«Орфограммалар белән эш» курсы турында

Нәрсә ул орфограмма?

Язу – телнең график формасы, ул аралашу өчен гаять әһәмиятле корал булып тора. Язу, эчтәлеге ягыннан төзек һәм кызыклы булып, орфографик яктан грамотасыз булса, ул уңай бәяләнә алмый. Хаталы язуны уку авыр, язучы әйтергә теләгән фикер дөрес аңлашылмый, ул сүзнең мәгънәсе бозыла. Ялгыш язу кешенең грамотасызлыгын күрсәтә, дәрәҗәсен төшерә, гомумән, аның турында тискәре фикер тудыра.

Әдәби тел грамматик закончалыклар, орфографик һәм орфоэпик кагыйдәләр белән нормалаша. Орфография – orthos (дөрес) һәм grapho (язам) дигән грек сүзләреннән тора. Ул – әдәби телдәгечә язу нормасы, фәнни нигезләнгән һәм дәүләт тарафыннан законлаштырылган кагыйдәләр системасы.

Орфографиянең төп берәмлеге – орфограмма. Орфограмма (грекчадан orthos — дөрес һәм gramma – хәреф, язу) – бертөрле әйтелүче сүзләр яки аларның өлешләре арасыннан дөрес вариантны телнең орфография принципларына һәм кагыйдәләренә нигезләнеп сайлап язу. Икенче төрле әйткәндә, орфограмма – сүзнең хаталы язарга мөмкин булган урыны (хәрефе, кушымчасы һ.б.), кагыйдәне куллану “ноктасы”.

Дөрес язу сүзләрне дөрес әйтүгә турыдан-туры бәйләнгән, шуңа күрә телнең орфоэпик нормаларын төгәл белгән кеше генә грамоталы яза ала. Телдән сөйләмне язмачага әйләндергәндә, без морфемадагы авазларны шартлы билгеләр — хәрефләр, морфемалар арасындагы бәйләнешләрне төрле график чаралар (аерым язу, кушып язу, сызыкча аша язу, юлдан юлга күчергәндә, сызыкча кую) белән күрсәтәбез. Сүзләрдә хәрефләр әйтелешкә туры китереп (мәсәлән, көл — “һәр авазның үз хәрефен язам”) һәм әйтелешкә туры китермичә дә (мәсәлән, сурәт — “авазларның үзенеке булмаган хәрефләрен дә язам”) языла. Билгеле бер кагыйдәгә нигезләнеп, әйтелешкә туры килмәгәнчә язу дөрес язу, ягъни орфограмма дип атала. Орфограмма урынында башка хәреф язсагыз, бу хата була. Шулай итеп, дөрес язу — орфограмма, дөрес язмау хата булып чыга.

Хата барлыкка килү сәбәпләре

Кулына каләм алып яза башлаган кешенең аңында һәрвакыт орфограмма белән хата арасыннан дөресен сайлау алу процессы бара. Орфограмма урынында хата барлыкка килүнең сәбәпләре күптөрле.

Беренче сәбәп сөйләүченең нинди дә булса җирле диалект үзенчәлегеннән аерыла алмавына һәм сөйләгәнчә язуына бәйләнгән. Бу типтагы хаталардан диалекталь сүзләрнең әдәби телдә әйтелеш һәм язылыш кагыйдәләрен үзләштерү юлы белән арынырга мөмкин.

Икенче сәбәп татар телендә әйтелеш белән язылыш арасында зур аерма булудан килә. Әйтергә кирәк: бу татар телендә генә түгел, башка телләрдә дә шулай. Мәгълүм булганча, 1920 – 1930 нчы елларда ике мәртәбә татар язуы алыштырыла. 1926 нчы елда халыкка мең ел хезмәт иткән гарәп язуы — латин графикасына, 1938 — 1939 нчы елларда латин язуы кириллицага (рус графикасына) күчерелә. Соңгы күчү ашык-пошык һәм бернинди әзерлексез генә башкарыла.  Рус алфавитына алты хәреф (ә, ө, ү, җ, ң, һ) кенә өстәлә дә татар сүзләрен рус хәрефләре белән бирү юллары (кагыйдәләр) уйлап табыла. Телебездәге байтак авазлар (мәсәлән, [қ], [ғ], [w], [’], [а], [ы᷃], [э᷃], [о᷃] һ.б.) «хәрефсез» кала. Аларны белдерү өчен, рус телендә шуларга охшашлырак аваз хәрефләре кулланыла башлый, бу авазларны аеру өчен, өстәмә кагыйдәләр уйлап чыгарыла. Нәтиҗәдә, бер төрле языла, икенче төрле укыла торган бик күп сүзләр барлыкка килә (мәсәлән, [қәдэрлэ] — кадерле, [сәғәт] — сәгать һ.б.). Бу хәл язуда бик күп хата барлыкка китереп кенә калмый, сүзләрнең әйтелешен бозуга да китерә.

Өченче сәбәп шунда: теләсә кайсы телдәге күренеш һәм фактларның барлык үзенчәлекләре дә аерым кагыйдә һәм искәрмәләрдә чагылып бетмәскә мөмкин, чөнки тел үсеше — ул даими процесс. Татар теле орфоэпиясе, орфографиясе лингвистик (чит телләр, үз телебезнең диалектлары, гади сөйләм) һәм экстралингвистик (иҗтимагый үзгәрешләр, сөйләүче яки язучының психологиясе, стиль максатлары) йогынтылар кичерә. Бу хәлне исәпкә алмау китап, газета һәм журнал битләрендә бер үк сүзне төрлечә язуга китерә. Нәтиҗәдә орфографик вариантлар барлыкка килә, һәм алар сүзлекләргә дә теркәлә. Ә сүзлекләргә теркәлгән орфограммалар норма буларак кабул ителә.

Татар орфографиясе түбәндәге принципларга нигезләнә.

  1. Фонетик принцип – сүзне ишетелгәнчә язу. Мәсәлән, өзелгән, ерак, иләк.  Татар телендә сүзләр, башлыча, фонетик принцип буенча языла. Шуңа күрә телебездәге күп кенә фонетик закончалыклар, аваз үзгәрешләре язуда да чагылыш таба. Мәсәлән, татар телендә кушымчаларның калын һәм нечкә вариантлары, кайберләренең яңгырау һәм саңгырау тартыкларга башланган вариантлары бар.
  2. Морфологик принцип – сүзләрнең мәгънәле кисәкләре (морфемаларның) бөтенлеген саклап язу. Бу принцип буенча язганда, әйтелештәге үзгәрешләр язылышта чагылыш тапмый. Мәсәлән, [тоссос] – тозсыз,  [умбиш] – унбиш. Җанлы сөйләмдә нинди генә үзгәрешләр булса да, сүз һәм кушымчаларның баштагы язылышы саклана. Рус теле орфографиясе морфологик принципка нигезләнә.
  3. Тарихи-традицион принцип – сүзләрнең элекке язылышын саклап язу. Инглиз һәм француз телләре орфографиясе әлеге принципка нигезләнә, шуңа күрә бу телләрдә әйтелеш белән язылыш арасында зур аерма бар. Татар телендә бу принцип гарәп хәрефләре белән язуда төп урынны тоткан. Хәзерге орфографиядә бу принцип цифрлар белән язылган саннар янында кушымчалар язу үзенчәлегендә чагылыш таба таба. Мәсәлән, алар элек тә сызыкча аша язылмаган, хәзер дә сызыкчасыз языла: 23 әр кеше, 30 лап укучы, температура 0° тан түбән.
  4. График принцип – рус-европа телләреннән кергән сүзләрне, кайбер гарәп-фарсы алынмаларын шул телдәгечә язу: сәлам, һәлак, телефон, троллейбус. Ләкин телебезгә күп еллар элек (күпчелек очракта 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәрге чорда) кергән сүзләр татар теле кагыйдәләренә нигезләнеп әйтелә һәм шул әйтелешкә нигезләнеп языла: бүрәнә, эшләпә.
  5. Дифференциаль принцип – телдәге омонимик очракларны аеру өчен, сүзләрне төрлечә язу. Мәсәлән, ак сакал (нинди сакал?) – сыйфат һәм исемнән торган сүзтезмә, аксакал (кем?) – исем сүз төркеменә керә торган кушма сүз.
  6. Экономия принцибы – урынга экономия ясау һәм тиз язу өчен, күпчелек кешегә аңлаешлы сүзләрне кыскартып язу. Мәсәлән, һ.б., һ.б.ш., БМО, ТР.

Галимнәр орфограммаларның теоретик һәм гамәли төрләрен аерып чыгаралар. Теоретик орфограммаларны кагыйдәгә нигезләнеп язуда бернинди кыенлык юк. Моның өчен кагыйдәне аңлап үзләштерү һәм ныгыту да җитә. Ә менә чыгармаларда күрсәтелгән,  кагыйдәләргә буйсынмаган гамәли орфограммаларны бары тик системалы рәвештә бик күп практик күнегүләр эшләү дәвамында яки истә калдыру, ятлау юлы белән генә өйрәнергә мөмкин.

 

Авыр орфограммалар сүзлекчәсе

Татар орфографиясенә багышланган материаллар исемлеге, тәкъдим ителгән сүзлекләр

_______

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha