КУШМА ҖӨМЛӘ

1. Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләне күрсәтегез:

1) Алар, шулай сөйләнгәләп, ферма өенә таба атладылар. (Н.Фәттах)

2) Карлар эрегеәч һәм сулар киткәч, бу иңкүлекне яшел үлән басып ала. (Г.Ибраһимов)

3) Малай комачаулый башласа, Галиулла аңа зур яшел чикерткә тотып бирә, чикерткәне, икәүләп, камылга арканлап куялар. (Г.Ибраһимов)

4) Кунагым һәрвакыт тар урында күңелсезләнеп тормасын өчен, мин көндезләрен аны алма бакчасына алып кереп йөртә идем. 9М.Галәү)