2 — 10 нчы биремнәр

2 — 10 нчы биремнәрнең җаваплары буларак сүз, сүзтезмә яки цифр күрсәтелә. Җавапны 1 нче номерлы бланкка буш ара калдырмыйча, тыныш билгеләрсез, башка өстәмә символларсыз күчереп алыгыз. Һәр хәрефне һәм санны аерым шакмакка үрнәктә күрсәтелгәнчә языгыз.


Вариант №1

(1) Без яшәгән көннәр каядыр китеп югала. (2) Алар урынына без көткән киләчәк килә тора. (3) Вакыт һәрнәрсәне үзгәртә. (4) Киләчәк, бүгенгегә әйләнгәч, ни өчендер, без көткән тылсымлылыгын югалта, гадиләнә, тоныклана төшә. (5) Артта калган көннәр инде синеке түгел, алдагы көннәр, исән булсак, безнеке. (6) Көч бар чакта, эшлисе эшне эшләп, яулыйсы позицияләпне яулап калырга кирәк. (7) Картая башлагач, хыялыңа ияреп, диңгезгә чыгып китә алмассың.

2. 2 нче җөмләнең төрен билгеләгез.
1) гади җөмлә;
2) иярченле кушма җөмлә;
3) катлаулы кушма җөмлә;
4) тезмә кушма җөмлә.

3. Йөзьяшәр сүзендә ь билгесе нинди вазифа башкара?

1) аеру билгесен белдерү өчен;
2) [‘](һәмзә) авазын белдерү өчен;
3) иҗекнең нечкә әйтелешен белдерү өчен;
4) хәрефнең нечкә әйтелешен белдерү өчен.

4. 4 – 6 нчы җөмләләрдән тартым алмашлыкларын язып алыгыз.

5. 4 нче җөмләдән йөкләтү юнәлешендәге фигыльне язып алыгыз.

6. Исемнән сыйфат, сыйфаттан исем ясалган сүзне язып алыгыз.

7. Иярчен аергыч җөмләсе булган кушма җөмләләрне табып, номерын күрсәтегез.

8. Аерымланган хәлләре булган җөмләләрнең номерын күрсәтегез.

9. Иярчен вакыт җөмләле кушма җөмләнең номерын күрсәтегез.

10. Кереш сүзләре булган җөмләнең номерын күрсәтегез.

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез.


Вариант №2

(1) Бер башлангач, гомер ага да ага икән ул. (2) Гомер агышын туктатыр бер генә көч-кодрәт тә юк бу дөньяда. (3) Гомер, сыналып килеп, мәңгегә сынар өчен, бер бирелә. (4) Җәйне көзнең сары яфраклары каплый, көзне – кышның ак карлары, кышны язгы сулар, ташулар. (5) Адәм баласы менә шулай дүрт фасыл эчендә бәргәләнә. (6) Аның өчен беренче фасыл юк. (7) Бу фасыл, бәлки, мәңгелек булыр иде. (8) Бишенче фасыл – үлем.

2. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.

1) сәнгать;
2) матурлык;
3) кинәт;
4) урамда.

3. 3 нче җөмләдә бер һәм бирелә сүзләре арасында урнашкан мөнәсәбәтне билгеләгез.

1) аныклаулы;

2) ачыклаулы;

3) синонимлы;

4) хәбәрлекле.

4. Тексттан төшем килешендәге исемнәрне язып алыгыз.

5. 1 – 3 нче җөмләләрдән йөкләтү юнәлешендәге фигыльне язып алыгыз.

6. 4 нче җөмләдән сыйфатларны табып языгыз.

7. 6 – 8 нче җөмләләр арасыннан кереш сүзе булган җөмләне табып, номерын күрсәтегез.

8. 3 – 5 нче җөмләләр арасыннан тезүле бәйләнеш булган җөмләне табып, номерын күрсәтегез.

9. Хәбәрләре хәбәрлек сүз белән бирелгән җөмләләрне табып, номерларын күрсәтегез.

10. Хәбәре исем белән белдерелгән җөмләне табып, номерын күрсәтегез.

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез


Вариант №3

(1) Бала чакка, яшьлеккә кайтыр өчен, бер төн җитәме?
(2) Яктылык тизлеге, диләр. (3) Физикларның хыялы шул: яктылык тизлегенә хуҗа була алсалар, әллә кай планеталарга китеп, әйләнеп кайтырлар иде. (4) Галәм серен, җирнең-күкнең җиде катлавын тапкырлау таблицасы кебек исәпләп бирерләр иде.
(5) Уй тизлеге дигән төшенчә дә бар, аңа бер нәрсә дә иярә, тигезләшә алмый, уй галәмнәрне, ерак планеталарны әллә кайчан гизеп кайткан инде; гашыйкларның уе бер кичтә айга менеп төшә, йолдызларга барып җитә. (6) Сагышланганнарның уе бер мизгелдә таулар кичә, диңгез-дәрьяларны бар дип тә белми. (7) Аналарның уе, уллары кайда булса да, теләгән минутларында алар янына барып җитә. (8) Уй тизлеге кешеләрне яшәтә, аларга өмет өсти.

2. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез.
1) яшьлектә
2) җәһәттән
3) хасиятенә
4) хөрмәт

3. 5 нче җөмләнең төрен билгеләгез.
1) гади җөмлә;
2) тезмә кушма җөмлә;
3) иярченле кушма җөмлә;
4) күп тезмәле катлаулы кушма җөмлә.

4. Тексттан исемләшкән сыйфат фигыльне язып алыгыз.

5. Уртаклык юнәлешендәге фигыльне язып алыгыз.

6. 1 нче җөмләнең әйтү максаты ягыннан төрен билгеләгез.

7. Иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмләне табып, номерны күрсәтегез.

8. Хәбәрләре тиңдәшләнеп килгән гади җөмләләрне табып, номерын күрсәтегез.

9. Күплек сандагы исемнәре булган җөмләләрне табып, номерларын күрсәтегез.

10. Рәвеш хәле булган гади җумләне табып, номерын күрсәтегез.

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез.


Вариант №4

(1) Татарстан Президенты тәкъдиме белән Җир кодексы проекты бөтенхалык тикшерүенә чыгарылды. (2) Бу аңлашыла да. (3) Җир – безнең байлыгыбыз.
(4) Кичә Казан шәһәренең җир реформасы һәм җир ресурслары комитеты рәисе журналистлар өчен матбугат конференциясе үткәрде. (5) Ул башкалабызда кодекс проектын өйрәнү буенча бурычлар белән таныштырды,башкарган эшләр турында сөйләде. (6) Комитет әзерләгән 32 тәкъдимне Дәүләт Советы проектка керткән. (7) Комитет башлыгы карашынча, проектны тагын да тулыландырырга кирәк.

2. Яңгырау тартыклары гына булган сүзне билгеләгез.
1) сабаклар
2) минем
3) төнлә
4) шуңа

3. Оештыручы үзәкнең санына карап, 7 нче җөмләнең төрен билгеләгез.
1) сорау җөмлә;
2) бер составлы җөмлә;
3) ике составлы җөмлә;
4) гади җөмлә.

4. 6 нчы җөмләнең төрен билгелгез.
1) гади җөмлә;
2) тезмә кушма җөмлә;
3) иярченле кушма җөмлә;
4)катлаулы кушма җөмлә.

5. 1 нче һәм 5 нче җөмләләрдән кушма сүзләрне язып алыгыз.

6. Тексттан тартым һәм килеш кушымчасы булган исемнәрне язып алыгыз.

7. Микъдар саны булган җөмләнең номерын күрсәтегез.

8. Тиңдәш хәбәрләре булган җөмләне табып, номерны языгыз.

9. Иясе күрсәтү алмашлыгы белән белдерелгән җөмләнең номерын күрсәтегез.

10. Ия белән хәбәр арасына тыныш билгесе куелган җөмләне табып, номерын күрсәтегез.

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез.


Вариант №5

(1) Әллә нинди матур көн иде ул. (2) Ябалак-ябалак кар ява. (3) Тып-тын. (4) Кар бөртекләре, ник мине күрмисез, ник мине тотмыйсыз дигәндәй, шәлләргә, якаларга, керфекләргә, иреннәргә куналар, биткә кагылып китәләр. (5) Дөнья каен кәүсәсе төсле аклы-каралы. (6) Өйләр, коймалар, абзар-кура, агачлар, мал-туар юньләп күренми, барысы да чуар пәрдә эчендә эри бара. (7) Ындыр артындагы зур өянке дә, тау да, сөткә манчылгандай, аклык диңгезенә чумган, шәүлә төсле урыннары гына шәйләнә. (8) Дөньяда туктаусыз коелучы шушы ак яфраклардан башка берни дә юктыр кебек. (9) Күкрәкләргә, ана сөте булып, пакьлек, сафлык иңә, күзләргә аклык, яктылык тула.

2. 4 нче җөмләнең төрен билгелгез.
1) гади җөмлә;
2) тезмә кушма җөмлә;
3) иярченле кушма җөмлә;
4) катлаулы кушма җөмлә.

3. Тексттан тәүлекнең бер өлешен – кояш чыгышыннан алып кояш батканга кадәр булган вакытны белдергән сүзне язып алыгыз.

4. 8 нче җөмләдә фигыльнең төркемчәсен билгеләгез.

5. Парлы сүзләре булган җөмләләрнең номерларын языгыз.

6. Бер составлы җөмләне табып, номерын күрсәтегез.

7. Теркәгечсез тезмә кушма җөмләләрне табып, номерын күрсәтегез.

8. Хәбәре сыйфат белән белдерелгән җөмләнең номерын күрсәтегез.

9. Ике компонентында да ияләре тиңдәшләнеп килгән тезмә кушма җөмләне табып, номерын күрсәтегез.

10. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзләр кергән җөмләләрнең номерларын языгыз.

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез.


Вариант №6

(1) Менә алар, өчәүләп, узган гомерләрен сөйләшеп утырды. (2) Бала вакытларында тәгәрәп үскән болыннарын, җиләк-җимеш җыйган әрәмәләрен, урак урган басуларын, чана шуган тауларын күңелләре белән әллә ничә урап чыктылар. (3) Кеше йөрәге үткәннәрдән кайнарлык алмаса суына, тупаслана, ә истәлекләр аның тамырлары аша үткән заманнар рухын, ата-бабаларыбыз тормышының данын алып килә. (4) Хәтта үткәндәге кайгы-сагышлардан да йөрәккә төшенкелек түгел, ә бәлки җылылык һәм көч килә.

2. 3 нче җөмләнең төрен билгелгез.
1) гади җөмлә;
2)теркәгечле тезмә кушма җөмлә;
3) иярченле кушма җөмлә;
4) катлаулы кушма җөмлә.

3. 2 нче җөмләдәге урган фигыленең төркемчәсен билгеләгез.

4. 3 нче җөмләдәге алып килә фигыле җөмләнең кайсы кисәге була, языгыз.

5. Хәбәрлекнең санына карап, 4 нче җөмләнең төрен билгеләгез.

6. Шарт хәле булган җөмләне табып, номерын күрсәтегез.

7. Тәмамлыклары тиңдәшләнеп килгән гади җөмләнең номерын күрсәтегез.

8. Җыючы теркәгече булган җөмләне табып, номерын күрсәтеге.

9. Ким җөмләне табып, номерын күрсәтегез.

10. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзләр кергән җөмләләрнең номерларын языгыз.

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез.


Вариант №7

(1) Кеше организмындагы барлык тереклек процесслары күп яктан аның ничек туклануына бәйләнгән. (2) Ризык – кешенең сәламәтлеге һәм эшкә сәләте чыганагы. (3) Ул организмны тукымалар төзү өчен материал белән тәэмин итә, тирә-як мохитнең төрле уңайсыз тәэсирләренә каршы торучанлыгын арттыра, эшкә сәләтен күтәрә.
(4) Ләкин кеше, даими сәламәт булсын, иҗади эшкә сәләтен сакласын өчен, организмына аеруча файдалы пропорцияләрдә һәм чагыштырмаларда, җитәрлек күләмдә төрле азыклар алырга тиеш. (5) Димәк, аның ашаган ризыгы шуның өстенә әле төрле-төрле дә булырга тиеш. (6) Бу яктан җиләк-җимеш, яшелчә, бал зур һәм алыштыргысыз ярдәмче була.

2. Барча яшәүче затларны белдерүче сүзне языгыз.

3. Чынбарлыктагы күренешләрне раслау яки инкяр итүгә карап, 2 нче җөмләнең төрен билгеләгез.

4. Ризык сүзе татар теленә кайсы телдән кергән?

5. 1 нче җөмләдән хәбәрне язып алыгыз.

6. Максат хәле булган җөмләне табып, номерын күрсәтегез.

7. Тиңдәш кисәкләре җыючы теркәгеч ярдәмендә бәйләнгән җөмләләрнең номерларын күрсәтегез.

8. Кереш сүзе булган җөмләне табып, номерын күрсәтегез.

9. Иясе дә, хәбәре дә исем белән белдерелгән җөмләне табып, номерын күрсәтегез.

10. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзләр кергән җөмләнең номерын языгыз.

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез.


Вариант №8

Әни

(1) Без әни белән урманга корыган ботаклар җыярга килдек. (2) Басу капкасыннан чыккач, кызыл яр кырыенда авыру кешедәй саламга төренеп утырган иске өебезне җылыту өчен, без көн саен шулай җилкә белән утын ташыйбыз. (3) Кышын да шулай, көзен дә.

(4) Әнинең кулында – озын ыргак. (5) Ул аны корыган ботакка эләктерә, һәм без аңа икәүләп асылынабыз. (6) Ботак шартлап сынгач, башка төшмәсен дип, читкә тайпылабыз.

(7) Шулай маташа торгач, көн дә кичекте. (8) Урманга кичке караңгы сирпелә башлады, ә безнең кайтасы җир ярыйсы ук ерак (урманнан авылны ике чакрым дип йөриләр).

(9) Мин үзем күтәрәсе бәйләмне киндерә белән бәйләдем дә әнигә булыштым. (10) Ул үзенә иң авыр ботакларны җыйган. (11) Шуның өстенә тагын миннән калган чыбык-чабыкны да үз бәйләменә сыйдырмакчы булып азаплана.

(12) – Җитәр инде, әни, бик авыр була, — дигәч, күтәрелеп карады. (13) Шул сүзне әйткәнгә күңеле булгандыр, күрәсең, елмаерга итте. (14) Тик, әллә бервакытта да көлеп гадәтләнмәгәнгә, әллә елыйсы килгәнгә, аның чырае яктырмады, әллә ничек кызганыч булып җыерылды гына.

(15) – Нишлим соң, улым? (16) Инде бер килгәч, күбрәк кайтсын дим. (17) Көннең-көн саен утын ташып син дә бик йөдәдең, әллә берәр көн килми калырбызмы диюем иде, — диде.

(18) Аның бәйләменнән бер-ике ботакны үземә алырга сузылгач, ул аларны бирмәде.

(19) – Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма. (20) Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма… сеңелләрең дә синең өстә… – (21) Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркамнан сыйпап: – (22) Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм, — дип төзәтеп куйды. (Гомәр Бәширов)

2. Татар сөйләменең үзенчәлеге булган ирен гармониясенә буйсынган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1) Алар мәңгегә синең белән.
2) Беренче укытучысын хөрмәт белән искә алмаган кешене минем очратканым юк.
3) Яшьлектә алган сабаклар онытылмый.
4) Сәер хәл бит!

3. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1) Аның бәйләменнән бер-ике ботакны үземә алырга сузылгач, ул аларны бирмәде.
2) – Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма.
3) Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма… сеңелләрең дә синең өстә…
4) Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркамнан сыйпап: – Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм, — дип төзәтеп куйды.

4. 12-15 нче җөмләләрдән иялек килешендәге зат алмашлыгын күчереп языгыз.

5. 4-8 нче җөмләләрдән аныклагыч булган җөмләнең санын языгыз.

6. 12-14 нче җөмләләр арасында кереш сүз булган җөмләнең номерын языгыз.

7. 7 нче җөмләдәге грамматик нигез(ләр)нең санын языгыз.

8. 2 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?

9. 12-16 нчы җөмләләрдән кушма сүзне табып языгыз.

10. 17-19 нчы җөмләләрдән иярченле кушма җөмләнең санын күрсәтегез.

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез.


Вариант №9

Үлемнән көчлерәк

(1) Немец тубы ата башлады. (2) Снарядлар бер ераграк, бер якынрак ярыла. (3) Ләкин Шамил әйтерсең боларны бөтенләй сизми дә иде. (4) Менә гитлерчылар кычкыра-кычкыра йөгерә башладылар. (5) Шул чакта Шамил ут ачты. (6) Гитлерчыларның сафлары төбеннән чалгы селтәп алгандай булды, берничә секунд эчендә эреп бетте.

(7) Шул чакта дзот янәшәсендә бер-бер артлы ике снаряд ярылды. (8) Шамил пулемётны тупка каршы борды. (9) Шамил ата башлау белән, снаряд та амбразурага тиеп ярылды…

(10) Шамил һәлак булган. (11) Соңыннан миңа сөйләделәр: Шамил үлгәндә дә пулемётын кулыннан ычкындырмаган.

(12) …Айлар, еллар үтәр. (13) Ротадагы бик күп автоматчылар кайсы кая таралып бетәр. (14) Карт солдат Василий Веденин да, яшь солдат Ибраһим Төхфәтуллин да җиңүдән соң өйләренә тыныч хезмәткә кайтып китәрләр. (15) Ротага яңа сугышчылар килерләр. (16) Шамил Әнвәров һәрвакыт исемлектә булыр. (17) Иртәнге һәм кичке проверка вакытларында уң флангтагы сугышчы горур тавыш белән һәр көн саен:

— Сержант Шамил Әнвәров Ватан даны өчен һәлак булды! – дип кычкырыр.

(18) Батырның исеме мәңге онытылмас. (19) Ул күктәге балкыш кебек һәрвакыт нур чәчеп торыр. (Габдрахман Әпсәләмов)

2. Татар сөйләменең үзенчәлеге булган ирен гармониясенә буйсынган сүзләр кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1) Немец тубы ата башлады.
2) Снарядлар бер ераграк, бер якынрак ярыла.
3) Ләкин Шамил әйтерсең боларны бөтенләй сизми дә иде.
4) Шул чакта Шамил ут ачты.

3. Кайсы җөмләдә антоним сүзләр кулланылган?
1) Снарядлар бер ераграк, бер якынрак ярыла
2) Шамил ата башлау белән, снаряд та амбразурага тиеп ярылды…
3) Соңыннан миңа сөйләделәр: Шамил үлгәндә дә пулемётын кулыннан ычкындырмаган.
4) Ротадагы бик күп автоматчылар кайсы кая таралып бетәр.

4. 10-12 нче җөмләләрдән чыгыш килешендәге исем булган җөмләнең номерын языгыз.

5. 16 нчы җөмләдән тамыр + ясагыч кушымча + бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән сүзне языгыз.

6. 12 нче җөмләдәге хәбәрне нинди синоним сүз белән алмаштырып була?

7. 9 нчы җөмләдә ничә грамматик нигез бар?

8. 9-11 нче җөмләләрдән иярчен тәмамлык җөмләнең номерын язып алыгыз.

9. Бирелгән җөмләләрнең кайсында өтер ике җөмлә чигендә куелган?
1) Снарядлар бер ераграк, бер якынрак ярыла.
2) Гитлерчыларның сафлары төбеннән чалгы селтәп алгандай булды, берничә секунд эчендә эреп бетте.
3) …Айлар, еллар үтәр.
4) Шамил ата башлау белән, снаряд та амбразурага тиеп ярылды…

10. 17-19 нче җөмләләрнең кайсында чагыштыру алымы кулланылган?

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез.


Вариант №10

Совет сугышчысы

(1) Карт сөйләргә кереште. (2) Ул русчаны начар белә иде. (3) Ләкин без әйтәчәк фикерләрне аның сүзләреннән генә түгел, аның интонациясеннән, аның торышыннан һәм аның барлык хәрәкәтеннән дә аңлап алдык.

(4) Елга буендагы төнге атышлардан соң, немецлар каты яраланган старшина Шәйхетдиновны шушы авылга алып кайтканнар һәм аңардан сорау алырга керешкәннәр. (5) Ләкин Шәйхетдинов аларга бертөрле дә җавап бирмәгән. (6) Шуннан соң аны ике немец кулларындагы резина таяклары белән аңыннан яздырганчы кыйнаган. (7) Егет егылган, канга баткан килеш пычракта озак аунап яткан. (8) Фашистлар, аны аңына китерергә теләп, өстенә салкын су сипкәннәр.

(9) Егет аңына килгәч, немец офицерлары аңардан тагын сораган:
— Иптәшләрең кайда синең? (10)Кая киттеләр алар? (11)Нинди мәгълүматлар алып киттеләр?.. – дигән.

(12) Егет җавап бирмәгән.

(13) – Юк, — дигән ул аларга нәфрәт белән, — мин сезгә, фашист этләргә, бертөрле дә җавап бирәчәк түгелмен!.. (14) Мин – совет сугышчысы! (15) Мин иптәшләремне, Ватанымны сатмыйм!.. (Гомәр Бәширов)

2. Татар сөйләменең үзенчәлеге булган ирен гармониясенә буйсынган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1) Егет җавап бирмәгән.
2) Юк, — дигән ул аларга нәфрәт белән, — мин сезгә, фашист этләргә, бертөрле дә җавап бирәчәк түгелмен!..
3) Мин – совет сугышчысы!
4) Мин иптәшләремне, Ватанымны сатмыйм!..

3. 13 нче җөмләдәге нәфрәт сүзенә синоним сүзне языгыз.

4. 6-9 нчы җөмләләрдән инфинитивны күчереп языгыз.

5. Калын хәрефләр белән бирелгән фигыльнең төркемчәсен языгыз.
Елга буендагы төнге атышлардан соң, немецлар каты яраланган старшина Шәйхетдиновны шушы авылга алып кайтканнар һәм аңардан сорау алырга керешкәннәр.

6. 6-8 нче җөмләләрдән җылы сүзенә антоним булган берәмлекне табып языгыз.

7. 2 нче җөмләнең грамматик нигезен язып алыгыз.

8. 4-7 нче җөмләләр арасыннан инкяр җөмләнең номерын билгеләгез.

9. Аныклагычка бәйле куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.
– Юк,(1) — дигән ул аларга нәфрәт белән,(2) — мин сезгә,(3) фашист этләргә,(4) бертөрле дә җавап бирәчәк түгелмен!..

10. 8-11 нче җөмләләрнең кайсында кире сүз тәртибе күзәтелә?

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез.


2016-01-06 18.24.422 — 10 нчы биремнәрне эшләп карарга:

  1. Вариант 1 — 10
  2. Вариант 11 — 15
  3. Вариант 16 — 20

 


Соңгы яңарту: 06.01.2016

Фикер алышу

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha