СӨЙЛӘМ ТӨРЕ БУЛАРАК ТЕКСТ. ТЕКСТНЫҢ МӘГЪНӘВИ ҺӘМ КОМПОЗИЦИОН БӨТЕНЛЕГЕ.

1. Текстны укыгыз һәм биремне эшләгез.

Текстта сөйләм аһәңлеге бозылган җөмләне күрсәтегез.

1) Әле хәтта без дә күпме көйләрнең сүзләре алмашыну шаһитлары булып яшибез.

2) Эш шунда ки, әйтик, Аурупа илләрендә опера сәнгате алга киткән.

3) Тирән драматик, еш кына трагик лиризм белән сугарылган җыр-җәүһәрләребезнең ничә гасырлар буе халкыбызның күңелен агартып, чистартып-пакьләндереп, рухландырып, киләчәккә өмет уятып яңгырауларыннан тыш, тагын бер мактауга лаек сыйфаты бар дип хисаплыйбыз.

4) Болар — безнең классик әсәрләр.