9 нчы татар сыйныфларында төп дәүләт имтиханы өчен ИЗЛОЖЕНИЕ №1


Баш бит » ТДИ » 9 нчы татар сыйныфларында төп дәүләт имтиханы өчен ИЗЛОЖЕНИЕ №1

ИЗГЕЛЕККӘ БИШ АДЫМ

Кырык өченче елның җәендә авылда Гайфи-пожарник пәйда булды. Фронттан түгел, төрмәдән кайтты ул. Сугышка кадәр үк, колхоз амбарына ут төрткән өчен, ун елга хөкем ителгән булган. “Пожарник” кушаматы да шуннан калган.

Гайфи-пожарник күп сөйләшми, төрмә хакында бөтенләй дә ләм-мим. Рәхәт булмагандыр шул – аның бер колагы китек, ә йөзе-бите тоташ җөйдән тора. Басынкы холыклы бу кешене һич кенә дә җинаятьче дип уйламассың. Игелеклелек, итагатьлелек аның холкында гына түгел, бөтен эш-гамәлләрендә, әйткән сүзендә, күз карашында бар иде.

Ике-өч ай янәшә эшләп, мин аның белән бер мәртәбә генә ныклап сөйләшеп алдым. Бу сөйләшүдән шуны аңладым: ул, чынлап та, колхоз амбарына ут төрткән булган. Кулак дип келәтеннән соңгы икмәген алып чыгып киткәч, кызган баштан барган да төрткән…

– Дөрес эшләмәдем, ике капчык бодайга үч итеп, бөтен авыл игенен яндырырга тиеш түгел идем, – дип сөйләнде Гайфи.

Үзенчә философ иде ул. Тәүбә итүнең асыл мәгънәсен мин аңардан аңлап-төшенеп калдым.

– Явызлыктан изгелеккә биш кенә адым, – ди иде Гайфи-пожарник. – Беренчесе – үз гаебеңне тану; икенчесе – үз алдыңда тәүбә итү; өченчесе – якыннарың алдында тәүбә итү; дүртенчесе – Ходай каршында тәүбә итү; бишенчесе – шул ук урында кабат пәйда булсаң, бөтенләү башка төрле гамәл кылу…

Ходай Тәгалә сынавымы, әллә язмыш шаяруы булдымы – игенне ындырга кертеп бетергәч кенә, колхоз амбарларында янгын чыкты. Без, Гайфи белән икәү, якындагы басудан, колхоз кетәклегенә дип, кибәк җыеп йөри идек. Шунда торып чаптык. Ут ерак китә алмаган әле. Гайфи, ике дә уйлап тормыйча, төтенләп яткан амбарның такталарын каерырга кереште, мин ут дөрләгән почмакка туфрак ата башладым. Ул арада Гайфи эчкә кереп китте, бераздан, башын тыгып: “Авылга йөгер, мин монда утның юлын бүлә торам”, – дип кычкырды.

Без җыелып килеп җиткәндә, амбардагы янгын басылган иде инде, Гайфи генә исән чыга алмады. Аның үле гәүдәсен җимерелеп, ишелеп төшкән стена бүрәнәләре арасыннан көчкә генә табып алдылар…

Күңелем ничек кенә әрнесә дә, андагы бер якты уйга һич кенә дә каршы килә алмадым: “Гайфи-пожарник изгелеккә таба ясаган соңгы – бишенче адымын да чын кешеләрчә үти алды…” (229 сүз) (Г.Гыйльмановтан)

 

“Тәүбә итүнең асыл мәгънәсен мин аңардан аңлап-төшенеп калдым”. Бу җөмләдә әйтелгән фикерне ничек аңлыйсыз? Шуның турында языгыз. Фикерне раслау өчен, тыңланган тексттан 2 мисал китерегез.

Язма эшнең күләме 150 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Язма эшне чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Тыңланган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.

Текстның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган һәм сочинение элементлары белән киңәйтелмәгән өчен 0 балл куела.

Фикер алышу

Дусларыбыз
Мөслим районы татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе сайты Белем җәүһәрләре-2015 Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты Татар телендә интернет белем үзәге
Текстта хата таптыгызмы?
Orphus системасы
Сайт баннеры


Статистика
Flash MP3 Player

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!