ҖӨМЛӘ. ҖӨМЛӘНЕҢ ГРАММАТИК (ПРЕДИКАТИВ) НИГЕЗЕ. БАШ КИСӘКЛӘР (ИЯ, ХӘБӘР).

1. Текстны укыгыз һәм биремне үтәгез.

1) … 2) Нигә соң синең гел алданасың килә? 3) Алданулар сиңа газаплар гына китерә, яраларыңны гына яңарта ләбаса. 4) Әллә син әрнүләрсез генә тора алмыйсыңмы? 5) Нигә мине һаман шушы су буйлары тарта? 6) Ыкның бозлары актарылып, сулар, үз ярларына сыеша алмыйча, болыннарга, әрәмәлекләргә җәелгәндә, елга шомлы тавышлар чыгарып шаулаганда, минем җанымда аңлатып бирә алмаслык үзгәрешләр башлана. 7) Җаным, бөтерчек агымга эләккән боздай, күкрәк читлегендә бәргәләнә. 8) Кая барыр урын тапмый <…> әле яр буендагы өянкеләргә килеп бәрелә, әле янәшәсендәге каты бозларны барып сөзә. 9) …, нигә соң әле мин сагышлы хатирәләргә биреләм. 10) Әз булдымыни безнең тормышта бозга әйләнгән җаннарны эретерлек матур якты вакыйгалар? (Ф.Яруллин)

Җөмләләрнең оештыручы үзәге дөрес билгеләнгән очракны күрсәтегез.

1) яраларыңны яңарта (3 нче җөмлә)

2) мине тарта (5 нче җөмлә)

3) өянкеләргә килеп бәрелә (8 нче җөмлә)

4) мин биреләм (9 нчы җөмлә)