9 нчы татар сыйныфларында төп дәүләт имтиханы өчен ИЗЛОЖЕНИЕ №2


Баш бит » ТДИ » 9 нчы татар сыйныфларында төп дәүләт имтиханы өчен ИЗЛОЖЕНИЕ №2

Яхшылык эшлә дә суга сал

1941нче елның көзе. Фронт. Яңгырлы октябрь төне. Безнең взвод, хәрби заданиене үтәп, полк урнашкан окопларга кайтып килә. Көзге төн шомлы, караңгы.

Менә без, оборона сызыгын узып, хәтсез озын чокыр янына килеп чыктык. Ирексездән тукталып калдык, чөнки бу урын безгә таныш түгел иде. Димәк, адашканбыз! Чокыр тирән дә, артык киң дә түгел, ләкин ул миналанган. Әйе, хәтфә чирәм каплаган чокыр кечкенә генә, ләкин аның эчендә безне үлем сагалап ята иде.
Барыбыз да, борчылып, лейтенант тирәсенә җыелдык һәм киңәшә башладык. Бәлки, үзебез килгән юлны табып булыр, андагы кичүгә билгеләр куелган иде бит. Кат- кат эзлибез, тик барыбер файдасыз. Төн караңгы, без барыбыз да салкыннан калтыранабыз. Аннан мөмкин кадәр тизрәк кайтып, командованиегә күргәннәребезне җиткерергә дә кирәк. Бәләкәй генә чокыр аркасында юлыбыз киселде. Бераз уйланганнан соң, лейтенант, барыбызга да мөрәҗәгать итеп:

– Иптәшләр, бер чара кала: кемгәдер алдан барырга, калганнарыбызга юл күрсәтергә кирәк булыр. Без төне буе монда утырып тора алмыйбыз, – диде. Бар да тынып калды.

– Әйдәгез, мин үзем! – дидем. Күрәсең, башкалардан бераз тизрәк тәвәккәллек иттем. Мин кузгалып, чокырга төшүгә, бәхеткә каршы, взвод та икенче якка исән-сау чыкты.

Менә шундый вакыйга, ләкин бу – кыюлыгым турында мактанып сөйләү түгел. Мондый гына батырлыклар фронтта катнашкан күп сугышчыларыбызның башыннан узган. Әгәр беләсегез килсә, хикмәт бөтенләй вакыйганың үзендә түгел, ә аның истәлегендә. Дөресен генә әйткәндә, минем мондый хәтәр эшкә баруымны ул чакта беркем дә батырлык дип атамады. Ләкин шуңа да карамастан, ул вакытта иптәшләремә эшләгән шул кечкенә генә яхшылыгым һаман күңел түрендә ята. Мин, үземнең шушы гомеремдә күп тапкырлар сынап, кичереп, бер хакыйкатьне аңладым: кешенең ниндидер бер яхшылык эшләве иң беренче чиратта аның үзе өчен кирәк. Ул бары шуның аркасында гына үзен тормышка хуҗа булып яшәргә лаеклы кеше итеп сизә. Әйдә, синең яхшылык эшләвеңне беркем дә белмәсен. Ләкин кешеләргә карата игелекле булуың сине гомерең буе куандырып торачак. Халык бик белеп әйтә: “Яхшылык эшлә дә суга сал”. Ә бит батырлыкны һәм яхшылыкны сугышта гына эшләп була димәгән. Тыныч тормышта алар тагы да күп төрледер әле. (320 сүз) (А. Расихтан)

“Ә бит батырлыкны һәм яхшылыкны сугышта гына эшләп була димәгән. Тыныч тормышта алар тагы да күп төрледер әле” — җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, тыңлаган тексттан 2 мисал китерегез.
Язма эшнең күләме 150 сүздән ким булмаска тиеш.
Язма эшне чиста һәм танырлык итеп языгыз.
Тыңланган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый.
Текстның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган һәм сочинение элементлары белән киңәйтелмәгән өчен 0 балл куела.

Фикер алышу мөмкин түгел.

Дусларыбыз
Мөслим районы татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе сайты Белем җәүһәрләре-2015 Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты Татар телендә интернет белем үзәге
Текстта хата таптыгызмы?
Orphus системасы
Сайт баннеры


Статистика
Flash MP3 Player

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!