Изложение язу күнегүләре

(11 — 20 нче текстлар)

Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз.
Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез.
Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш.
Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.


Изложение №11

Керәшә

«Лачын кошка һава кадерле». Бары тик лачын кошка гынамы? Зурмы, йә кечкенәме ул, агачта яки җирдә оя корамы, күчмәме, әллә китми кала торганмы — күк йөзе һәрбер канатлыга кадерле. «Кош» сүзе зәңгәр күкне искә төшерә. Андагы чиксезлек… Кош анда шундый ирекле… Кеше иреклелек төшенчәсен кошка бәйләп сөйләүчән. Димәк, кош үзе нинди генә булмасын, күк аңа шушы чиксезлеге өчен кадерле, һәр иреклегә иреклелек кадерле!

Әгәр дә инде кош җиргә бөтенләй төшеп йөрмәсә… Йөзү яки йөгерүне белмәсә? Һава андыйга икеләтә кадерле. Ә бит арада шундый кош та бар! Ул кара керәшә дип атала. Чем-кара «костюм», шундый ук «күлмәк» булыр аның өстендә. Үзе еш кына карлыгачлар белән күкне гизүчән. Шуңамы, аны карлыгачлар белән бутыйлар, һәм «кара» сүзен шушы дусларына тагалар. Әйтерсең астан ап-ак «күлмәкләре» күренми. Ә кара керәшә дип, беркем җырламый.

Әйе, чын мәгънәсе белән һава кошы ул: очканда су да коена, тамак та чылата, җимне дә күктә таба. Алай гынамы — сөйгәне белән күктә кавыша, һәм аның белән бүтән аерылмый да. Җәенке кыска томшыгы, нәп-нәни юан муены, уч тикле тыгыз гәүдәсе — болар һәммәсе очар өчен яраклашкан. Озын вә кыйгач канатларын да өстәсәң… Әйе, чын һава океаны кошы ул! (184 сүз) (Г. Хәсәнов буенча)

_______
Гарәфи Хәсәнов (Гарәфетдин Хәким улы Хәсәнов) (1921 — 1992) — татар язучысы һәм тәрҗемәчесе. Туган як табигате турындагы «Унике матур», «Җирем-суым», «Елның дүрт фасылы», «Җир ул — уртак йортыбыз» дигән китаплар авторы.


Изложение №12

Умарталыкта

Әлфия, Дамирга ияреп, умарталыкка бик еш бара башлады. Барган саен кортлар турында күбрәк белде. Күбрәк белгән саен, аларга мәхәббәте артты. Ә беркөнне хәтта ул Дамир белән Гыйлемдар бабайга корт күче җыешты. Ул көнне берьюлы берничә корт аерды. Берсе бик биек агачка сарган иде. Шуңа күрә Гыйлемдар бабай:
— Агач башына сез менәрсез, балалар, — дип әйтеп куйды.

Әлфия белән Дамир берсүзсез риза булдылар. Алар битлек киеп җибәрделәр, төтен өрдергечне алып, тал башына үрмәләделәр. Бабай киңәше буенча, башта корт анасын тотып алдылар. Шуңа күч тиз генә җыелып та бетте. Җәй буе балалар бабайга шулай ярдәм иттеләр. Эш-мәшәкать белән каникул сизелми үтеп тә китте.

Мәктәптә укулар башланыр вакыт җитте. Әлфия белән Дамир умарталык һәм таллар белән саубуллашып йөрделәр. Кайвакыт Әлфия үзен шушы авылда туып үскән итеп тоя башлады. Әйтерсең лә ул Дамир белән Гыйлемдар бабайны гомере буе белгән, алар өянкесендә кечкенәдән атынган. (137 сүз) (Фәнис Яруллиннан)


Изложение №13

Сукыр егет

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!


Изложение №14

Керпе

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!


Изложение №15

Җәй көне

Ниязның әтисе күрше авылда эшли. Малай аны бик сагынды һәм әтисе янына барырга уйлады. Ул күрше малайлары Рафаэль белән Илдусны да ияртергә булды. Көн кояшлы, матур иде. Барлык халык болынга печән җыярга киткән.

Менә Ниязлар юлга чыкты. Әтисе эшли торган авыл ерак түгел, урманны чыккач күренеп тора. Тик Нияз урман аша туры юлны белми, шуңа малайлар бер тирәдә әйләнә башладылар, бик арыдылар. Шул арада кара болыт килеп чыкты. Коеп яңгыр ява башлады.

Яшен яшьни, күк күкри, шыбыр-шыбыр яңгыр тамчылары төшә башлады. Рафаэль белән Илдус ялгыз имән төбенә утырдылар. Нияз аларны куерып үскән куак төбенә алып китте. Шул арада яшен ялтырап китте, нәрсәдер чатыр-чотыр килде һәм имән урталай сынып төште. Ул башка агачлардан биегрәк һәм ялгызы гына ачык җирдә үскән иде. (130 сүз) (Ләбибә Ихсановадан)

Микротемалар:

  • Нияз әтисен бик сагынды.
  • Малайлар юлга чыкты.
  • Ачык җирдә үскән имәнне яшен сукты.

 Изложение №16

Чишмә тынып калды

…Бервакыт чишмәнең суы кимеде. Бу хәл авыл халкын бик борчыды. Озак та үтмәде, каяндыр олы агайлар килеп, чишмәне караганнар да шартлатырга кирәк дигән карарга килгәннәр.

Тын бер иртәдә минем колагыма көчле шартлау тавышы ишетелде. Мин тиз генә урамга атылып чыктым. Күрәм, бөтен халык чишмәгә таба йөгерә, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, үзләре нидер сөйләшәләр. Аларга мин дә иярдем. Чишмә башындагы таш кисәкләрен, балчык өемнәрен күреп, йөрәк әрнеп куйды. Тау астына, чишмә аккан урынга төшәм. Чишмә бөтенләй капланган, улагы, чәрдәкләнеп, төрле якка сибелгән. Бу күренеш мине тетрәндереп җибәрде. Ирексездән, күзләремне яшьләр каплады һәм мин, бу хәлне күрмәс өчен, өйгә йөгердем. Үкси-үкси еладым: бу бит минем изге чишмәм иде.

Шул вакытта чишмә тынып калды, аңа җан бирүче булмады. Шулай итеп, бабаларыбызны, әтиләребезне һәм безне тудырган чишмә онытыла барды. Бүгенге балалар инде чишмәне бөтенләй белмиләр.


Изложение №17

Репетитицияләргә керештек. Төп кыенлык шунда чыкты инде, егетләр. Әйткәнемчә, артистлар аз, кайберәүләр икешәр роль уйный. Ә пьесаны әзерли башлагач күрәбез: китап текстында, урыны-урыны белән, әллә ниткән Пауза да очрый бит, әй. Аптырашта калдык. Безгә шунысы ачык: исеменә караганда, Пауза хатын-кыз булырга тиеш. Рауза шикеллерәк. Берәр түтиме ул? Кыз баламы? Нигә теләсә кем арасына килеп керә, ник авыз ачып бер сүз дәшми үзе? Мөгалиммебез дә кистереп әйтә алмады. Аны да гаепләрлек түгел, бөтен гыйлеме шул газета-журналдан укыганы гына. Шулай да безгә төпле киңәш бирде. Пауза ролен мәктәпнең иң чая малаена тапшырыйк та, вәссәлам, диде. Кызлар итеп киендерербез, ерып чыгар, диде…

Өченче пәрдәнең буеннан- буена залда көлеш бер дә тынмады, кайчагында тәрәзә пыялалары “зың!” итеп куя иде… Һәрхәлдә, без, авылдашлар пьесаны яраттылар, дип сөендек. Тик менә дөнья кубарып көлүнең сәбәбе безнең осталыкта түгел, башкада булган икән. Чибәр Паузабыз сәхнәдә тик тормаган булып чыкты. Сүз дәшәргә роле кушмагач, халык белән аңлашу өчен Хәниф үз әмәлен тапкан: башта остабикәттәй булып күрсәткән, икенче юлысында кулак Гаптеринең олы кызы аяк өстендә ничек йоклаганны…

Соңыннан белем якларыбыз ныгый төшкәч, Паузаны сәхнәгә чыгармый башлаганнан соң да әле, халык: “Нигә Пауза юк? Паузаны ник катнаштырмыйсыз? Әллә чирлиме?” – дип тәңкәгә тиде. Шуна күрә дә Паузаны концертларда катнаштыра торган булдык. Хәнифнең чыгышлары үзенә күрә бер кызык интермедиягә әйләнде. Ә хәзер Хәнифебез – сәнгать белгече, фәннәр кандидаты. (А. Тимергалиннан)

Микротемалар:

  • Пауза ролен мәктәпнең иң чая малаена бирдек.
  • Залдагы көлү Хәнифнең уйнавында икән.
  • Хәнифнең роле интермедиягә әйләнде.

 Изложение №18

К + М = 100 % мәхәббәт

Мин сине ничек яраттым!
Мәктәп еллары белә…
( Р.Фәйзуллин)

Әлеге серле язулар кайларда гына юк ! Ак кар өстендә дә, класстагы кара тактада да, өстәл-парталарда да… Кем ул К? М дигәне кайсысы? Камил белән Миләүшәме? Әллә Кадрия, Мансурмы?

Яз якынлашкан саен, тамгалы язулар күбәя. Нигә икән? Ярату ничек була? Күңелгә ни өчен берәү генә якын, кадерле? Кызлар, малайлар, әйдәгез, серләшәбез. Әлбәттә инде, кызлар, малайлар турында.

Ни өчен кызлар язын мөлаемрак, назлырак күренәләр соң? Ә малайларны танып та булмый. Әллә нишләп уйчанланып калалар. Өс-башларына, кызларга игътибар итә башлыйлар.

Синең, классташ кызыңны уйлап, төн йокыларың кача. Ә ул – горур, салкын. Күрми дә, сизми дә. Йөрәгенә ничек ачкыч табарга соң? Бәлки, чәчәкләр булышыр? Уйла әле…

… Малайлар! Беләсезме, кызларга нинди егетләр ошый? Аз сүзле, тыйнак, кайгыртучан, горур, эшчән, белемле, төрле өлкәләрдә мәгълүматлы… Әнә никадәр сыйфатлар кирәк икән чын егеткә! Мин барысын да санамадым әле…

Яз килә. Агачлар, куаклар, чәчәкләр белән бергә матур хисләр дә бөреләнә. Югалтмыйк аларны! Тапламыйк! Вакламыйк!


Изложение №19

Кар сулары

Here is the Music Player. You need to installl flash player to show this cool thing!


Изложение №20

Кинәт бөтен урман-кырларны ату тавышы яңгыратты. Тәлгать сискәнеп китте. «Пошилар… пошиларны аттылар» дигән хәвефле уй Тәлгатьнең күңелен тырнап узды. Ул ашыга-ашыга борылды һәм, кулларын еш-еш бутап, кире урманга таба шуып китте. Тәлгатьнең сулышы капты. Керфекләре, ирен читләре салкын бәс бөртеге белән капланды. Ә башында һаман да «пошилар» дигән уй бөтерелде.

Пошилар әле бу яктагы урманнарда берничә ай элек кенә күренә башлаганнар иде. Бу турыда Чыршылы авылында Тәлгатьтән башка белүче дә юктыр. Бүген дә аның пошиларга печән илтеп кайтып килеше иде. Тәлгать Акмөгез дип исем биргән, тармакланып торган зур аксыл мөгезле, киң күкрәкле ата поши аннан бүген бөтенләй ятсынмады.

Тәлгать аланда пошиларның утлыгы янында канлы эзләрне күрде. Кем булыр бу, кем булыр? Тәлгатьләр авылында андый явыз кешеләр дә юк бугай ич. Тәлгать, авыр уйларга бирелеп басып торганнан соң, канлы эзләр буенча ап-ак үр өстенә — яшәреп утырган усаклыкка таба юнәлде. Урман ешлыгыннан яктыга килеп чыккач, башта берни күрә алмый торды. Аннары күзенә кара шәүләләр чалынды. Урмандагы киң аланнан чыгып килгән пошиларны таныгач, Тәлгатьнең йөрәге кысылып куйды. Ана поши аксабрак чаба. Ләкин Акмөгез аны ташлап китми. Әледән-әле туктап көтеп тора. (177 сүз) (Фаил Шәфигуллин)


slide_1Изложение язу күнегүләре:

 


Соңгы яңарту: 06.01.2016.

Фикерләр :

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha