Анализ
Анализ
1. Билгеләнгән сүзләргә морфологик, төпсез сүзенә фонетик анализ ясагыз.
Бик эссе, бик коры, төпсез күктән кызган тимердәй ап-ак кояш туп-туры аның күзенә карый. (Ә. Еники).
2. Бирелгән җөмләгә синтаксик анализ, билгеләнгән сүзләргә морфологик анализ ясагыз.
Шаян дусы хәзер кулбашлары салынган, йөзе кара-сары булып кипкән, күзләре нурсыз, үзе дәртсез бер казакъ хатынына әверелгән иде. (Г. Ибраһимов)
3. Җөмләгә синтаксик анализ ясагыз. Беркемнең сүзенә фонетик һәм морфологик анализ ясагыз.
Сулы көянтә-чиләкләр иңнәрне баса, ләкин авыл хәбәрләре сөйләнеп бетми торып, беркемнең дә кузгаласы килми. (Г. Ибраһимов).
Соңгы яңарту: 11.06.2015