Тема 2
Дифтонг кергән сүзләр язылышы
Татар телендә ау-әү һәм яу-яү дифтонгларына беткән сүзләрдә иҗек һәм сүз азагында ишетелгән ирен-ирен [w] авазы у һәм ү хәрефләре белән белдерелә: Шәүкәт, тәүге, дәүләт, саулык, яулык, тау, дәү, яу.
Ау-әү, яу-яү дифтонгларына беткән сүзләргә сузыктан башланган кушымча ялганганда, яңа иҗек барлыкка килә. Бу иҗек башында ирен-ирен [w] авазы язуда в хәрефе белән күрсәтелә. Мәсәлән, ау – ава, яу – ява, бау – бавы, сөйләү – сөйләве, буяу – буявы, кияү – кияве, үтәү – үтәве.
Соңгы яңарту: 24.06.2015
Фикер алышу