Тест тибындагы биремнәр

1. Фонетика фәне нәрсәне өйрәнә?
а) сүз ясалышын; б) телнең аваз төзелешен һәм сүз ясалышын; в) телнең аваз төзелешен.

2. Бирелгән сүзләр тезмә сүзләрме, сүзтезмәләрме?
Кара диңгез, киек каз юлы, тимер юл, күк күгәрчен, каен җиләге, кычкырып җибәрү.
а) сүзтезмә; б) тезмә сүз.

3. Ай-яй, җил көчле икән монда!.. (И. Гази)
Ай-яй ымлыгы: а) шатлану хисен белдерә; б) гаҗәпләнү хисен белдерә; в) курку хисен белдерә.

4. Артык җәенке булганда яки төп уйны аңлауга кыенлык тудырганда, кереш җөмлә ике яктан:
а) өтер белән аерыла; б) сызык белән аерыла; в) өтер һәм сызык белән аерыла.

5. Бу хакта бер генә мәртәбә әйтелмәде бит инде. (Х. Вахит)
Бу: а) инкяр җөмлә; б) раслау җөмлә.

6. Татар телендә -ау/-әү яки -яу/-яү дифтонгларына тәмамланган сүзләрдә иҗек һәм сүз азагында ишетелгән ирен-ирен [W] авазы: а) «у» хәрефе белән белдерелә; ә) «ү»хәрефе белән белдерелә; б) «вэ» хәрефе белән белдерелә; в) «эф»хәрефе белән белдерелә.

7. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүзе булган мәкальне билгеләгез: а) Хезмәте барның хөрмәте бар; ә) Күршелек кардәшлектән якын; б) Күршеләргә туй килсә, син дә капкаң ачып куй; в) Алтын җирдән табыла, белем — китаптан.

8. Кайсы рәттәге сүзләрдә күп нокталар урынына «ә» хәрефе языла?
а) мәгълүм…т, шәф…къ; ә) гыйб…рәт, һәл…кәт; б) тәгьлим…т, мәшәк…ть; в) һәмм…, хик…я.

9. Язылышы әйтелешенә туры килгән сүзләр генә булган рәтне күрсәтегез:
а) гадел, каләм; ә) табигый, иҗтимагый; б) киңрәк, шәхси; в) дөрес җавап бирелмәгән.

10. Агач атка атландыру, коры елгага батыру, сабын суына утырту дигән фразеологик әйтелмәләрнең синонимын табыгыз: а) алдалау; ә) сүз бирү; б) ярышта беренчелекне алу; в) тырышып эшләү.

11. Бирелгән өзектән синомимик рәтләрне табып, аларның санын түгәрәккә алыгыз:
Ә барыбер хисләр, уйлар Чиста, пакь, олы булды. Сөенүләр, сөелүләр,
Шатлыклар тулы булды. (Р.Фәйзуллин)

а) 2; ә) 3; б) 4; в) 1

12. Ялгыш тәрҗемәне табыгыз:
а) потребность — ихтимал; ә) общество — җәмгыять; б) справка — белен; в) возможность — мөмкинлек.

13. Сүзләрнең мәгънәләренә аңлатманы а) татарча-русча сүзлекләрдән; ә) аңлатмалы сүзлекләрдән; 6)
антонимнар сүзлегеннән; в) русча-инглизчә сүзлектән табарга мөмкин.

14. Җырлата сүзененең -лата өлеше —

а) бер бөтен кушымча; ә) ике кушымча; б) өч кушымча; в) фигыль ясагыч кушымча.

15. Бәйләгеч кушымчалар гына булган рәтне күрсәтегез:

а) -са/-сә, -ган/-гән; ә) -ның/-нең, -ма/-мә; б) -ыш/-еш, -чан/-чән; в) дөрес җавап бирелмәгән.

16. Түбәндәге исемнәрнең кайсылары фигыльдән ясалган?

а) үзгәреш, көчлелек; ә) уйсызлык, уңайсызлану; б) көчәнеш, сызым; в) дөрес җавап бирелмәгән.

17. Текстта ничә ясалма сүз бар?
Бу аклыкны, матурлыкны сөйләп аңлатып кына булмас иде. Мостафа бакча ягына караш ташлады. Шушы якты иртәдә аклыкка төренгән алмагачлар аның җанын кузгатып җибәрделәр. (Ф.Сафиннан)

а) 5; ә) 6; б) 7; в) 8.

18. Кайсы рәттә бер генә төркемәчәгә керә торган алмашлыклар бирелгән?

а) нинди, беркем, алар, үз; ә) шул, шуныкы, теге, кайчан; б) бөтен, һәрнәрсә, барлык, һәммә; в) һичкем, беркайчан, әллә кем, кемдер.

19. Чама саны булган җөмләне табыгыз:
а) Без баскычлар буйлап шул бишенче катка атлыйбыз. (А.Алиш) ә) Апрельнең тугызында, иртәнге сәгать сигездә эш башланды. (Г.Ахунов) б) Шаһбазның башы өчен меңнәрчә алтыннар вәгъдә кылынган икән. (Г.Ибраһимов); в) Ял итәбез дә тагын менәбез: берәү, икәү, өчәү, дүртәү, бишәү… тагын бик күп баскычлар менәбез. (А.Алиш)

20. Кайсы рәттә ялгыш фикер бирелгән?

а) -учы, -үче — исем фигыль кушымчалары; ә) фигыль — зат-сан белән төрләнә торган сүз төркеме; б) бик сүзе рәвеш сүз төркеменә карый; в) рус телендә 6 сузык аваз бар.

21. Төркемчәсе дөрес күрсәтелмәгән фигыльләр рәтен билгеләгез:

а) барасы — сыйфат фигыль; ә) бармас — шарт фигыль; б) барсын -боерык фигыль; в) бармаска — иңфинитив.

22. Җөмләнең фигыль белән белдерелгән кисәген ачыклап, барлык килеш сорауларына җавап бирә торган иярчен кисәк

а) аергыч дип атала; ә) тәмамлык дип атала; б) хәл дип атала; в) дөрес җавап бирелмәгән.

23. Кайсы рәттә синтаксик берәмлекләргә керми торган төшенчәләр күрсәтелгән?

а) җөмлә кисәкләре; ә) сүзтезмәләр; б) сүз төркемнәре; в) текст.

24. Җөмләнең иясе дә, хәбәре дә исем белән белдергән җөмләне билгеләгез:

а) Җир йөзендә телләр күп. ә) Аларның төгәл санын әйтү дә кыен. б) Кайбер галимнәр алты мең ярым тел бар дип исәплиләр, в) Ананың балага биргән иң зур бүләге — тел. (Р.Фәйзуллин)

25. Ялгыш җавапны билгеләгез. Синтетик бәйләүче чаралар:
а) бәйлек һәм бәйлек сүзләр; ә) теркәгеч һәм теркәгеч сүзләр; б) кушымчалар; в) янәшә тору.

26. Яңгырау, саңгырау пары юк, тел-аңкау тартыгы

а) [щ]; ә) [р]; б) [ч]; в) дөрес җавап бирелмәгән

27. Тартык авазлар чиратлашу күзәтелгән мәкальне билгеләгез:

а) Бауның озыны, сүзнең кыскасы яхшы; ә) Мактану хур итә, тыйнаклыкка ни җитә; б) Әдәпленең күлмәге сәдәпле, үзе матур гадәтле; в) Акыллы сүзен «мин» дип башламый.

28. [һәмзә] авазын белдергән хәрефле сүзләрдән генә торган рәтне табыгыз:

а) тәкъдир, мәкаль, тәэмин; ә) маэстро, сәгать, шигърият; б) мәсьәлә, Коръән, маэмай; в) тәэсир, мәгърифәт, шәфкать.

29. Кайсы рәттәге сүзләрдә күп нокталар урынына һ хәрефе языла?

а) мәш…үр, зин…ар; ә) сәя…әт, …әлакәт; б) и…ътибар, ка…вә; в) …әтер, а…ирәт.

30. Ак каеннар азмы далаларда,
Япандагы олы юлларда…
Беркайда юк ләкин, сезнең сыман
Сагындырган каен, беркайда! (Х.Туфан)

Шигырьдәге далаларда, юлларда, сагындырган сүзләрендә

а) бер модальлек, бер бәйләгеч; ә) икешәр модальлек; б) икешәр бәйләгеч кушымча бар; в) дөрес җавап бирелмәгән.

31. Сыйныфташларга сүзенең мәгънәле кисәкләргә дөрес бүленешен күрсәтегез:

а) сыйныф-таш-лар-га; ә) сый-ныф-таш-лар-га; б) сыйныф-та-ш- лар-га; в) сыйныф-таш-ла-рга.

32. Саксызлыктан сүзенең нигезен билгеләгез:

а) сак; ә) саксыз; б) саксызлык; в) саксызлыктан.

33. Ясагым кушымчалар ярдәмендә ясалган сүзләр рәтен табыгыз:

а) бәрәңге, көзгегә, җирләр; ә) кичке, җәен, күтәренке; б) укучы, укытучы, язучы; в) чирәм, көчек, чарага.

34. Фразеологизмның дөрес мәгънәсен табыгыз: Кот очу

а) ялгышу; ә) үпкәләү; б) курку; в) елау.

35. Шигырь юлларыннан омонимнарны табып, астына сызыгыз, төрен билгеләгез:
Салават күперен күрдем,
Шундый матур буялган!
Ялганын да ялган инде,
Ләкин матур бу ялган. (М.Галиев)

36. Сыйфат ясагыч кушымчаларны табыгыз:

а) -лап, -ләп; ә) -сыл, -сел; б) -лы, -ле; в) -рак, -рәк.

37. Җыю саны кергән җөмләне табыгыз: 

а) Митингка меңнәрчә кеше җыелган иде; ә) Театрда бишенче рәттәге урынга туры килдек; б) Без икәү иртән юлга чыктык; в) Концерт башланырга егерме минут вакыт калган иде.

38. Син әбиеңнең сүзен колагыңа да элмисең икән (Г.Мөхәммәтшин) җөмләсендә ничә җөмлә кисәге бар? а) 4; ә) 5; б) 6; в) 7.

39. Иярчен җөмләнең төрен билгеләгез.

Монда шулкадәр рәхәт, бер дә кайтасы килми.
а) иярчен аергыч җөмлә; ә) иярчен рәвеш җөмлә; б) иярчен күләм җөмлә; в) иярчен кире җөмлә.

40. Җөмләнең төрен дөрес билгеләгән рәтне күрсәтегез.

Ишеттем мин кичә: берәү җырлый. (Г.Тукай)
а) теркәгечсез тезмә кушма җөмлә; ә) теркәгечле тезмә кушма җөмлә; б) синтетик иярченле кушма җөмлә; в) аналитик иярченле кушма җөмлә.

41. Эндәш һәм кереш сүзләр җөмләдә

а) баш кисәкләр; ә) иярчен кисәкләр; б) аерымланган кисәкләр; в) модаль кисәкләр булып килә.

42. Җөмләләр тоташ текст барлыкка китерсен өчен, кайсы вариантны сайларга кирәк?

1) Чынлыкта ялгышабыз, шулай уйлап хаталанабыз икән без. 2) Бар син кышкы урманга, күр аның матурлыгын. 3) Әйе, әйе, без гадәттә чәчәкле, җиләкле җәйге урман гына гүзәл була дип уйлыйбыз. 4) Калын кар белән капланса да, агачларның яфраклары коелып бетсә дә, кышкы урманда тормыш, тереклек кайнап, гөрләп тора. 5) Урман кыш көне дә бик матур ул. (З.Хөснияр буенча)

а) 5, 3, 1, 2, 4; ә) 4, 5, 3, 2, 1; б) 3, 4, 2, 1, 5; в) 5, 4, 3, 1, 2.

Биремнәр.
1. Текстта боеру җөмлә кайсысы?
а) 5; ә) 1; б) 2; в) боеру җөмлә юк.
2. Туры тәмамлык кайсы җөмләдә бар?
а) 4; ә) 5; б) 3; в) 2.
3. Кайсы җөмләнең хәбәре фигыль белән белдерелмәгән?
а)2; ә)5; б)1; в)4.
4. Ничә җөмләдә синоним сүзләр бар?
а) 2; ә) 1; б) 3; в) берәү дә юк.
5. Кече тел ассимиляциясе күзәтелгән сүз кайсы җөмләдә?
а)5; ә)1; б)2; в)3.

43. [къ] авазы булган сүзләрдән торган булган рәтне табыгыз.

а) күлмәк, карга; ә) гаскәр, кагыйдә; б) аркан, аклык; в) көзге, кеше.

44. Борын ассимиляциясе чагылыш тапкан сүзләр төркемен билгеләгез:

а) унбер, төнбоек, унбиш; ә) урамнар, көннәр, түшәмнәр; б) сүзсез, тозсыз, күзсез; в) дөрес җавап бирелмәгән.

45. Тартык авазларны яңгырау һәм саңгырауларга бүлүне тәэмин иткән сөйләм органын билгеләгез:

а) авыз куышлыгы; ә) тавыш ярылары; б) борын куышлыгы; в) кече тел.

46. Хаталы сүз кергән җөмләне табыгыз:

а) Чыгарылыш имтиханнарына ныклап әзерләнүнең зарурилыгын һәркем белә; ә) Татар теленең сүзлек составы алынма сүзләр хисабына тагы да байый; ) Г.Исхакый әсәрләрендә халкыбызның тарихи үткәне киң сүрәтләнә; в) Мәкаль һәм әйтемнәрдә халык акылы чагылыш таба.

47. Хаталы җавапны табыгыз. Татар телендә килеп чыгышы буенча

а) гомумтөрки сүзләр; ә) алынма сүзләр; б) интернациональ сүзләр; в) ясалма сүзләр була.

48. Күчерелмә мәгънәле сүз булган рәтне күрсәтегез: а) яңгыр ява; ә) кар ява; б) боз ява; в) дөрес җавап бирелмәгән.

49. Бирелгән мисаллардан кәкре каенга терәтү фразеологизмына синоним сайлагыз: а) төпсез чанага утырту; ә) көймәсе комга терәлү; б) корыны бушка аудару; в) авызы белән кош тоту.

50. Кайсы рәттә кулланылыш активлыгы ягыннан өйрәнелми торган сүзләр төре күрсәтелгән?
а) актив яки пассив сүзләр; ә) яңа сүзләр; б) иске сүзләр; в) бер яки күп мәгънәле сүзләр.

51. Сүз ясалышы ягыннан караганда, кайсы рәт «артык»?

а) аучы; ә) килче; б) утынчы; в) ташчы.

52. Кайсы рәттәге сүзләргә модальлек белдерүче кушымча гына ялганган?

а) аксыл, тизрәк, алтышар; ә) китабым, чәчәкне, акчалата; б) укыганчы, килгәннәр, әйтеп; в) бармаганнар, кешеләрне.

53. Кайсы юлдагы сүзнең тамыры дөрес күрсәтелмәгән? а) киленнәрне (килен); ә) ашамлыклара (аш); б) алдындагы (ал); в) сызымнардан (сыз).

54. Билгесезлек алмашлыгы кергән җөмләне күрсәтегез.

а) Шул елны Сабир авылдан чыгып китте; ә) һәр вакыйга аның өчен кадерле иде; б) Яңа ел бәйрәменнән балалар да, олылар да ниндидер могҗиза, тылсым көтә; в) Беркайда да, беркайчан да сугыш афәте булмасын.

55. Ялгыш билгеләнгән сүз төркемен күрсәтегез:

а) кайтышлый — фигыль; ә) башка — бәйлек; б) җете — кисәкчә; в) матур -сыйфат.

56. һәрбер юлдагы артык сыйфатны табып, асларына сызыгыз:

а) үтә акыллы, йоп-йомшак, чем-кара, саргылт; ә) сап-салкын, иң яхшы, аксыл, өр-яңа; б) шомырт-кара, матуррак, дөм сукыр, кып-кызыл; в) әчкелтем, шоп-шома, куе яшел, тома сукыр.

57. Парлы мөнәсәбәтле сүзләрнең сорау алмашлыгы белән белдерелгән кисәге кайсы җөмлә составында килә? а) баш җөмлә составында; ә) иярчен җөмлә составында; б) баш җөмләдә дә, иярчен җөмләдә дә килә ала; в) дөрес җавап бирелмәгән.

58. Җөмләнең төрен дөрес билгеләгән очракны күрсәтегез:

Әни пешергән гөбәдия шундый тәмле иде!

а) иярчен хәбәр җөмләле кушма җөмлә; ә) иярчен аергыч җөмләле кушма җөмлә; б) иярчен тәмамлык җөмләле кушма җөмлә; в) гади җөмлә

59. Текстта баш килештә килгән ничә исем бар һәм аларның ничәсе туры тәмамлык?
Әле дә шул тел белән укыйм,
Язам һәм сөйләшәм.
Шул татар көе белән
Көйлим бер көй көйләсәм.
һәрвакыт шул тел белән :
Язган матур китап укыйм,
һәрвакыт шул тел белән
Тарих укыйм, хисап укыйм. (М.Гафури)

а) 9, 4; ә) 8, 5; б) 7, 6; в) 9, 5.

60. Күп нокталар урынына «ө» хәрефе языла торган сүзләр генә булган рәтне табыгыз:

а) г…мер, к…дрәт, х… рмәт; э) к…меш, м…барәк, т…бәк; б) г…реф-гадәт, тимер-т…мыр, м…нбәр; в) м…нәсәбәт, м…гъҗиза, б…җра.


Соңгы яңарту: 07.01.2016.

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha