II бүлек (2-10 нчы биремнәр)
2 — 10 нчы биремнәрне эшләү өчен күрсәтмәләр
Икенче бүлек укучылар үзләре укыган текстка нигезләнеп башкарыла. Ул кыска җавап бирүне таләп иткән 9 биремнән тора (2 — 10 нчы биремнәр).
2 — 3 нче биремнәрнең җавапларын тәкъдим ителгән 4 варианттан бер җавапны сайлап алырга һәм 1 нче номерлы җавап бланкына бер цифр белән язарга кирәк.
4 — 10 нчы биремнәргә җавапларны укучылар мөстәкыйль рәвештә формалаштыралар. Әлеге биремнәргә җаваплар тест эшенең күрсәтелгән урыннарына сүз (сүзтезмә) яки цифр (цифрлар) белән языла, соңыннан 1 нче номерлы җавап бланкына күчереп языла.
Тикшерелүче белем эчтәлеге:
- аваз һәм хәреф;
- сузык авазларның рәт һәм ирен гармониясе;
- тартык авазларның уңай һәм кире ассимиляциясе;
- фонетик анализ;
- сүзләрнең туры һәм күчерелмә мәгънәсе;
- бер һәм күп мәгънәле сүзләр;
- фразеологик әйтелмәләр;
- синонимнар, антонимнар, омонимнар;
- лексик анализ;
- сүзләрнең мәгънәле кисәкләре;
- кушымчаларның төрләре;
- сүзләрнең ясалыш буенча төрләре;
- сүзләрнең ясалышын һәм төзелешен тикшерү;
- мөстәкыйль сүз төркемнәре;
- модаль сүз төркемнәре;
- хәбәрлек сүзләр;
- бәйләгеч сүз төркемнәре;
- морфологик анализ;
- җөмләдә сүзләр бәйләнеше һәм аның төрләре;
- сүзтезмә;
- гади җөмләнең төрләре;
- җөмләнең грамматик кисәкләре: баш кисәкләр, иярчен кисәкләр;
- җөмләнең модаль кисәкләре;
- җөмләнең тиңдәш кисәкләре, алар янында гомумиләштерүче сүзләр;
- гади җөмләгә синтаксик анализ;
- тезмә кушма җөмлә һәм аның төрләре;
- иярченле кушма җөмлә, аның төзелеше һәм мәгънәсе буенча төрләре;
- күп тезмәле һәм күп иярченле катлаулы кушма җөмлә;
- катнаш кушма җөмлә;
- кушма җөмләләргә синтаксик анализ;
- сузык авазларны белдергән хәрефләрнең дөрес язылышы;
- тартык авазларны белдергән хәрефләрнең дөрес язылышы;
- ь һәм ъ хәрефләренең дөрес язылышы;
- ия белән хәбәр арасында тыныш билгесе;
- гади җөмләдә (тиңдәш кисәкләр, модаль кисәкләр, аерымланган хәлләр) яныда тыныш билгеләре;
- теркәгечле һәм теркәгечсез тезмә кушма җөмлә, аналитик һәм синтетик иярчен җөмләле, күп иярченле һәм катнаш кушма җөмләләрдә тыныш билгеләре;
- татар теленең тәэсирлелек чаралары.
2 — 10 нчы биремнәрне эшләп карарга:
Соңгы яңарту: 06.01.2016.
Фикер алышу