СӨЙЛӘМ ТӨРЕ БУЛАРАК ТЕКСТ. ТЕКСТНЫҢ МӘГЪНӘВИ ҺӘМ КОМПОЗИЦИОН БӨТЕНЛЕГЕ.

1. Текстны укыгыз һәм биремне үтәгез.

1) … 2) Нигә соң синең гел алданасың килә? 3) Алданулар сиңа газаплар гына китерә, яраларыңны гына яңарта ләбаса. 4) Әллә син әрнүләрсез генә тора алмыйсыңмы? 5) Нигә мине һаман шушы су буйлары тарта? 6) Ыкның бозлары актарылып, сулар, үз ярларына сыеша алмыйча, болыннарга, әрәмәлекләргә җәелгәндә, елга шомлы тавышлар чыгарып шаулаганда, минем җанымда аңлатып бирә алмаслык үзгәрешләр башлана. 7) Җаным, бөтерчек агымга эләккән боздай, күкрәк читлегендә бәргәләнә. 8) Кая барыр урын тапмый <…> әле яр буендагы өянкеләргә килеп бәрелә, әле янәшәсендәге каты бозларны барып сөзә. 9) …, нигә соң әле мин сагышлы хатирәләргә биреләм. 10) Әз булдымыни безнең тормышта бозга әйләнгән җаннарны эретерлек матур якты вакыйгалар? (Ф.Яруллин)

Түбәндәге җөмләләр арасыннан кайсы җөмлә текстның беренче җөмләсе булып урнашырга тиеш?

1) Су буена төшкән саен сине күрәм.

2) Язгы Ык суы күңелемне куптара.

3) Мин су буенда утырам.

4) Әй йөрәгем, акылыңа кил.