Мөгаллимгә
Мөгаллимнәр өчен татар теле һәм әдәбиятыннан һөнәри тест сораулары
Һөнәри тест аттестация вакытында педагогик хезмәткәрләрнең теоретик белемен тикшерү максатыннан үткәрелә. Уңай бәя алу өчен, югары квалификациягә дәгъва итүчеләргә — 80, беренче квалификация категориясенә 70 балл җыярга кирәк.
2014 — 2015 нче уку елында Татарстан Республикасы мөгаллимнәре өчен аттестация процедуралары «Электронное образование в Республике Татарстан» мәгълүмат системасындагы Интернет-технологияләр режимында башкарыла.
Һөнәри тестның 70% — татар теле һәм әдәбиятына, 10% — норматив-хокукый тәэмин ителешкә, 10% — психология һәм педагогикага кагылышлы сорауларны, 10% методика һәм педагогик технологияләргә караган сорауларны үз эченә ала.
Татар теле
Әдәбият
Соңгы яңарту: 6.04.2015