23 нче код буенча ТДИ (ОГЭ) биреме — 2017


Баш бит » ТДИ » 23 нче код буенча ТДИ (ОГЭ) биреме — 2017

Эльвира ДЕНМӨХӘММӘТОВА, Кадрия ФӘТХУЛЛОВА, КФУ доцентлары, татар теленнән ТДИ үткәрү комиссиясе әгъзалары

Эшне башкару өчен күрсәтмә

Татар теленнән төп дәүләт имтиханын тапшыру өчен, 3 сәгать 55 минут вакыт бирелә.

Имтихан эше 32 биремне үз эченә алган 5 бүлектән тора. 1 нче бүлектәге 13 бирем (1 – 13 нче биремнәр) укучыларның тыңлап аңлау күнекмәләрен тикшерүгә юнәлтелгән. 2 нче бүлектәге 7 бирем (14 – 20 нче биремнәр) укучыларның уку күнекмәләрен тикшерү максатыннан бирелә. 3 нче бүлектәге 8 бирем (21 – 28 нче биремнәр) укучыларның лексик-грамматик күнекмәләрен тикшерүгә кайтып кала. 4 нче бүлектәге ачык типтагы 29 нчы бирем укучыларның язма сөйләмен тикшерүгә юнәлтелгән. 5 нче бүлек укучыларның телдән сөйләмен тикшерүне үз эченә ала һәм 3 биремнән тора: текстны сәнгатьле итеп укуны тикшерү (30 нчы бирем), диалогик сөйләмне тикшерү (31 нче бирем), монологик сөйләмне тикшерү (32 нче бирем). Телдән сөйләмне тикшерү өчен, һәр укучыга 15 минут вакыт каралган.

Биремнәрне үтәгәндә, орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт ителә. Караламадагы язулар тикшерелми!

Уңышлар телибез!

<…>

5 нче бүлек

  1. Текстны сәнгатьле итеп укыгыз. Әзерләнү өчен, сезгә 2 минут бирелә. Текстны уку вакыты – 2 минут.

Аның турында төрле халыкларда әкиятләр күп. Һәм ул, дөрестән дә, шул әкиятләрдә бирелгән сыйфатларга ия. Төлке бик күркәм: кабарып торган койрык, сары тун, озынча борын, күзләре матур, алар хәйләкәр елмаялар кебек. Аның гәүдәсе дә сылу. Үзе уртача эт зурлыгында, авырлыгы 6 10 килограммга җитә.

Төлке тычканнарны бик ярата. Бер көндә ул 12 20 тычкан тота. Табигать аңа ис сизү, ишетү һәм бер күргән әйберне истә калдыру сәләтен биргән. Ул тычкан тавышын йөз метрдан, ә аның яшерен сукмаклардан йөргәнен ярты метр калынлыктагы кар астыннан ишетеп ала.

Төлке – бик яхшы аучы. Күзәтүчән, бик яхшы йөзә, тиз йөгерә. Әйтик, үзен куып килгән эт артыннан җитсә, ул нишли дип уйлыйсыз? Кинәт кенә туктый да эткә каршы сикерә.

  1. Сез яшьләр тормышы турында интервью бирәсез. Сорауларны игътибар белән тыңлагыз һәм тулы җаваплар бирегез. Һәр сорауга җавап бирү өчен, 40 секунд вакыт бирелә.

Сезнеңчә, бүгенге яшьләр нәрсәләр белән кызыксына?

Яшьләр нинди чараларда катнашалар?

Сез яшь кеше буларак нәрсә турында хыялланасыз?

Бүгенге яшьләр арасында нинди проблемалар бар?

Яшьләр нинди булырга тиеш?

  1. Татарстанның табигате турында сөйләгез. Әзерләнү өчен, 2 минут бирелә. Текстны сөйләү өчен, 2 минут вакыт каралган.

Сөйләмегездә түбәндәге мәгълүматлар да булсын:

Татарстанның табигате нинди?

Анда нинди байлыклар бар?

Татарстан аша нинди зур елгалар ага?

Татарстан урманнарында нәрсәләр үсә, нинди җәнлекләр яши?

Тулы версияне йөкләү

Чыганак: magarif-uku.ru

Фикер алышу мөмкин түгел.

Дусларыбыз
Мөслим районы татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе сайты Белем җәүһәрләре-2015 Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты Татар телендә интернет белем үзәге
Текстта хата таптыгызмы?
Orphus системасы
Сайт баннеры


Статистика
Flash MP3 Player

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!