Код 21. 4 нче сыйныф. Татар теленнән мәктәп олимпиадасы биремнәре (2016 — 2017 нче уку елы)


Баш бит » Олимпиада » Код 21. 4 нче сыйныф. Татар теленнән мәктәп олимпиадасы биремнәре (2016 — 2017 нче уку елы)

Үткәрү вакыты- 60 минут. Максималь балл – 44

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Калын сузыклардан гына торган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

а) Курыккан эт койрыгын кысар.

ә) Батыр үз халкын яклый.

б) Батырларга юл туры.

в)Тәвәккәлгә бүре тимәс.

2. Тартык авазлардан гына торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а)[ы], [т], [н], [п], [й], [с];

ә)[д], [з], [ч], [ф], [х], [й];

б)[р], [г], [ш], [у], [и], [й];

в) [и], [п], [в], [й], [ү], [ә].

3. Ябык иҗекләрдән генә торган сүзләр күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) таш, кабак, билге;

ә) кыяр, чөгендер, дүрт;

б) китап, дәфтәр, өстәл;

в) туфрак, өстәл, кул.

4. «Чикләвекләр» сүзенең тамыры дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) чи; ә) чик; б) чиклә; в) чикләвек.

5. Антоним парлар дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) юмарт – саран, авыр – җиңел;

ә)кыйбат – арзан, таза – юан;

б)начар – яхшы, зур – биек;

в) коры – юеш, акыллы – белемле.

6. Күчерелмә мәгънәдәге сүзе булган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Безнең якларда урманнар бик күп.

ә) Туйганчы көмеш чишмә суын эчтек.

б)Койма буйларында үскән ромашка чәчәкләрен җыйдым.

в)  Без кышкы урманны яратабыз.

7. Калын хәрефләр белән бирелгән исемнәрнең килешен билгеләгез. (2 балл)

Кул кулны юар, ике кул битне юар. (Мәкаль)

а) баш килеш; ә) төшем килеше; б) чыгыш килеше; в) урын-вакыт килеше.

8. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Зур елгалар вак чишмәләрдән башлана бит. (М.Хуҗин);

ә) Көчле җил кузгалды, һәм яңгыр ява башлады. (Г.Галиев);

б) Кояш, элеккедән дә матуррак булып, болыт астыннан килеп чыкты. (Г.Бакир):

в) Малай чәчәккә иелде, бик зур саклык белән аны учына алды. (М.Ханнанов).

9. Киләчәк заман хикәя фигыльнең беренче төре кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а)Галим уйлар, надан ышаныр. (Мәкаль);

ә)Сандугач үз җирендә сайрый. (Мәкаль);

б) Кеше кешесез яшәми. (Мәкаль);

в) Без иртәгә иптәшләребез белән экскурсиягә барачакбыз.

10. Кисәкчәләрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) шикелле, өчен, кадәр, чаклы;

ә) -кылт/-келт, -кылтым/-келтем, -сыл/-сел, -су;

б) ич, үк, кенә, иң, һич;

в)-лы/-ле, -даш/-дәш, -чан/-чән, -гы/-ге.

11. Җәенке җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Әтием – төзүче.

ә) Көн җылы.

б) Әтием, әнием – укытучылар.

в) Җылы көнне без рәхәтләнеп укыйбыз.

12. Җөмләнең төрен билгеләгез. (2 балл)

Никадәр изге, никадәр кадерле ул Туган ил! (Р.Төхфәтуллин)

а) хикәя; ә) боеру; б) тойгылы; в) сорау.

II. Теоретик бирем.

Зат алмашлыклары турында языгыз. Ул алмашлыгын килешләр белән төрләндерегез. (10 балл)

III. Иҗади бирем.

Сүзләргә сузык авазлар өстәп, мәкальне укыгыз, шул тема белән бәйле фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз.           (10 балл)

ТРШКН   ТБР  –  ТШК   КДК   КГР.

vopros-otvet21  Җаваплар

Фикер алышу мөмкин түгел.

Дусларыбыз
Мөслим районы татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе сайты Белем җәүһәрләре-2015 Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты Татар телендә интернет белем үзәге
Текстта хата таптыгызмы?
Orphus системасы
Сайт баннеры


Статистика
Flash MP3 Player

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!