Сентябрь 2012
Камал театры бәйрәмгә чакыра!
27 сентябрьдә Галиәсгар Камал театры үз бинасы каршындагы мәйданда «Театр. Тамашачы. Партнерлар» дип аталган зур бәйрәм оештырачак. Яңа иҗади сезонга аяк басу уңаеннан узачак бәйрәм чарасы программасында «Зәңгәр шәл», «Гөргөри кияүләре», «Яшь йөрәкләр», «Диләфрүз — Remake» һәм узган сезон премьералары – «Искән җилләр көенә», «Үлеп яратты» кебек театрның иң популяр спектакльләреннән өзекләр тәкъдим ителәчәк.
Театрдан хәбәр итүләренә караганда, театр каршындагы мәйданга җыелган кунакларга Камал театры артистлары җыр-биюләр һәм кызыклы чыгышлар бүләк итәчәк. Эстрада артистлары, яшь альтернатив группалар театрны сезон ачу тантанасы белән котлаячак.
Шулай ук, тамашачыларга яңа сезон спектакльләренә чакыру билетлары һәм театрның партнерларыннан бүләкләр дә таратылачак икән.
“Театр. Тамашачы. Партнерлар” бәйрәме 18.00 сәгатьтә башлана.
Кояш Тимбикова исемендәге фәнни-тикшеренү укулары
6 нчы ноябрь көнне Чистай шәһәренең 2 нче номерлы гимназиясендә К.Тимбикованың тууына 75 ел тулу уңаеннан укучы яшьләрнең II Республика фәнни-тикшеренү һәм иҗади эшләре укулары үткәрелә. Бәйгегә 7-11 нче сыйныф укучылары чакырыла. Төгәлрәк мәгълүмат белән чараның нигезләмәсендә таныша аласыз.