Виртуаль факультатив татар һәм рус мәктәпләрендә белем алучы татар балалары өчен оештырыла. Биредә мин татарча хатасыз язарга өйрәнергә теләүче 5-11 нче сыйныф укучыларын көтеп калам. Факультативта тәкъдим ителәчәк материал берничә зур бүлектән торачак. I курс орфограммалар белән эшләүгә багышлана. Курс — блоклардан, һәр блок модульләрдән тора, кайбер модульләр берничә теманы берләштерә. Диагностик диктант язып караганнан соң, һәрберегез кайсы модульләр белән эшлисен үзе хәл итә, чөнки кайбер орфограммалар буенча сездә кыенлыклар бөтенләй булмаска да мөмкин. Шулай итеп, һәрберегез белем күтәрү траекториясен үзе билгели.

Факультатив эшендә катнашу ирекле, әмма яхшы нәтиҗәгә ирешү өчен, даими шөгыльләнергә, биремнәрне төгәл һәм үз вакытында үтәргә кирәк булачагын аңлыйсыздыр дип уйлыйм. Игътибар читкә юнәлмәсен өчен, җавапларны 2906000095@edu.tatar.ru адресына җибәрү сорала. Индивидуаль ярдәм кирәк булса да, миңа хат яза аласыз. Башкаларга да кызыклы булырдай сорауларны биредә язып калдырыгыз. Күпчелек биремнәр үз эшеңне үзең тикшерү һәм бәяләү алымы белән башкарыла. Уңышлар сезгә, кадерле укучылар!

Сайт картасы

Страницы

Статьи по разделам

Соңгы яңарту: 25.04.2015

_______

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha