Изложение язу күнегүләре

(1 — 10 нчы текстлар)

Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.
Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.
Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.
Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.


Изложение №1

Җәйнең беренче чәчәкләре күренде. Гөлҗимеш чәчәкләре алсу утлар яндыра. Ул шомырт куаклары янында, миләшләр янында, хәтта ак каен тирәсендә купшыланып утыра. Таллар һәм зирекләрне дә дус күрә. Кайда ышык — шунда алсу утлар кабыза. Алсу яки аксыл-кызыл таҗчыклы, бишәр таҗ яфракчыклы, күз явын алырдай матур хуш исле чәчәкләр. Күпсанлы серкәчләр, күпсанлы җимешләр белән туп-тулы.
Алар — гөлчәчәкләрнең кыргые, аларның ата-бабасы, чөнки бу мәшһүр чәчәкләр шушы гөлҗимешләрдән килеп чыкканнар. Кешенең алтын кулы гөлҗимешнең алты мең төрен уйлап чыгарган! Төсләре, рәвешләре белән аерылалар. Кызыл һәм сарылар, ак һәм кара чәчкәләр- һәммәсе дә күзнең явын ала торганнар. Чәчәкләр патшасы дип, юкка гына әйтмәгәннәр икән шул.
Яшел җирлектә зур-зур чәчәкләр… Таң калам, аерыла алмыйм алардан. Әре һәм якты чыкка чылануларын яратам. Гүя яшь аралаш елмаеп торалар. Чык түгел — шатлык яшьләре. Берсен түзмичә өзәргә чамалыйм, ләкин һәр яшел яфракчык төбендә — икешәр чәнечке. Кагылсаң — үкенерсең дигән күк искәртеп торалар. Димәк, ботакның ботарланасы килмәгән… Матур да булсын ул, үз кадерен үзе белмәсен — алай булмый, күрәсең. Табигать, димәк, үзе шулай ясаган. Ул назлы чәчәкләрне мөмкин кадәр озаграк сакларга уйлаган. Алар май уртасында күренә, июльгә тикле күзне иркәли. Җәй буе шиңүне дә уйламый. Әгәр шул үткен энәләре булмаса, һәм үткән-барган өзә башласа? Әйе, табигать моңа үзе ирек бирмәгән. (198 сүз) (Г. Хәсәнов)

______
Гарәфи Хәсәнов (Гарәфетдин Хәким улы Хәсәнов) (1921 — 1992) — татар язучысы һәм тәрҗемәчесе. Туган як табигате турындагы «Унике матур», «Җирем-суым», «Елның дүрт фасылы», «Җир ул — уртак йортыбыз» дигән китаплар авторы.


Изложение №2

Әнкәй куллары

Беркөнне әнием үзе белән кибетләрдә йөрүемне үтенде. Аның ниндидер кием аласы бар иде.
Без бик озак сайланып йөрдек. Ачуым чыга башласа да, әнкәмә сиздермәдем, аны юатырга тырыштым. Ниһаять, әнкәмнең игътибарын итәк, блузка һәм жакеттан торучы матур гына зәңгәр костюм җәлеп итте. Әниемне кием киеп карый торган бүлмәгә кертеп җибәрдем. Берничә минуттан соң әнкәй оялып кына миңа эндәште. Мин аның янына кердем. Әнкәм блузканы кигән дә арттагы берничә сәдәфен эләктерә алмый газаплана иде. Артриттан кәкрәеп каткан бармаклар әнкәемне тыңламыйлар, кечкенә сәдәфләрне эләктерү аңа уңайсыз иде.
Күзем әнкәмнең кулларына төшү белән сабырсызлыгым да, ачу килүем дә әллә кая эреп юкка чыкты. Бөтен барлыгымны кызгану һәм ярату хисе биләп алды…
Өйгә кайткач та сәдәфләрне эләктерергә тырышучы әнкәм куллары күз алдымнан китмәде. Әлеге куллар – дөньядагы иң кадерле, иң җылы куллар. Алар мине ашаткан, юындырган, киендергән. Кулларын күтәреп, әнкәм минем өчен дога кылган. Раббыбыздан миңа исәнлек-саулык, иман-тәүфыйк сораган. Yзеңне яратучы, кайгыртучы әнкәйнең кул җылысын һичбер вакыт онытып булмый.


Изложение №3

Сабантуйда

Менә күптән көтелгән көн килеп җитте.
Бүген Сабан туе!
Андый-мондый гына түгел, тирә-якта бик сирәк була торганы – бик зурысы, бик шәбе! Данлыклы чабышкылар җыелалар. Атаклы көрәшчеләр килǝлǝр.
Алмачуар белǝн минем ɵчен дǝ бүгенге кɵн, бǝлки, гомергǝ бер генǝ килеп китǝ торган зур кɵннǝрдǝндер. Айгырым сыналмаган түгел. Авылыбызда үзара ат ярыштырулар күп булды. Əйтǝсе дǝ юк, һичкемнеӊ аты минем Алмачуарга якын килмǝде – кузгалып китү белǝн, мин очам, башкалар күз күреме җир артта калалар.
Күрше авылларныӊ атлары белǝн дǝ ярышкаладым. Болар арасында күп Сабан туйларында беренче, икенче килгǝннǝр дǝ бар иде. Алмачуар боларны да бик җиӊел, бик уйнап уза иде.
Əмма бу Сабан туе башкарак. Əллǝ кайдагы, тау эчендǝге башкортлар дан тоткан чабышкылары белǝн килгǝннǝр, дилǝр. Араларында бер күк бияне бик мактап сɵйлилǝр,үткǝн ел Өфе каласында бɵтен атларны узган, дилǝр.
Башкаларын уйламыйм да. Менǝ шул күк бия мине куркыта. (Г.Ибраһимов)


Изложение №4

Матурлык

Юл буе безне тургайлар сайравы озатып барды. Аяз күктән өстебезгә сихри бер моң өзлексез явып торды. Беләсезме тургай сайравының сихере нәрсәдә?.. Тургай сайраганда, җир өстенә җиңелчә тынлык җәелә. Барлык табигать, тын калып, бары аны гына тыңлый һәм сөенечле, сагышлы, ләззәтле рәхәткә чума… Икенче сихере шунда: тургай сайраганда, дөнья искиткеч, киңәеп, яктырып киткәндәй була. Югарыда кечкенә кошчык талпынган күкнең үзе кебек, җир йөзе дә тын, нурлы булып тоела башлый…
Бу вакытта бүтән кошлар сайрыйдырмы, белмим. Бөтен дөнья тургайлар сайравыннан чыңлап торса да, бер кош тавышы колагыбызга килеп керә. Бу — кәккүк! Табигать тарафыннан яратылган күзгә күренмәс сәер кош!.. Күксел урман яныннан узганда, без аның кисәтүле тавышын ишеттек.
Шулай кайта торгач, без үзәнлектә сузылып утырган Ишле авылына якынлаштык. Бәдретдин безне чәй эчәргә чакырган иде. Без кыстатып тормадык. Иптәшеңә кереп, чәй эчеп чыгу шәкертләр өчен табигый бер тәртип, кагыйдә инде ул. (137 сүз) (Ә Еникидән)

Микротемалар (мәгънәви кисәкләр)

  • Безне тургайлар сайравы озатып барды.
  • Кәккүк — күзгә күренмәс сәер бер кош!
  • Бәдретдиннең чакыруы шәкертләр өчен табигый бер тәртип, кагыйдә ул.

 Изложение №5

Бала үз язмышы белән туа, диләр. Язмышның да бик мөһим өлеше — әти-әниләрдән, бабай-әбиләрдән яшь буынга биреп калдырылган генетик мирастыр. Югыйсә, әтисен бөтенләй күрмәгән, өч яшендә әнисез дә, туганнарсыз да калып, үз гомерендә җиде ят хатын-кызга «әни» дип эндәшергә мәҗбүр булган Тукаебыз, татар халкының өмете, сөекле улы булып танылыр өчен, үзенә гаҗәеп зур яшәү энергиясе өстәрлек көчне кайдан алыр иде?
Әлбәттә, һәр баланың яшәгән мохите, уку, эшләү шартлары, аның тырышлыгы, ниятләренең изгелеге, хыялларының матурлыгы, омтылышларының бөеклеге, һичшиксез, язмышына да зур йогынты ясыйдыр. Әйтик, Габдуллабыз Кырлайда, гомерендә беренче мәртәбә гаилә җылысы күргән Сәгъди абзыйларда калган булса?.. Бәхетебезгә, янәшәсендәге шәфкатьле, кайгыртучан кешеләр, Габдуллабызны Җаек (Уральск) шәһәренә алдырып, язмышында бөтенләй башка мөмкинлекләр ачалар: танылган «Мотыйгыя» мәдрәсәсе һәм аның киң карашлы мөдире, урысча да укып алу, типографиядә эшләү, редакцияләр белән хезмәттәшлек… Инде ул, «өметле» шагыйрь булып танылып, Казаныбызга кайта һәм халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайга әверелә. Ә Казанга кайтмаган булса?..
Димәк, һәр кеше үз язмышын булдыруда үзе төп рольне башкара. Аның сыйфаты тормыш юлында кемнәр очраудан һәм аларның карашларыннан, ярдәм күрсәтә алырлык теләк-гамәлләреннән тора. Илдәге сәясәтнең дә шул ил кешеләре язмышында үз тәэсирен калдырганын онытмаска кирәктер. (183 сүз) (А.Зыятдинов буенча)

_______
Азат Зыятдинов (Зыятдинов Азат Шәймулла улы) — татар галиме, техник фәннәр докторы, республикабызның танылган җәмәгать эшлеклесе.


Изложение №6

Быел яз көне алар, башка керпеләр шикелле, наратлык белән болын тоташкан җирдә бурсыклардан бушаган бер өнне үзләренә оя итеп сайладылар. Болын тирәсендә ризык табу җиңелрәк — юллар такыр, үләннәр коры һәм сирәк, бөҗәкләр күбрәк, җиләкләр тәмлерәк, ләкин бу тирәдә кешеләр күбәя башлады. Әле кар сулары бетеп, җир ныгып та өлгермәгән иде, кешеләр килеп, болында казыклар кагып йөренә башладылар, өзлексез ызгыштылар, төзелеш материаллары ташыдылар. Кайчакларда бу тирәдә кешеләр шулкадәр күбәя — кичекмәстән ояны күчерергә кирәк, ләкин ана керпе йөкле иде, шуңа күрә җайлы ояны ташлап китәргә һаман тәвәккәлли алмадылар.
Аларның биш баласы туды. Бәхеткә каршы, кешеләр урманны бик борчымадылар, вакытлары бик тар иде бугай — һәркайсы, ашкынып, дача төзи. Бу ояда, балаларның күзләре ачылганчы гына, ике-өч атна яшәп булыр әле. Аннан соң күченерләр — урман зур, биш балалы керпе гаиләсе генә сыяр.
Алар, үч иткәндәй, ауга парлашып киткәннәр иде. Төн шундый тыныч, җылы. Кыр тычканнарын куа-куа, шактый юл үттеләр алар. Кинәт аларның оясы янында машина үкергән тавыш ишетелде. Кайтсалар, оя өстендә кара, шыксыз олы машина туктаган да бер яшь наратны тамырлары белән йолкып маташа. Ике кеше төз наратның каерылган ботакларын өзә. Авыр машинаның арткы көпчәге астында оя, ә ояда күзләре дә ачылмаган, энәләре дә тыртаймаган биш бала… (192 сүз) (К.Кәримов буенча)


Изложение №7

Биологлар, җитди төстә, этләр көлә белә, тик без аларны һәрвакыт аңламыйбыз гына, дип раслыйлар.
АКШтагы хайваннарны яклау үзәкләренең берсендә эшләүче фәнни хезмәткәр Патрисия Симонет озак еллар буена хуҗасыз калган этләрне асрый торган йортта эшли икән. Ул йорт этләренең хуҗаларына ияреп һавага чыгарга хәзерләнгәндәге авазларын аудиотасмага язып алган һәм язманы үз тәрбиясендәге этләргә тыңлаткан.
— Алар хәтта ашауларыннан туктадылар, — дип сөйли Патрисия. — Аннары мин тавышны көчәйтә төштем. Нәтиҗә шаккаттырды. Этләр, йөгереп килеп, яныыма җыелдылар. Берәр минуттан соң алар йорт этләренә җавап биргәндәй өрә башладылар һәм тегеләрнең тавышын төгәл кабатладылар.
Икенче көнне язманы радио аша яңгыраттык һәм язмадагы тавышка хуҗасыз калган бездәге этләр дә шатлыклы чиный башладылар. Тикшерүләр аша без әнә шун шатлыклы авазларның боек этләрнең күңелен күтәргәнен, ә борчылганнарны, ярсыганнарны тынычландырганын белдек.
Соңгы еллардагы ачышлар галимнәрне безнең дүрт аяклы дусларыбызның гадәтләре, үз-үзләрен тоту серләре турында торган саен ешрак уйландыра, хайваннар физиологиясе фәненең күп кенә битләрен яңадан карап чыгарга мәҗбүр итә. (149 сүз) (Ә.Хәсәнов буенча)

_______
Әнәс Хәсәнов (Әнәс Хәсән улы Хәсәнов) (1935 нче елда туган) — язучы һәм тәрҗем «Яшьли табылган бәхет» исемле документаль повесть, нәниләр өчен «Бабай» исемле к авторы.


Изложение №8

Җил һәм Кадыйр

Кадыйр бүген чаңгыда җил белән узышырга булды. Нигә җил белән дисезме? Чөнки авылда ул узышмаган малай инде калмады. Җилне узу җиңел булмавын белә Кадыйр, шуңа күрә чаңгысын яхшылап майлады, җиңелчә киемнәр сайлады. Курткасы өстеннән әнисенең халатын да киеп куйды. Халат озын иде, итәге кардан сөйрәлә. Моны күреп, җил куанды. Кадыйр болай озак бара алмас, итәгенә абынып егылыр, дип уйлады.
Авылны чыкканчы, алар тигез бардылар. Тигез дип, җил, малайның әле алдына, әле артына төшеп, аяк кыздырып барды. Ярыш башында ук узасы, бу кызыкны тиз генә бетерәсе килмәде бугай җилнең. Кадыйр тау менгәндә калышты. Ул тау итәгенә күтәрелгәндә, җил, сызгыра-сызгыра, тау башына менеп җитте. Хәзер ул ял итеп алыр, көрткә утырыр, ә җил, аны кар белән күмәрмен, дип уйлады, куанычыннан бөтерелеп алды. Кадыйрның ял итәргә исәбендә дә юк икән: тауның бер очыннан менүгә, икенче очыннан выжт итеп төшеп тә китте. Җил аның артыннан йөгереп тә карады, хәтта очып та карады — куып җитә алмады.
Авылның икенче башына терәлгән тау итәгендә генә тигезләштеләр. Урамга барып керергә күп калмады. Хәзер юл тигез, күз ачып йомганчы узам, дип уйлады җил, алга ыргылды. Кадыйр шуны гына көткән икән: халатын җәеп, җилкән ясады да беренче булып авылга керде.
— Хәрәмләште! — дип ризасыз выжылдады җил. Мине җилкәненә җигеп җиңде!
Әмма Кадыйрны күккә чөйгән малайлар аны ишетмиләр иде инде. (208 сүз) (Н. Каштанов буенча)

_______
Нәкыйп Каштанов (Нәкыйп Фәсхетдин улы Каштанов) (1942) — балалар шагыйре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. «Шәһәргә килгән Аю», «Айгөлнең туган көне» исемле шигъри җыентыклар, «Төлке» операциясе», «Ак күгәрчен күктә уйный», «Тылсымлы курай» исемле китаплар авторы.


Изложение №9

Җәйнең беренче чәчәкләре күренде. Гөлҗимеш чәчәкләре алсу утлар яндыра. Ул шомырт куаклары янында, миләшләр янында, хәтта ак каен тирәсендә купшыланып утыра. Таллар һәм зирекләрне дә дус күрә. Кайда ышык, шунда алсу утлар кабыза. Алсу яки аксыл-кызыл таҗчыклы, бишәр таҗ яфракчыклы, күз явын алырдай матур хуш исле чәчәкләр. Күпсанлы серкәчләр, күпсанлы җимешләр белән туп-тулы.
Алар — гөлчәчәкләрнең кыргые, аларның ата-бабасы, чөнки бу мәшһүр чәчәкләр шушы гөлҗимешләрдән килеп чыкканнар. Кешенең алтын кулы гөлҗимешнең алты мең төрен уйлап чыгарган! Төсләре, рәвешләре белән аерылалар. Кызыл һәм сарылар, ак һәм кара чәчкәләр — һәммәсе дә күзнең явын ала торганнар. Чәчәкләр патшасы дип, юкка гына әйтмәгәннәр икән шул.
Яшел җирлектә зур-зур чәчәкләр… Таң калам, аерыла алмыйм алардан. Әре һәм якты чыкка чылануларын яратам. Гүя яшь аралаш елмаеп торалар. Чык түгел — шатлык яшьләре. Берсен түзмичә өзәргә чамалыйм, ләкин һәр яшел яфракчык төбендә — икешәр чәнечке. Кагылсаң — үкенерсең дигән күк искәртеп торалар. Димәк, ботакның ботарланасы килмәгән… Матур да булсын ул, үз кадерен үзе белмәсен — алай булмый, күрәсең. Табигать, димәк, үзе шулай ясаган. Ул назлы чәчәкләрне мөмкин кадәр озаграк сакларга уйлаган. Алар май уртасында күренә, июльгә тикле күзне иркәли. Җәй буе шиңүне дә уйламый. Әгәр шул үткен энәләре булмаса, һәм үткән-барган өзә башласа? Әйе, табигать моңа үзе ирек бирмәгән. (198 сүз) (Г. Хәсәнов)

_______
Гарәфи Хәсәнов (Гарәфетдин Хәким улы Хәсәнов) (1921 — 1992) — татар язучысы һәм тәрҗемәчесе. Туган як табигате турындагы «Унике матур», «Җирем-суым», «Елның дүрт фасылы», «Җир ул — уртак йортыбыз» дигән китаплар авторы.


Изложение №10

Зирәк карга

Көннәр җәйгә авышкач, күлләвекләр кибеп, тирә-юнь яшеллеккә күмелгәч, кешеләр ишегалдында тәртип урнаштырдылар. Себерделәр, казыдылар, яңа үлән чәчтеләр. Чүп савытларының да тирәлеген чистартып, өсләренә ныклап япкач, кошларга ризык табу тагын авырлашты.
Бүген безнең таныш ала каргага исә жай чыкты: тирәк агачы янындагы утыргычта бер сабый үзе кимереп йөргән сохариен онытып калдырган. Карга шуны, чукый-чукый, җиргә төшерде, ләкин сохари һич кителми — чукыган саен катылана гына бара кебек иде. Озаграк азапланырга туры килгәнлектән, зирәк карга бәхетенә башкаларның да күзе төште. Җыйналды карга, чыкты шау-шу, китте төрткәләш, тарткалаш.
Безнең зирәк каргага бу хәл ошамады. Ул горур гына читкә тайпылды. Читтән генә күзәтергә булды. Карга дуслар нихәтле сохарины шакылдатсалар да, томшык авыртудан битәр һич нәтиҗәгә ирешә алмыйлар иде. Каты ризык, һич кимемичә, элекке хәлендә кала бирде. Сабыр гына көткән зирәк каргада соңыннан гына өмет чаткысы кабынды. Гаугалашып арыган каргалар, томшыклары сызлаганчы интеккәч һәм бернинди уңышка ирешмичә таралышкач, читтәрәк торган карга инде беркемне кызыктыра алмаган сохарины сулы савытка салып куйды. Тиз арада йомшаган икмәк белән рәхәтләнеп көндезге ашын үткәрде. Бүтән каргалар бу вакытта тагын кайдадыр тарткалаша, төрткәләшә, чукыша иде бугай. (175 сүз) (Ә.Баян буенча )

_______

Әхсән Баян (Әхсән Фәтхелбаян улы Баянов) (1927 — 2013) — татар әдибе, шагыйрь, прозаик, драматург, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының халык шагыйре. «Яшьлегемне эзлим», «Тау ягы повесте», «Тавыш — табигать бүләге», «Аргы яр» повестьлары һәм «Ут һәм су», «Таш китап» романнары, «Күзләре нинди иде?», «Һәйкәл» исемле драмалар авторы.


slide_1Изложение язу күнегүләре:

 


Соңгы яңарту: 06.01.2016

Фикерләр:

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha