«Татарга тылмач кирәк»


Баш бит » Бәйге чакыра! » «Татарга тылмач кирәк»
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы КФУның Филология һәм сәнгать институты белән берлектә республикабыз мәктәпләренең 9-11 нче  сыйныф укучылары арасында «Татарга тылмач кирәк» дип исемләнгән бәйге үткәрә.
Бәйге һәр укучы өчен дә ачык. Бәйгенең беренче туры 5-15 нче сентябрь көннәрне дистанцион формада үтәчәк. Беренче турда катнашырга өлгерү өчен 5 сентябрьгә кадәр КФУның Филология һәм сәнгать институты сайтында теркәлергә кирәк. Бәйгедә катнашучыларга рус теленнән татар теленә һәм татар теленнән рус теленә тәрҗемә итү буенча биремнәр җибәреләчәк.
Икенче тур 17-19 октябрь көнне үткәрелә, бәйгенең әлеге турында катнашу өчен чакыру хатлары шулай ук катнашучыларның электрон почта ящикларына киләчәк.
Бәйгедә катнашкан һәр укучы һәм аның укытучысына сертификат, ә җиңеп чыккан укучы һәм аның укытучысына дипломнар тапшырылачак, дип хәбәр ителә бәйгенең нигезләмәсендә.
Бәйгенең нигезләмәсе.

2 комментария - “«Татарга тылмач кирәк»”

  • Алсу says:

    Татарларга тылмачлар кирәк!
    Хөрмәтле укучылар һәм укытучылар!
    Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм сәнгать институты, тәрҗемә эшенә сәләтле яшләрне барлау максатыннан, “Татарларга тылмачлар кирәк!” икенче Республика күләм олимпиада оештыра. Олимпиадада татар телен яхшы белгән һәм рус яки башка телләрдән татар теленә тәрҗемә эшләре башкару белән кызыксынган 9-11нче сыйныф укучыларын чакырабыз.
    “Татарларга тылмачлар кирәк” олимпиадасы сентябрь-октябрь айларында ике турда узачак: 25 нче сентябрьдән 10нчы октябрьгә кадәр – читтән торап эш башкару туры; 19 октябрьдә – Казанда узачак икенче тур. Олимпиадада катнашучы һәр укучыга һәм аны әзерләгән укытучыга катнашучы сертифатикы биреләчәк. Җиңүчеләрне истәлекле бүләкләр һәм күңелле очрашулар көтә!
    Олимпиадада катнашырга теләсәгез, Сез 25 сентябрьгә кадәр түбәндә тәкъдим ителгән анкетаны тутырып, аны telmach.tatar@mail.ru адресына җибәрегез. Мәгълүматларны тулы һәм дөрес итеп язарга онытмагыз! “Татарларга тылмачлар кирәк!” икенче Республика күләм олимпиадада катнашучы булып теркәлү үткәннән соң, Сезгә олимпиаданың читтән торып башкару өчен тәкъдим ителгән биремнәр җибәреләчәк. Әлеге биремнәрне 10 октябрьгә кадәр telmach.tatar@mail.ru адресына җибәрергә кирәк булачак.
    Теркәлү өчен анкета тутырылган хатыгызны telmach.tatar@mail.ru адресына, өстәмә файлга җыелган аерым хат белән (RTF форматында) җибәрүегез сорала.
    Сезнең олимпиадада катнашуыгызны көтеп калабыз! Уңышлар Сезгә!
    Олимпиадада катнашырга теләүчеләр хатны үз фамилиясен, сыйныфын һәм яшәү урынын күрсәтеп сакларга тиеш.
    Үрнәк: САЛИМОВА_10_ЛАИШЕВСКИЙ
    Хатны җибәрү өчен, ТЕМА дигән урынга АНКЕТА һәм фамилия, яшәү урыны язылырга тиеш.
    Үрнәк: АНКЕТА_Салимова_ ЛАИШЕВСКИЙ РАЙОН
    “Татарларга тылмачлар кирәк” Республика күләм олимпиадасында катнашучы
    АНКЕТАСЫ
    1. Катнашучының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме (тулысынча языла)
    2. Укыган мәктәбе
    3. Сыйныфы
    4. Олимпиадага әзерләгән укытучысының исеме, фамилиясе, әтисенең исеме
    5. Мәктәп адресы:
    6. Катнашучының өй адресы:
    7. Электрон адресы:
    8. Кантакт өчен телефоннар:
    9. Теркәлү көне:

    АНКЕТАНЫ ТУТЫРУ ҮРНӘГЕ
    1. СӘЛИМОВА АЛСУ ИЛГИЗ кызы
    2. Лаеш районы Кече Елга урта гомуми белем бирү мәктәбе
    3. 10нчы сыйныф
    4. ЗӘКИЕВА ГӨЛНАЗ НАИЛ кызы
    5. 422664, Лаеш районы Кече Елга авылы, Кече елга урта гомуми белем бирү мәктәбе
    6. Катнашучының өй адресы: Лаеш районы, Кече Елга авылы, Ш.Усманов урамы, 3нче йорт.
    7. Электрон адресы: salimova@mail.ru
    8. Кантакт өчен телефоннар: укучының телефоны 89033130273; укытучысының телефоны 89033120273
    9. Теркәлү көне: 25.09.13

    Таләпләргә туры китереп җибәрелмәгән мәгълүматлар исәпкә алынмаячак.

  • Рамиля says:

    Без укучым белән «Татарга тылмач кирәк» конкурсында катнаштык, ләкин сертификат килмәде, аны каян алып була икән? Очный турга башка укытучы үзенең укучысы белән баргач, аларга биреп җибәрмәгәннәр иде безнең сертификатларны.

Фикер алышу

Дусларыбыз
Мөслим районы татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе сайты Белем җәүһәрләре-2015 Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты Татар телендә интернет белем үзәге
Текстта хата таптыгызмы?
Orphus системасы
Сайт баннеры


Статистика
Flash MP3 Player

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!