Телләр, сүзләр, авазлар дөньясында…


Баш бит » Сез беләсезме? » Телләр, сүзләр, авазлар дөньясында…
4_adabi_uqu* Иң күп кулланылышта йөрүче сүз – инглиз телендәге «SET” сүзе. Ул, исем буларак 58 мәгънәдә, фигыль буларак 126 мәгънәдә кулланыла.
* Дөньяда бүген 65 алфавит бар. Ә борынгы алфавит үрнәге Унгарит (хәзерге Рас — Шарта) шәһәрендә (Сурия) табылган. Аның барлыкка килүенең вакыты безнең эрага кадәр 1450 ел тирәсе дип исәпләнә. Табылдык рәвешендә булып, аңа 32 чөй тамга төшерелгән.

* Иң күп хәрефле алфавит – Камбоджадагы кхмер телендә. Ул 72 хәрефле. Иң аз хәрефле (анда нибары 11 хәреф) алфавит – Бутенвиль утравында яшәүче ротокас кабиләсенеке.
* Телләрнең күплеге ягыннан Папуа – Яңа Гвинея алдынгы урынны тота. Дөньядагы барлык телләрнең 10 процент чамасы, ягъни 500 гә якыны шунда тупланган.
* Иң катлаулы тел – Дагстандагы табасаран теле. Анда килешләр саны гына да 48 гә җитә.
* Дөньяда иң сирәк аваз – «рҗҗ” авазлары кушылмасыннан торган аваз.
* Дөньяда иң киң таралган аваз – «а” авазы. Ул аваз булмаган телләр юк. Иң карт хәреф «о” авазы. Сузык булганга түгел, ә ул, моннан безнең эрага кадәр1300 ел тирәсендә финикиялеләр тарафыннан кертелгән булганга һәм бер дә үзгәрмичә безнең көннәрдә дә кулланылганга күрә.
* Африкада яшәүче бушменнар телендә хәтта чиртү тавышына охшаган аваз бар.
* Иң күп тел белүче дип, 1914 елда Франциядә туган Джордж Шмидт санала. Ул 19 телне яхшы белгән. Тагын 12 телдә бераз сөйләшә алган.
* Иң күп тартык аваз Кавказдагы убых телендә — 85 аваз, югарыда искә алынган ротокас телендә исә иң азы – 6 тартык кына.

Фикер алышу

Дусларыбыз
Мөслим районы татар теле укытучыларының район методик берләшмәсе сайты Белем җәүһәрләре-2015 Бөтендөнья интернет-проектлар бәйгесе Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты Татар телендә интернет белем үзәге
Текстта хата таптыгызмы?
Orphus системасы
Сайт баннеры


Статистика
Flash MP3 Player

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!