1 нче биремне эшләү өчен күрсәтмәләр

Беренче бүлек (1 нче бирем) 1 биремнән тора. Анда ике тапкыр тыңланган текстның кыскача эчтәлеге (изложение) языла.  Ул 2 нче номерлы җаваплар бланкында эшләнә. Башта кызыл юлдан җавапның тәртип саны, ягъни 1 саны языла, аннан соң нокта куела.

Изложение язуның тәкъдим ителгән тәртибе

  1. Аудиоязма кушыла, текст беренче кат тыңлатыла. Бу вакытта укучылар игътибар белән тыңлыйлар, караламага кайбер сүзләрне язып баралар. (2,5 — 3 минут)
  2. Уйлану өчен 3 — 4 минут вакыт бирелә, бу вакытта укучылар караламада эшлиләр, микротемаларны билгелиләр.
  3. Аудиоязма икенче кат тыңлатыла. (2,5 — 3 минут)
  4. Аудиоязма туктатыла, изложение яза башларга һәм орфографик сүзлекләрдән файдаланырга рөхсәт бирелә. Укучылар кыска изложение язалар.

Тәкъдимнәр:

  • изложениене башта караламада языгыз, эшегезнең дөреслегенә инанганнан соң, пөхтә итеп акламага күчерегез;
  • бланкның юл читендәге сызыклардан чыкмагыз, эшкә карамаган сүзләр, җөмләләр язмагыз, рәсемнәр ясамагыз;
  • текстның исемен язгач, тыныш билгесе (нокта) куймагыз;
  • текстны җыйнакландырганда, микротеманы төшереп калдырмагыз;
  • микротемаларның урыннарын алыштырып язмагыз (логик хата);
  • исемнәрне бутап язмагыз (текста Кәрим бабай дип бирелә -укучы Кирам бабай дип үзгәртеп яза, кош-чыпчык) — фактик хата;
  • җыйнакландыру алымының берсен генә түгел, берничәне кулланыгыз;
  • текстта бирелгән вакыйгалар бирелешендә эзлеклелек саклагыз;
  • төп текстта булмаган вакыйгалар белән изложениене киңәйтмәгез.

 Изложение язу үрнәге

Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз. Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез. Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!

Бәйрәм

Никадәр генә көтсә дә, Нәҗип сандугачның балалар чыгарганын күрми калды. Беркөнне, чия артына посып, ояга күз ташласа — исе китте: анда дүрт бала, сары авызларын өскә сузып, җим көтәләр. Аналары очып килә дә аларның авызына җим сала.
Әллә ни арада кош балалары үсеп тә җитте. Канатлары чыкты. Алар инде җим эзләргә киткән әниләрен оя читенә басып озатып кала башладылар. Берәр ят кош тавышы ишетсәләр, дүртәүләшеп, оя төбенә сыеналар иде.
Кош балалар очырган көн чын бәйрәм булды. Алар башта еракка очмады, якындагы чия ботакларына гына кундылар. Очыргач та, шактый вакыт балаларын аналары туендырды. Канатлары тәмам ныгыгач кына, биеккә күтәрелә башладылар, ә беркөнне каядыр очып киттеләр.
— Алар яңадан очып килерләрме икән? — диде Нәҗип әнисенә.
— Килерләр, яхшылыкны барлык җан ияләре дә аңлый. Әнкәләре балаларына: «Монда безнең дустыбыз Нәҗип яши. Ул барында сезгә карак саесканнар да, явыз каргалар да тимәс. Аның күңеле яхшы»,-дип әйтеп куйгандыр. (142 сүз)
(Ф. Яруллиннан)

Текстта чагылыш тапкан микротемалар

  • Нәҗип сандугачның балалар чыгарганын күрми калды.
  • Кош балалары үсеп тә җитте.
  • Кош балалар очырган көн бәйрәм булды.
  • Нәҗип әнисеннән сорады.

Текстны җыйнакландырабыз

1. Төшереп калдыру алымы.
Бу вакытта кереш сүзләр, җөмләнең тиңдәш кисәкләре, тиңдәш хәбәрлекләр, кабатлаулар, бер типтагы мисаллар, риторик сорау, цитата, аңлатмалар, төп фикерне белдерү өчен бирелгән ярдәмчел сүзләр, тасвирламалар төшереп калдырыла.
Мәсәлән,
Беркөнне, чия артына посып, ояга күз ташласа — исе китте: анда дүрт бала, сары авызларын өскә сузып, җим көтәләр. (18 сүз)
Беркөнне ояга күз ташласа — исе китте: анда дүрт бала җим көтә. (11 сүз)
Алар инде җим эзләргә киткән әниләрен оя читенә басып озатып кала башладылар. (12 сүз)
Алар җим эзләргә киткән әниләрен озатып кала башладылар. (8 сүз)

2. Берләштерү алымы.
Бу очракта өстәлмәләр, күзаллаулы баш килештәге сүзләр, бер фикерне ачыклаган сүзләр һәм җөмлә кисәкләре, вакыйгалар берләштерелә, ике гади яки катлаулы һәм гади җөмләләр үзара кушыла.
Мәсәлән,
Алар башта еракка очмады, якындагы чия ботакларына гына кундылар. Очыргач та, шактый вакыт балаларын аналары туендырды. Канатлары тәмам ныгыгач кына, биеккә күтәрелә башладылар, ә беркөнне каядыр очып киттеләр. (28 сүз)
Алар башта еракка очмады, якындагы ботакларга гына кундылар. Очыргач та, алармы аналары туендырды, ә канатлары ныгыгач, каядыр очып киттеләр. (19 сүз)

3. Алмаштыру алымы.
Бу очракта җөмләнең тиңдәш кисәкләрен — гомумиләштерүче сүзләр, кушма җөмләләрне гади җөмлә рәвешендә бирергә, текст өлешләрен алмашлык белән алыштырырга мөмкин.

Мәсәлән,
Әллә ни арада кош балалары үсеп тә җитте. Канатлары чыкты. Алар инде җим эзләргә киткән әниләрен оя читенә басып озатып кала башладылар. Берәр ят кош тавышы ишетсәләр, дүртәүләшеп, оя төбенә сыеналар иде. (32 сүз)
Кош балалары тиз үсеп җитте. Канатлары чыкты. Алар әниләрен озатып кала башладылар. Ят тавышлар ишетсәләр, оя төбенә сыеналар иде. (19 сүз)

4. Гадиләштерү алымы.
Бу очракта җөмлә өлешләрен синоним берәмлекләр белән гади¬ләштереп, туры сөйләм үрнәген кыек сөйләм формасына үзгәртеп биреп була.
Мәсәлән,
— Алар яңадан очып килерләрме икән? — диде Нәҗип әнисенә.
— Килерләр, яхшылыкны барлык җан ияләре дә аңлый. Әнкәләре балаларына: «Монда безнең дустыбыз Нәҗип яши. Ул барында сезгә карак саесканнар да, явыз каргалар да тимәс. Аның күңеле яхшы»,-дип әйтеп куйгандыр. (38 сүз)
Нәҗип әнисеннән аларның яңадан очып килү-килмәүләре турында сорады. Яхшылыкны барлык җан ияләре дә аңлавы һәм кошларның кабат киләчәкләре, малайны дуслары итеп санаулары турында әнисенең җавабын ишетте ул. (27 сүз)

Изложение язган вакытта, җыйнакландыру алымнары аерым-аерым гына кулланылмыйлар, ә бер-берсенә керешеп китәләр.

Җыйнакландырылган изложение үрнәге

Бәйрәм

Нәҗип, көтсә дә, сандугачның балалар чыгарганын күрми калды. Беркөнне ояда дүрт бала күрде. Аналары аларның авызына җим сала иде.
Кош балалары тиз үсте. Канатлары чыкты. Алар әниләрен озатып кала башладылар. Ят кош тавышы ишетсәләр, оя төбенә сыендылар.
Кош балалар очырган көн бәйрәм булды. Алар башта еракка очмадылар, якынга кундылар. Канатлары ныгып беткәч, беркөнне очып киттеләр.
Нәҗип әнисеннән кошларның кабат килү-килмәвен сорады. Әнисе аңа яхшылыкны барлык җан ияләре аңлавын, кошларның да кабат киләчәкләрен әйтте. (74 сүз)


slide_1Изложение язу күнегүләре:

 


Соңгы яңарту: 22.04.2015

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha