Код 21. 5 нче сыйныф. Татар теленнән район олимпиадасы биремнәре (2015 — 2016 нчы уку елы)


Баш бит » Олимпиада » Код 21. 5 нче сыйныф. Татар теленнән район олимпиадасы биремнәре (2015 — 2016 нчы уку елы)

Үткәрү вакыты- 3 сәгать

Максималь балл — 49

 I. Тестлардан берәр дөрес җавапны билгеләгез.

1. Сүздәге сузык авазларның калынлыкта-нечкәлектә ярашуы нәрсәгә бәйле? (2 балл)

а) сингармонизм законына;

ә) рәт гармониясенә;

б) беренче иҗектәге сузык авазның нинди булуына;

в) соңгы иҗектәге сузык авазның нинди булуына;

2. “Урта күтәрелешле, иренләшкән, алгы рәт сузыгы” дигән билгеләмәгә туры килә торган аваз – (2 балл)

а) [о];  ә) [ө];  б) [у];  в) [ү];

3. “Тел уртасы тартыгы, яңгырау, саңгырау пары юк” билгеләмәсенә туры килгән аваз – (2 балл)

а) [н]; ә) [л]; б) [й]; в) [р].

4. Тау башында пар карама,

Кайчан гына карама,

Икәү бергә гел янәшә,

Һаман бергә серләшә. (Р. Сәйфетдинов) шигырендәге омонимнарның төрен билгеләгез. (2 балл)

а) саф лексик омонимнар; ә) омофоннар; б) омографлар; в) омоформалар.

5. Нигә имана түләмәгән өчен самавырыңны саталар?(Г.Бәширов) җөмләсендәге билгеләнгән сүз – (2 балл)

а) неологизм; ә) искергән сүз; б) диалекталь сүз; в) термин.

6. Як-ягыма карадым да, иптәш малайлар күренмәгәч, сөмсерем коелып, арбага утырдым (Г. Бәширов) җөмләсендә сөмсерем коелып фразеологизмының синонимы – (2 балл)

а) шатланып; ә) тиз генә; б) әкрен генә; в) кәефем китеп.

7. Без кол түгел, без – ирекле халык,

Ватаныбыз да бар, илебез дә (Р. Сәлах) җөмләсендәге Ватан сүзенең лексик мәгънәсе – (2 балл)

а) туган ил; ә) имин ил; б) зур ил; в) чит ил;

8. Әйткәнебезчә сүзенең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленешен күрсәтегез. (2 балл)

а) әйт-кән-е-без-чә;

ә) әйт-кән-ебез-чә;

б) әйткән-е-без-чә;

в) әйткән-е-безчә.

9. Көзнең ничек килүе җәйдән билгеле мәкалендә җәйдән сүзенең килешен билгеләгез. (2 балл)

а) юнәлеш килеше; ә) урын-вакыт килеше; б) чыгыш килеше; в) төшем килеше.

10. Җиде сөлгем җиде төстә,

      Җидесен дә элдем күккә.

Табышмакның җавабын языгыз, андагы сүзләр ничә сүз төркеменә керә? (4 балл)

а) 4; ә) 5; б) 6; в) 3.

11. Эшчән кешенең куллары кара, икмәге ак мәкалендәге кара һәм ак сыйфатлары кайсы җөмлә кисәге? (2 балл)

а) аергыч; ә) тәмамлык; б) хәбәр; в) хәл.

12. Хикәя фигыльнең заман формалары ничә төрле була? (2 балл)

а) алты; ә) өч; б) дүрт; в) биш.

13. Фигыльнең барлык-юклык төре эш-хәлнең – (2 балл)

а) һәрвакыт үтәлүен;

ә) һәрвакыт үтәлмәвен;

б) үтәлү-үтәлмәвен;

в) кайбервакыт үтәлүен белдерә.

14. Урын рәвешләре тупланган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) урамда, болында, бүлмәдә;

ә) еракта, якын, югары;

б) бүген, кичен, иртәгә;

в) өстендә, янында, тирәсендә.

15. Сайра, сайра, сандугачым,

      Илләремә китәрсең.

      Тукта, былбыл, хатлар языйм,

      Дускаема илтерсең (халык җыры)

юлларындагы билгеләнгән сүзләр үзара нинди мөнәсәбәттә? (2 балл)

а) синонимнар; ә) антонимнар; б) берсе диалекталь сүз; в) берсе термин.

II. Теоретик бирем.

Телдәге барлык сүзләр җыелмасы  …  дип атала. Бер үк авазлардан торган, ләкин мәгънәләре буенча төрле булган сүзләр  …  дип атала. Омонимнарның  …  төре бар:

а) төш күрдем – төш җитте – мондый омонимнар  … … …  дип атала.

ә) зур аю зураю мондый омонимнар  …  дип атала.

б) чишмә чылтырый – серне чишмә – мондый омонимнар  …  дип атала.

в) ике кесәле күлмәк – әнинең кесәле тәмле – мондый омонимнар  …  дип атала.

(7 балл)

III. Иҗади бирем.

Былбыл булсам, бакчаларда

      Бер агач сайлар идем;

      Шул агачта, сине мактап,

      Иртә-кич сайрар идем (халык җыры)

Ә син, былбыл булсаң, шул агачта иртә-кич кемне һәм нинди сыйфатлары өчен мактап сайрар идең?

Фикерләрегезне 10-12 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (10 балл)

vopros-otvet21 Җаваплар

Фикер алышу мөмкин түгел.

Дусларыбыз
Мөслим районы татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе сайты Белем җәүһәрләре-2015 Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты Татар телендә интернет белем үзәге
Текстта хата таптыгызмы?
Orphus системасы
Сайт баннеры


Статистика
Flash MP3 Player

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!