Синтаксис

1. Синтетик кушма җөмләгә хас булмаган үзенчәлекне билгеләгез.
1) иярчен җөмләнең чиге бәйләүче чара белән билгеләнә;
2) иярчен җөмлә, бәйләүче чарага карап, баш җөмләдән алда да, аннан соң да килергә мөмкин;
3) бәйләүче чара иярчен җөмләнең хәбәре составында тора;
4) иярчен җөмләдән алда килә һәм тәмамланмаган төсмер ала.


2. Иярчен ия җөмләне билгеләгез.
1) Дөнья өчен эшләсәң, шул – яшәвең кадере.(М)
2) Учагы нинди, ялкыны шундый.(М)
3) Егет шул егет була: каравында өмет була.(М)
4) Күрә: дөньялар үзгәреп килә.(М)


3. Иярчен хәбәр җөмләне билгеләгез.
1) Хәтирә апа Гөлшәһидәгә кунак килгәнне әйтте. (Г.Ә.)
2) Ул мин юкта әнием белән сөйләшкән, минем хәл-әхвәлләрне белә икән. (А.Расих)
3) Малай, үз хәлен үзе белмичә, әкияттәге ятимә кызны кызганып куйды (Р. Низамиев)
4) Учагы нинди, ялкыны шундый. (М)


4. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Бүре толыбы бар кеше юлдашының туңганын белмәс. (М)
1) иярчен хәбәр җөмлә;
2) иярчен тәмамлык җөмлә;
3) иярчен аергыч җөмлә;
4) иярчен ия җөмлә.


5. Җөмләнең төрен билгеләгез.
Халкыбыз тик нәрсә чәчсә, без шуны урдык кына… (Ш.Бабич)
1) иярчен тәмамлык җөмлә;
2) иярчен шарт җөмлә;
3) иярчен күләм;
4) иярчен аергыч.


6. Бирелгән җөмләдә тыныш билгеләре дөрес куелу чагылдырылган очракны билгеләгез.
Барысы да (1) мәхәббәтем дә (2) сафлыгым да (3) көчсезлегем дә (4) бары сы да(5) кайнар яшьләр булып (6) чыкты йөрәгемнән. (Ә. Еники)
1) 2, 3,4, 5;
2) 1, 2, 3, 4;
3) 1,4,5;
4) 2,3.


7. Бирелгән җөмләдәге тыныш билгеләренең куелуын дөрес аңлаткан очракны билгеләгез.
Ул арада бәхет һавасы, инеш белән үләннәрдән һәм җирдән күтәрелеп, яңгыр тамчылары белән кушыла. (С.Гаффарова)
1) ярым хәбәрлек мәгънәсенә ия булган аерымланган вакыт хәле ияртүче сүздән ераклашкан;
2) ярым хәбәрлек мәгънәсенә ия булган аерымланган рәвеш хәле ияртүче сүздән ераклашкан;
3) синтетик максат җөмлә баш җөмләдәге ияртүче сүздән ераклашкан;
4) синтетик вакыт җөмлә баш җөмләдәге ияртүче сүздән ераклашкан.


8. Бирелгән гади җөмләнең төрен билгеләгез.
Елга ага – суын алып булмый. (Ә.)
1) үтәүчесез җөмлә;
2) билгеле үтәүчеле фигыль җөмлә;
3) гомуми үтәүчеле фигыль җөмлә;
4) билгесез үтәүчеле фигыль җөмлә.


9. Аныклагыч фигыль белән белдерелгән кисәкне аныклап килсә, аныклагычлы кисәк алдыннан … куела.
1) өтер;
2) ике нокта;
3) сызык;
4) бернинди дә тыныш билгесе куелмый.


10. Синтетик иярчен аергыч, тәмамлык, ия һәм урын җөмләләр баш җөмләдән …
1) бернинди тыныш билгесе белән дә аерылмый;
2) өтер белән аерыла;
3) ике нокта белән аерыла;
4) сызык белән аерыла.


11. Катлаулы кушма җөмлә … компоненттан тора.
Азмы, күпме вакыт үткәндер, бик каты ишек дөбердәтүгә Садыйк уянып китте, ул арада булмады, түрдә әнисе ут алды, ишек ачылды, тыштан әллә никадәр стражниклар белән бергә үрәтник килеп керде. (Г. Исхакый)
1) 4;
2) 5;
3) 7;
4) 6.


12. Бирелгән җөмләнең төрен билгеләгез.
Жан бомба җимергән зур йортның чарлагына менеп посты. (Ш.Рәкыйпов)
1) билгеле үтәүчеле бер составлы фигыль җөмлә;
2) ике составлы гади җөмлә;
3) аналитик иярчен урын җөмлә;
4) синтетик иярчен аергыч җөмлә.


13. Гади җөмләне билгеләгез.
1) Әйтер фикере булмаганга, озын-озак сөйли. (Р. Батулла)
2) Бу дөньяда һәммә кеше кебек үк, һәр халык та үзенең барлыгын, өстенлеген расларга тырыша: һөнәре, сәнгате белән мактана, көч сынаша, булдыклыгын күрсәтә – җир йөзендә мәртәбәле урын даулый (М.Галиев)
3) Төшүе авыр булырлык югары урынга менергә кызыкма. (Р.Фәхретдинов)
4) Эшләп ашасаң тәмле була. (М.)


14.Җөмләнең чынбарлыкка мөнәсәбәтен белдерү үзлеге … дип атала.
1) хәбәрлек;
2) ачыклык;
3) модальлек;
4) аныклык.


15. Аерып алынган сүзтезмәләр арасыннан ялгыш очракны билгеләгез.
Йомшак кар өстенә каз-үрдәк тармаклы-җәпләкле беренче эзләрен салып киткән. (Г.Бәширов)
1) йомшак кар;
2) кар өсте;
3) беренче эзләр;
4) тармаклы-җәлпәкле эзләр.


Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

Соңгы яңарту: 18.05.2015

Фикерләр

18.05.2015. 19:56 Гөлсирә: Җавапның 4 нчесе аңлашылмый. Иярчен җөмләдән алда килә диелгән, нәрсә килә?

_______

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha