Модуль 9
Э хәрефенең язылышы
Татар сүзләрендә э хәрефе, нигездә, сүз башында гына кулланыла, тар әйтелешле [э] авазын белдерә. Эш, эшлекле сүзләре шундыйлар. Сирәк очракларда гына кушма сүзләрдә бу кагыйдә сакланмый. Мәсәлән: автоэчергеч, политэкономия.
Үзешчән, канечкеч кебек кушма сүзләрдә сүзнең икенче тамыры э хәрефеннән башлануга карамастан (үз һәм эшчән, кан һәм эчкеч), әйтелеш тартыкка ялганып килгәнгә һәм ике сүз чиге иҗек формалаштырганга күрә, е хәрефе белән бирелә.
Башка телләрдән кергән алынма сүзләрдә э хәрефе сүз башында да, сүз ахырында да, сүз уртасында да килергә мөмкин. Бу очракта ул киң әйтелешле [э] авазын белдерү өчен языла. Мәсәлән: поэма, поэзия, аэропорт, алоэ, маэстро, электр.
Гарәп-фарсы алынмаларында э хәрефе «һәмзә» авазын белдерү өчен дә языла. Тәэмин, маэмай, мөэмин сүзләре шундыйлар.
Соңгы яңарту: 24.06.2015
Фикер алышу