Код 21. 5 нче сыйныф. Татар теленнән мәктәп олимпиадасы биремнәре (2016 — 2017 нче уку елы)


Баш бит » Олимпиада » Код 21. 5 нче сыйныф. Татар теленнән мәктәп олимпиадасы биремнәре (2016 — 2017 нче уку елы)

Максималь балл – 44. Үткәрү вакыты — 60 минут.

I. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

1. Калын сузык авазлардан гына торган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) өстәл, тәлинкә, чәйнек, гөбәдия;

ә) егет, тукран, йокы, алъяпкыч;

б) туфрак, елга, болыт, кулъяулык;

в) юрган, келәм, тәрәзә, ишек.

2. Яңгырау тартык авазлар гына кергән сүзләрдән торган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Балыкчы бик күп балык тотты.

ә) Зилә бүген урманга гөмбәгә барды.

б) Песиебез йомгак белән уйный.

в) Төлкенең койрыгы зур.

3. Ачык иҗекләрдән генә торган сүзләр кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Егетләр чана шуа.

ә) Тиен чикләвек җыя.

б) Бала су коена.

в)Үрдәкләр һавада оча.

4. Ясагыч кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) кошчыгым, әнкәй, бүген;

ә) улым, мәктәбебез, авыллары;

б) алмагач, шифаханә, көньяк;

в) бүлмә, сатучы, яхшылык.

5. Синонимнардан гына торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) матур, гүзәл, сылу, чибәр;

ә) өши, туңа, эссе, җылы;

б)көн, төн, иртә, кич;

в) ак, кара, сары, яшел.

6. Җөмләдә кулланылган күплек сандагы  исемнәрнең санын билгеләгез. (2 балл)

Уң яктагы чокыр төбендә бөрлегәннәр, тәлгәшләрен күтәрә алмыйча, якты кояш нурында янып, матурланып, кызарып утыра.

а) 1;  ә) 2;  б) 3;  в) 4.

7. Тартым белән төрләнгән исемнәр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) кош, кошчык, кошлар;

ә) алма, алманың, алмага;

б) әнием, китабы, хатларың;

в) дәфтәрләр, чишмәләр, күлләр.

8. Тәртип саны кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Беренче сентябрьдә җылы булса, бөтен көз җылы булыр. (Сынамыш);

ә) Ашыккан бер эшне ике эшләр. (Мәкаль).

б) Җиде кат үлчә, бер кат кис. (Мәкаль);

в)Ике сигезең уналты икәнен кем дә белә. (Мәкаль)

9. Аергыч кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Эш кешене ныгытыр. (Мәкаль)

ә) Хөрмәт сөйсәң, хезмәт сөй. (Мәкаль)

б) Туры сүз — телнең бизәге. (Мәкаль)

в) Корал эшләр, ир мактаныр. (Мәкаль)

10. Эндәш сүз кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Миләүшә Илдаровна “Оста куллар” түгәрәген җитәкли.

ә) 5 нче сыйныф җитәкчесе – Ләйсән Камиловна.

б) Укучылар, ата-аналар өмәгә җыелды.

в) Илшат Мансурович, керергә ярыймы?

11. Җөмләнең төрен билгеләгез. (2 балл)

Фәнис Яруллин шигъри образлар ярдәмендә гүзәл рәсемнәр иҗат итә. (Ф.Шәфигуллин)

а) боеру;  ә) хикәя;  б) сорау;  в) тойгылы.

12. Җыйнак җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Укучылар укыйлар.

ә) Китап укыдым.

б) Авылда яшибез.

в) Алтын көз.

II. Теоретик бирем.

Омонимнарга билгеләмә бирегез, 5 омоним парның мәгънәләрен җөмләләр ярдәмендә аңлатып языгыз. (10 балл)

III. Иҗади бирем.

Сүзләргә сузык авазлар өстәп, мәкальне укыгыз. Әлеге тема белән бәйле фикерләрегезне 12-15 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (10 балл)

ХЗМТ   ТБ   –  ХРМТ.

vopros-otvet21  Җаваплар

Фикер алышу мөмкин түгел.

Дусларыбыз
Мөслим районы татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе сайты Белем җәүһәрләре-2015 Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты Татар телендә интернет белем үзәге
Текстта хата таптыгызмы?
Orphus системасы
Сайт баннеры


Статистика
Flash MP3 Player

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!