Е, ё, я, ю хәрефләренең язылышы

Е, ё, ю, я хәрефләре сүз башында, сузыклардан соң иҗек башында, ъ һәм ь билгеләреннән соң ике аваз кушылмасын белдерә.

Е: [йы] — елга, [йэ] – егет, киек, [йэ] – объект;

Ё: [йо‾]

[й] авазы киң әйтелешле озын [о] авазы белән килгәндә, икесе ике хәреф белән белдерелә: йод, йогурт, Нью-Йорк, майор, майонез.

Ю: [йу] – юл, [йү] – Әюп;

Я: [йа] – ялкын, [йә] – яшел.

Алынма сүзләрдә тартыклардан соң килгәндә, е, ё, ю, я хәрефләре алдагы тартыкларның нечкәлеген күрсәтә, бер авазны белдерә, сүз уртасында языла.

Е: [е] – ветеран (в һәм т тартыкларының нечкәлеген белдерә)

Ё: [о] – монтёр (т тартыгының нечкәлеген белдерә)

Ю: [у] – адъютант (д тартыгының нечкәлеген белдерә)

Я: [а] – отряд (р тартыгының нечкәлегени белдерә)


Соңгы яңарту: 24.06.2015

Фикер алышу

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha