Шәхси үсеш турында 25 дөреслек


Баш бит » Сез беләсезме? » Шәхси үсеш турында 25 дөреслек

mastБелгечлек турында диплом яхшы эш табарга ярдәм итсә дә, бары тик шәхси үсеш кенә сезне чын-чынлап баетачак. Түбәндәге 25 киңәш бу эштә сезгә ярдәм итәр.

1. Алган белем үсеш дигән сүз түгел, иң мөһиме – аны куллана белү.
2. Эш белән тәэмин ителмәгән яхшы фикер – начар фикер.
3. Мөмкинлекләрне эзләргә түгел, ә тудырырга кирәк.
4. Кеше гомеренең 10% — көтелмәгән хәлләрдән, ә калган 90%  кешенең шуларга ничек итеп җавап бирүеннән тора.
5. Беркайчан да соңармагыз: бүген башламаган эшне иртәгә бетереп булмый.
6. Планнарыгызны тормышка ашыру өчен яхшы шартларлар туганны  көтеп тормышыгызны әрәмгә уздырмагыз.
7. Исегездә тотыгыз: иртәгәсе уңыш бүгенге эштән тора.
8. Үзгәрешләрдән курыкмагыз. Еш кына алар иң кирәк вакытта пәйда була.
9. Тәртип ул иң зур теләкләрегезне шушы минут теләкләренә алыштырып яшәмәс өчен кирәк.
10. Юл авыррак булган саен, ахырында сезне зуррак уңыш көтәр.
11. Катлаулы заманалар мәңгегә түгел, ләкин кеше үзе барысын да катлауландыра икән – бу мәңгегә.
12. Бик күп уңышлы кешеләр уңыш казанганчы күп кенә уңышсызлыкларга дучар булган.
13. Бер кеше дә уңышлы булып тумый.
14. Дөньяда без белмәгән әйберләр бихисап.
15. Кимчелекле план аның бөтенләй булмавына караганда хәерлерәк.
16. Башта “әйе” диеп җавап бирергә өйрәнергә кирәк. Бу сезнең тормышыгызны төрләндерер һәм максатыгызны табарга ярдәм итәр. Аннары соң “юк” дип җавап бирергә өйрәнергә кирәк:  барлык артык әйбердән баш тартып максатыңа ирешер өчен.
17. Ничек кенә булмасын, сез бары тик бер генә кешегә эшлисез – үзегезгә. Иң мөһиме шуны белегез: сез нәрсә сатасыз һәм кемгә?
18. Безнең барыбызның да көчле якларыбыз бар. Кемдер булдыра алганны сез эшли алмассыз һәм киресенчә.
19. Мең начар фикер тудырмыйча яхшысын тудыра алмассың.
20. Эшле һәм эшлекле – икесе ике нәрсә.
21. Уңышлы һәм бәхетле булу – икесе ике нәрсә.
22. Һәрбер очрак та сайлау мөмкинлеге бирә.
23. Уңыш – ул башкалардан түгел, ә үз-үзеңнән өстен булу.
24. Тормышта теләсәң кем булыр өчен барлык мөмкинлекләр дә бар.
25. Сезнең бәхетле булырга хокукыгыз бар. Бу хокукны куллану бары тик сезнең үзегездән тора.

Чыганак

Фикер алышу

Дусларыбыз
Мөслим районы татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе сайты Белем җәүһәрләре-2015 Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты Татар телендә интернет белем үзәге
Текстта хата таптыгызмы?
Orphus системасы
Сайт баннеры


Статистика
Flash MP3 Player

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!