22 код өчен БРТ биреме (телдән җавап бирү өлеше белән)


Баш бит » БРТ » 22 код өчен БРТ биреме (телдән җавап бирү өлеше белән)

Гөлназ МӨГЪТӘСИМОВА, КФУ доценты, татар теленнән БРТ үткәрү комиссиясе әгъзасы

ЯЗМА ӨЛЕШЕ

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныфын тәмамлаучы укучыларга татар теленнән бердәм республика тестының язма өлешен эшләү өчен, 2 сәгать 30 минут (150 минут) вакыт бирелә. Язма өлеше 2 бүлектән тора.

Беренче бүлек 10 биремне (1 – 10) үз эченә ала. Алар укылган текст нигезендә эшләнә. 1 – 2 нче биремнәрне үтәгәндә, дөрес җавапны тәкъдим ителгән 4 варианттан сайлап алып, 1 нче номерлы җавап  бланкына бер цифр белән язарга кирәк. 3 ‒ 10 нче биремнәргә җавапларны укучылар мөстәкыйль рәвештә формалаштыралар. Әлеге биремнәргә җаваплар сүз (сүзтезмә) яки цифрлар белән 1 нче номерлы җавап бланкына языла. Ялгышкан очракта, аны пөхтә итеп сызып, янына дөрес җавапны язарга була.

Икенче бүлектәге биремне укучылар 1 нче бүлектәге текст буенча башкаралар. Эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән (11.1 һәм 11.2) биремнәрнең берсен сайларга һәм үз фикереңне дәлилләп, эзлекле рәвештә киңәйтелгән җавап бирергә кирәк. Әлеге бирем 2 нче номерлы җавап бланкында эшләнә.

Тест биремнәрен үтәгәндә, орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт ителә.

Караламадагы язулар тикшерелми!

Биремнәрне тәкъдим ителгән эзлеклелектә эшләргә киңәш ителә. Җавап бирергә авырсынган бирем очраса, аны калдырып, башкаларын эшли торыгыз. Вакыт калса, аларга яңадан әйләнеп кайтырсыз.

Үтәлгән биремнәр өчен куелган баллар бергә кушыла. Мөмкин кадәр күбрәк биремгә дөрес җавап биреп, югарырак балл җыярга тырышыгыз.

ТЕЛДӘН ҖАВАП БИРҮ ӨЛЕШЕ

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Рус телендә гомуми белем бирү оешмаларының 9 нчы сыйныфын тәмамлаучы укучылар өчен татар теленнән бердәм республика тестының  телдән җавап бирү өлеше 2 биремнән гыйбарәт.

Беренче биремдә шартлы сораштыруда катнашырга тәкъдим ителә. Аудиоязмадан ишетелгән биш сорауга җавап бирергә кирәк.

Икенче биремдә тәкъдим ителгән фото турында сөйләү каралган. Әзерлек өчен 2 минут вакыт бирелә.

Бердәм республика тестында катнашучы бер укучы бу биремнәрне 15 минут эчендә эшләргә тиеш. Җаваплар аудиоязмаларга теркәлеп бара. Биремне төгәл үтәргә, бирелгән темадан читләшмичә, тәкъдим ителгән план буенча ачык һәм аңлаешлы сөйләргә кирәк. Мөмкин кадәр күбрәк биремгә дөрес җавап биреп, югарырак балл җыярга тырышыгыз.

Сезгә уңышлар телибез!

Дәвамын йөкләү

Чыганак: magarif-uku.ru

Фикер алышу мөмкин түгел.

Дусларыбыз
Мөслим районы татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе сайты Белем җәүһәрләре-2015 Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты Татар телендә интернет белем үзәге
Текстта хата таптыгызмы?
Orphus системасы
Сайт баннеры


Статистика
Flash MP3 Player

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!