Морфология
Морфология
1. Сүзнең морфемаларга дөрес бүленешен чагылдырган рәтне билгеләгез.
1) авыл-даш-лары-бызга;
2) авылдаш-лар-ы-быз-га;
3) авыл-даш-лар-ыбыз-га;
4) авылдаш-лар-ыбыз-га.
2. Татар телендә синтаксик ысул белән ясалган сүзләрнең иң продуктив төре булып … санала.
1) тотрыклы сүзтезмәләр;
2) кушма сүзләр;
3) тезмә сүзләр;
4) парлы сүзләр.
3. Артык җавапны билгеләгез.
Татар телендә исемнәр … була.
1) тамыр;
2) ясалма;
3) кушма;
4) катлаулы.
4. Синтаксик юл белән ясалган исемнәрдән генә торган рәтне билгеләгез.
1) ашлык, тимер ишек, бер көнне, Габбас мулла;
2) туңдырма, тугандаш, ташкүмер, кара җимеш;
3) күк чәчәк, каракош, алыш-биреш, икеюллык;
4) исәнлек-саулык, райбашкарма, КФУ, шарлавык.
5. … бер әйбернең икенче әйбергә яисә төшенчәгә булган мөнәсәбәтен билге итеп күрсәтәләр.
1) саф сыйфатлар;
2) нисби сыйфатлар;
3) ясалма сыйфатлар;
4) асыл сыйфатлар.
6. Сыйфат ясагыч кушымчалардан торган рәтне билгеләгез.
1) –лык/-лек, -сыз/-сез, -гы/-ге, -кы/-ке, -чан/-чән;
2) –лы/-ле, -ма/-мә, -чы/-че, -ыш/-еш;
3) – даш/-дәш, -таш/-тәш, -к/-ак/-әк, -гыч/геч, -кыч/-кеч;
4) – ны/-не, -ым/-ем, -рак/-рәк, -сыл/-сел.
7. Бирелгән саннарның сан төркемчәсен билгеләгез:
Икедән бер, өчтән ике, бер бөтен биштән бер.
1) чама саны;
2) бүлем саны;
3) җыю саны;
4) микъдар саны.
8. Җөмләдә ия булып килгәндә … саны исемләшә.
1) тәртип саны;
2) микъдар саны;
3) җыю саны;
4) бүлем саны.
9. Билгеләү алмашлыкларыннан торган рәтне билгеләгез.
1) теге, әнә, андый, шул;
2) һәркем, әллә ничек, һәммә, барча;
3) никтер, нидер, әллә кем, бернәрсә дә;
4) синеке, һичнәрсә, кем дә булса, алар.
10. … икенче бер фигыльгә ияреп килмәгәндә, теләк, үтенү, үкенү кебек мәгънәләрне белдерә.
1) теләк фигыль;
2) боерык фигыль;
3) шарт фигыль;
4) кире шарт фигыль.
11. Өченче төр хәл фигыльдән торган рәтне билгеләгез.
1) калгач, очрагач, ияргәч, сөйләгәч;
2) уйлый-уйлый, сөйләшә-сөйләшә, ала-ала, сыйлый-сыйлый;
3) караганчы, тыңлаганчы, күргәнче, танышканчы;
4) йөрүче, аңлаучы, сөйли торган, белә торган.
12. Бирелгән фигыльләрнең юнәлешен билгеләгез:
юыл, сайлан, башлан, киел, карал.
1) йөкләтү юнәлеше;
2) төшем юнәлеше;
3) кайтым юнәлеше;
4) уртаклык юнәлеше.
13. Татар телендә инфинитив, шарт, боерык һәм кайбер башка формалар иде ярдәмче фигыле белән бергә килсәләр… мәгънәсен белдерәләр.
1) хикәяләү;
2) эшнең үткәндә эшләнгән булу;
3) үтенү;
4) теләк.
14. Рәвеш ясауда катнаша торган кушымчалар күрсәтелгән рәтне билгеләгез.
1) – лан/-лән, -ай/-әй, -лаш/-ләш, -ык/-ек;
2) – маска/-мәскә,-у/-ү, -асы/-әсе, — мак/-мәк;
3) – р,-ар/-әр, — мас/-мәс, -п, -ып/-еп;
4) –ча/-чә, -н/-ын/-ен, -лап/-ләп, -лай/-ләй.
15. Кисәкчәләр … сүз төркеме булып торалар.
1) төрләндергеч;
2) бәйләгеч;
3) ярдәмлек;
4) модаль.
Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты
Соңгы яңарту: 18.05.2015
Фикерләр