Март 2017

23 нче код буенча ТДИ (ОГЭ) биреме — 2017


Баш бит » 2017 » Март

Эльвира ДЕНМӨХӘММӘТОВА, Кадрия ФӘТХУЛЛОВА, КФУ доцентлары, татар теленнән ТДИ үткәрү комиссиясе әгъзалары

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен, 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә.

Имтихан эше 32 биремне үз эченә алган 5 бүлектән тора. 1 нче бүлектәге 13 бирем (1 – 13 нче биремнәр) укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. 2 нче бүлектәге 7 бирем (14 – 20 нче биремнәр) укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә. 3 нче бүлектәге 8 бирем (21 – 28 нче биремнәр) укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә кайтып кала. 4 нче бүлектәге ачык типтагы 29 нчы бирем укучыларның язма сөйләмен тикшерүгә юнәлтелгән. 5 нче бүлек укучыларның телдән сөйләмен тикшерүне үз эченә ала һәм 3 биремнән тора: текстны сәнгатьле итеп укуны тикшерү (30 нчы бирем), диалогик сөйләмне тикшерү (31 нче бирем), монологик сөйләмне тикшерү (32 нче бирем). Телдән сөйләмне тикшерү өчен, һәр укучыга 15 минут вакыт каралган. Тулырак »

22 код өчен БРТ биреме (телдән җавап бирү өлеше белән)


Баш бит » 2017 » Март

Гөлназ МӨГЪТӘСИМОВА, КФУ доценты, татар теленнән БРТ үткәрү комиссиясе әгъзасы

ЯЗМА ӨЛЕШЕ

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныфын тәмамлаучы укучыларга татар теленнән бердәм республика тестының язма өлешен эшләү өчен, 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Язма өлеше 2 бүлектән тора.

Беренче бүлек 10 биремне (1 – 10) үз эченә ала. Алар укылган текст нигезендә эшләнә. 1 – 2 нче биремнәрне үтәгәндә, дөрес җавапны тәкъдим ителгән 4 варианттан сайлап алып, 1 нче номерлы җавап  бланкына бер цифр белән язарга кирәк. 3 ‒ 10 нче биремнәргә җавапларны укучылар мөстәкыйль рәвештә формалаштыралар. Әлеге биремнәргә җаваплар сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән 1 нче номерлы җавап бланкына языла. Ялгышкан очракта, аны пөхтә итеп сызып, янына дөрес җавапны язарга була.

Икенче бүлектәге биремне укучылар 1 нче бүлектәге текст буенча башкаралар. Эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән (11.1 һәм 11.2) биремнәрнең берсен сайларга һәм үз фикереңне дәлилләп, эзлекле рәвештә киңәйтелгән җавап бирергә кирәк. Әлеге бирем 2 нче номерлы җавап бланкында эшләнә. Тулырак »

Татар төркемнәрендәге IX сыйныф укучыларына татар теленнән бердәм республика тесты


Баш бит » 2017 » Март

Вариант №1

Автор — Лилия ҖАМАЛИЕВА, Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Код 22

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәү өчен, 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Бу вакыт эчендә укучылар ике бүлектән торган эшне башкарып чыгарга тиеш.

Беренче бүлек  20 биремне (1 – 20) үз эченә ала. Беренче бүлектәге биремнәр укылган текст нигезендә эшләнә.

1 – 20 нче биремнәрнең җавапларын эзлекле тәртиптә сүз (сүзтезмә), саннар ярдәмендә языгыз.

Икенче бүлек  шул ук текст нигезендә эшләнелә.

Икенче бүлектәге биремнәрне эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән ике биремнең (21.1 яки 21.2) берсен генә сайлап алыгыз һәм дәлилле киңәйтелгән җавап языгыз.

Бу биремнәр кулланмада – махсус калдырылган буш юлларда, ә тест үтәү вакытында, җаваплар бланкында эшләнә.

Бердәм республика тесты материалларының барлык бүлекләрендәге биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлектән файдаланырга рөхсәт ителә. Тулырак »

Дусларыбыз
Мөслим районы татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе сайты Белем җәүһәрләре-2015 Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты Татар телендә интернет белем үзәге
Текстта хата таптыгызмы?
Orphus системасы
Сайт баннеры


Статистика
Flash MP3 Player

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!