Модуль 11
[х] һәм [һ] авазларын язуда күрсәтү
Галимнәр әйтүенчә, [һ] һәм [х] тартыклары борынгы төрки телдә булмаган. Аларның телебезгә үтеп керүендә гарәп теленнән алынган сүзләр зур роль уйнаган.
[һ] һәм [х] тартыклары бер-берсенә охшасалар да, ясалу урыннары белән бик нык аерылалар. [һ] авазы йоткылыкта ясала, ул йоткылык стеналарының тараюы нәтиҗәсендә барлыкка килә. [х] — кече тел тартыгы. Ул ясалганда, кече тел белән телнең арткы өлеше бер-берсенә якыная. Бу авазлар икесе дә саңгырау һәм өрелмәле. Моннан тыш алынма сүзләрдә нечкә әйтелешле, ягъни палаталь [ҳ] тартыгы да кулланыла.
Гарәп-фарсы телләреннән кергән сүзләрдә [һ] авазының язылышы график принципка нигезләнә. Бу тартыкны язуда бердәй орфографик принцип (график принцип) саклана, әмма аны бозып әйтүләр еш күзәтелә. Хаталар да шул сәбәпле барлыкка килә.
[һ] һәм [х] авазлары кергән сүзләрнең язылышын истә калдырырга кирәк.
Бирем 1. Сүзләрнең әйтелешен игътибар белән тыңлагыз һәм языгыз:
Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!
Бирем 2. Дөрес әйтегез һәм истә калдырыгыз.
[su_document url=»http://t-t-5.ru/wp-content/uploads/2012/08/h.doc» height=»300″ responsive=»no»]
Соңгы яңарту: 2015-07-19
Фикер алышу