Модуль 10
Һәмзә авазын [’] язуда күрсәтү
Мөстәкыйль сүз төркемнәрендәге «һәмзә» тартыгы гарәп алынмаларында очрый: тәэсир, мәсьәлә, Коръән һ.б.Күргәнегезчә, «һәмзә» тартыгы язуда э, ь, ъ хәрефләре белән белдерелә ала.
Бу тартыкны язуда бердәй орфографик кагыйдә эшләнмәгән, шул сәбәпле аны бозып әйтү һәм хаталы язу артканнан-арта бара.
Иҗек азагындагы [’] авазы э хәрефе белән языла: маэмай, тәэмин, мөэмин.
Ябык иҗектән соң иҗек башында килгән килгән [’] авазы, алдагы иҗекнең сузыгы нечкә булганда, ь белән белдерелә: мәсьәлә, җөрьәт.
Ябык иҗектән соң иҗек башында килгән [’] тартыгы, алдагы иҗекнең сузыгы калын булганда, ъ белән беледерелә: Акъәби.
Ике сузык арасында килгән [’] авазы хәреф белән белдерелми: рәис — [рә’ис], Рәисә (Рәйсә түгел!) — [рә’сә], Наил — [на’ил], мөәззин — [мө’әззин], Гаишә (Гайшә түгел!) — [гъә’ишә], гаилә (гайлә түгел!) — [га’илә].
Ачык иҗектән соң [э] яки [ы] сузыклары алдындагы иҗек башында килгән [’] авазы э хәрефе белән белдерелә: Ризаэддин, кариэ. Бу очракта э хәрефе һәмзә авазын да, аның артыннан килгән [э] сузыгын да белдерә.
Соңгы яңарту: 24.06.2015
Фикер алышу