Май 2017

9 нчы татар сыйныфларында төп дәүләт имтиханы өчен ИЗЛОЖЕНИЕ №3


Баш бит » 2017 » Май

Балачакның соңгы көне

Ундүрт яшемдә әни мине педучилищега укырга җибәрде. Сугыш вакыты иде. Һәр көн кадерле. Мин кыш өчен утын, печән әзерлим, көтү чиратына чыгам, колхозда эшлим. Әни мине бер көнгә дә бушатмый. Шуңа күрә ул минем таныклыгымны алып, гаризаны да үземнән яздыртып, кеше аркылы педучилищега биреп җибәрде. Тиз арада хәбәр дә килеп төште: җидееллык мәктәпне гел бишлегә тәмамлаган укучы буларак, сынауларсыз кабул ителдегез, укулар беренче октябрьдә иртәнге сәгать сигездә башлана, соңга калмыйча килеп җитегез, дип язганнар. Әни бу язуны бик эшлекле кыяфәттә үзенең кечкенә кызыл сандыгына салып куйды. Тулырак »

9 нчы татар сыйныфларында төп дәүләт имтиханы өчен ИЗЛОЖЕНИЕ №2


Баш бит » 2017 » Май

Яхшылык эшлә дә суга сал

1941нче елның көзе. Фронт. Яңгырлы октябрь төне. Безнең взвод, хәрби заданиене үтәп, полк урнашкан окопларга кайтып килә. Көзге төн шомлы, караңгы.

Менә без, оборона сызыгын узып, хәтсез озын чокыр янына килеп чыктык. Ирексездән тукталып калдык, чөнки бу урын безгә таныш түгел иде. Димәк, адашканбыз! Чокыр тирән дә, артык киң дә түгел, ләкин ул миналанган. Әйе, хәтфә чирәм каплаган чокыр кечкенә генә, ләкин аның эчендә безне үлем сагалап ята иде. Тулырак »

9 нчы татар сыйныфларында төп дәүләт имтиханы өчен ИЗЛОЖЕНИЕ №1


Баш бит » 2017 » Май

ИЗГЕЛЕККӘ БИШ АДЫМ

Кырык өченче елның җәендә авылда Гайфи-пожарник пәйда булды. Фронттан түгел, төрмәдән кайтты ул. Сугышка кадәр үк, колхоз амбарына ут төрткән өчен, ун елга хөкем ителгән булган. “Пожарник” кушаматы да шуннан калган.

Гайфи-пожарник күп сөйләшми, төрмә хакында бөтенләй дә ләм-мим. Рәхәт булмагандыр шул – аның бер колагы китек, ә йөзе-бите тоташ җөйдән тора. Басынкы холыклы бу кешене һич кенә дә җинаятьче дип уйламассың. Игелеклелек, итагатьлелек аның холкында гына түгел, бөтен эш-гамәлләрендә, әйткән сүзендә, күз карашында бар иде.

Ике-өч ай янәшә эшләп, мин аның белән бер мәртәбә генә ныклап сөйләшеп алдым. Бу сөйләшүдән шуны аңладым: ул, чынлап та, колхоз амбарына ут төрткән булган. Кулак дип келәтеннән соңгы икмәген алып чыгып киткәч, кызган баштан барган да төрткән… Тулырак »

Дусларыбыз
Мөслим районы татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе сайты Белем җәүһәрләре-2015 Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты Татар телендә интернет белем үзәге
Текстта хата таптыгызмы?
Orphus системасы
Сайт баннеры


Статистика
Flash MP3 Player

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!