баш бит » 2012 » Август

***

Вакытында әйтелгән сүз генә асыл.
Алдан әйтелсә — көлке,
Соңга калса — төссез.

Факил Сафин

***

Сүзне колак белән ишетәләр,
Йөрәк белән үлчиләр.
 Мөҗәһит Әхмәтҗанов

Тел — иманның тамыры


Баш бит » 2012 » Август
Ватан китте — очар кошны
Сукыр җилләр талыйдыр.
Сөт калды — анам теле ул.
Тел — иманның тамыры!
Факил Сафин Тулырак »

Татар телен бозу нәтиҗәсе


Баш бит » 2012 » Август

Татар телен бозу нәтиҗәсе

Татар телен бозып яза халкым…
Кадерләми никтер үз-үзен.
«Компьютерда андый хәреф юк» дип
Язган чакта боза күп сүзен.

Бөек халкым «Боек халык» булып
«Сәлам» диеп дәшми, «Салам» ди.
— Аңлыйлар ич, татар надан түгел,
Шуңа шулай бозып язам, — ди. Тулырак »

Син ниндие татарның?


Баш бит » 2012 » Август

Син ниндие татарның?

Татарларның төрлесе бар…
Син ниндие татарның?
«Татар мин!», — дип горур булган
Татар телле татармы?

Әллә инде татар телен
Онытып барганымы?
Татарчасын-урысчасын
Телендә бутаганмы? Тулырак »

Сайтның эчтәлеге


Баш бит » 2012 » Август

Хөрмәтле сайт кулланучылары! Бүген сайтның планлаштырылган өлешләре ясалды. Яңа курсларга нигез салынды. Алга таба олимпиадага, дәүләт йомгаклау аттестациясенә,  бердәм дәүләт имтиханына әзерләнүчеләргә дә ярдәм итү күздә тотыла.

«Орфограммалар белән эш» курсы проект булудан туктап, эчтәлеге язылды. Аңа үзгәрешләр дә кертелде: кайбер модульләр берләштерелде, темалар үзгәртелде. Әкренләп аны материаллар белән тулыландыру эше башлана. Параллель рәвештә башка бүлекләр дә кирәкле мәгълүматлар белән баетылачак.

Дусларыбыз
Мөслим районы татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе сайты Белем җәүһәрләре-2015 Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты Татар телендә интернет белем үзәге
Текстта хата таптыгызмы?
Orphus системасы
Сайт баннеры


Статистика
Flash MP3 Player

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!