Код 21. 4 нче сыйныф. Татар теленнән район олимпиадасы биремнәре (2015 — 2016 нчы уку елы)


Баш бит » Олимпиада » Код 21. 4 нче сыйныф. Татар теленнән район олимпиадасы биремнәре (2015 — 2016 нчы уку елы)

Үткәрү вакыты — 3 сәгать. Максималь балл — 48.

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. 4 нче сыйныф дәреслегенең 3 нче битендәге (2 балл)

Исәнмесез, минем шаян дуслар!

Хуш килдегез, рәхим итегез!

Кулга тотып белем ачкычларын,

Я, әйдәгез, түрдән үтегез! — дип башланган шигырьнең авторы –

а) Абдулла Алиш; ә) Габдулла Тукай; б) Шәйхи Маннур; в) Муса Җәлил.2. Күл төбендә, төпсез тирәнлектә, алтын урак ялтырап ята (Г. Сабитов) җөмләсендәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең күчерелмә мәгънәсе нәрсәгә нигезләнгән? (2 балл)

а) күренешнең төсенә;

ә) күренешнең формасына;

б) күренешнең башкарган эшенә;

в) күренешнең урынына.

3. Табышмакның дөрес җавабын билгеләгез. (2 балл)

Күренми дә, тоттырмый да.

Үзе – хәнҗәр, үзе – ук.

Аннан ачы, аннан татлы,

Аннан хәтәр нәрсә юк.

а) акыл; ә) җил; б) сүз; в) күз карашы.

4. Кайда су һәм дымлык булса, анда яшеллек, күңеллелек, хәят (Г. Тукай) җөмләсендә билгеләнгән сүзнең мәгънәсе – (2 балл)

а) тормыш; ә) кеше; б) тараф; в) болын.

5. Сал сүзенең мәгънәсе – (2 балл)

а) саламнан ясалган җәймә;

ә) су буйлап агызу өчен бер-берсенә беркетелгән бүрәнәләр;

б) кечкенә пароход;

в) җилкәнле көймә.

6. Татар алфавитында ике авазга билге булып йөри торган хәрефләр ничә? (2 балл)

а) 2; ә) 3; б) 4; в) 5.

7. Тамырдаш сүзләр арасындагы артык сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) көйли; ә) көйче; б) көймә; в) көйле.

8. Кайсы сүз сүзлекләрдә теркәлми? (2 балл)

а) бакча; ә) бакчачы; б) гөлбакча; в) бакчабыз.

9. Мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленгән сүзне билгеләгез. (2 балл)

а) га-дел-сез-лек-не;

ә) бала-лар-ыбыз-га;

б) кош-чык-ла-ры-быз;

в) ти-мер-че-лек-тәге.

10. Күплек санда -нар/-нәр кушымчасы ялгана торган исемнәрне билгеләгез. (4 балл)

а) көн; ә) иртә; б) дус; в) ел; г) шәһәр; д) таң; е) белем; ж) туган.

11. Хаталы сүзтезмәне билгеләгез. (2 балл)

а) унсигез малай;

ә) ике йөз укучы;

б) уналты балалар;

в) сигез урын.

12. Җөмләдә кулланылырга тиешле бәйләүче сүзне билгеләгез. (2 балл)

Миңа милли ризыклар … китап кирәк.

а) белән; ә) өчен; б) өстендә; в) турында.

13. “Татар әдәбияты” темасына караган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Татар халкының тарихы зур һәм катлаулы.

ә) Мин сынлы сәнгать белән кызыксынам.

б) Рудольф Нуриев күренекле биюче булган.

в) Ел саен 26 нчы апрельдә шигырь бәйрәме була.

14. Юкәләр, ак каеннар алтыннан киенде (Г. Хәсәнов) җөмләсендәге билгеләнгән сүз – (2 балл)

а) баш килештә;

ә) чыгыш килешендә;

б) урын-вакыт килешендә;

в) төшем килешендә.

15. Әлбәттә, барачак алар, әлбәттә очрашачак (А. Гыйләҗев) җөмләсендәге фигыльләр – (2 балл)

а) үткән заманда;

ә) хәзерге заманда;

б) билгеле киләчәк заманда;

в) билгесез киләчәк заманда.

16. Җиргә төрле төстәге чәчәкләр белән чуарланган яшел палас җәелгән (Ш. Усманов) җөмләсендә ия булып килгән сүз – (2 балл)

а) чәчәкләр; ә) палас; б) җиргә; в) төрле.

II. Теоретик бирем.

Татар алфавитындагы парлы һәм парсыз тартык авазларны яңгырау һәм саңгырауларга бүлеп языгыз. (4 балл)

Яңгырау тартыклар:

Саңгырау тартыклар:

III. Иҗади бирем.

Фатих Әмирханның “Ай өстендәге Зөһрә кыз” хикәясенә нигезләнеп, Зөһрә кыз турында 8-10 җөмләдән торган әкият (хикәя) языгыз. (10 балл)

vopros-otvet21  Җаваплар

Фикер алышу мөмкин түгел.

Дусларыбыз
Мөслим районы татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе сайты Белем җәүһәрләре-2015 Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты Татар телендә интернет белем үзәге
Текстта хата таптыгызмы?
Orphus системасы
Сайт баннеры


Статистика
Flash MP3 Player

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!