Тестлар

1. Татар, рус, инглиз, гарәп, төрек – ____________________________.
1) илләр
2) килешләр
3) милләтләр
4) ашлар
2. Сәгать ничә? Тугызынчы ярты.
1) 9:30
2) 10:30
3) 8:35
4) 8:30
3. Ул әдәбият _____________ кызыксына.
1) турында
2) белән
3) аркылы
4) саен
4. Ак барс халыкның ________________ белдерә.
1) сәламәтлеген
2) матурлыгын
3) белем дәрәҗәсен
4) көчен
5. Дустым еланнан ___________________.
1) соклана
2) курка
3) ярдәм итә
4) кызыксына
6. Бүген җомга. Кичә ___________________ иде.
1) чәршәмбе
2) пәнҗешәмбе
3) шимбә
4) якшәмбе
7. Күренекле рус рәссамы И.Шишкин _____________ шәһәрендә туган.
1) Бөгелмә
2) Чистай
3) Әлмәт
4) Алабуга
8. Аның ___________ буласы килә.
1) төзергә
2) төзүче
3) төзи
4) төзелеш
9. XXI гасыр укучысы _____________ булырга тиеш.
1) максатчан
2) ялкау
3) тәртипсез
4) әдәби
10. Татарстанның опера һәм балет театры __________ исемен йөртә.
1) Габдулла Тукай
2) Кәрим Тинчурин
3) Муса Җәлил
4) Галиәсгар Камал

11. Итәк, чалбар, күлмәк – _____________.
1) аяк киемнәре
2) баш киемнәре
3) өс киемнәре
4) ризыклар
12. Язын кар _____________.
1) ага
2) эри
3) исә
4) җылыта
13. Без туган җиребезнең _____________ сокланабыз.
1) матурлыгы
2) матурлыгына
3) матурлыгыннан
4) матурлыкка
14. Күренекле галим Әбрар Кәримуллин бөтен гомерен татар __________тарихын өйрәнүгә багышлаган.
1) сәнгате
2) китабы
3) театры
4) әдәбияты
15. Сабан туе батырына ______________ бирәләр.
1) сыер
2) тәкә
3) кәҗә
4) ат
16. Поезд сәгать ничәдә китә? Унтугыз сәгать унсигез минутта.
1) 19.15
2) 18.18
3) 20.19
4) 19. 18
17. “Шүрәле” поэмасын кем язган?
1) Фәрит Яруллин
2) Фәнис Яруллин
3) Габдулла Тукай
4) Муса Җәлил
18. Татар теленә иң якын тел — ___________ теле.
1) удмурт
2) башкорт
3) төрек
4) үзбәк
19. Апам фәнни-тикшеренү институтында эшли. Ул — _____________ .
1) гыйльми хезмәткәр
2) хәрби хезмәткәр
3) тегүче
4) шәфкать туташы
20. Мин рус теленнән __________ алдым.
1) бишлек
2) «биш»ле
3) бишәү
4) бишәр

21. Тегүче, төзүче, тәрҗемәче – ____________________________.
1) әсәрләр
2) туганнар
3) һөнәрләр
4) кагыйдәләр
22. Аксыл, ямь-яшел, куе зәңгәр — ___________________.
1) саннар
2) исемнәр
3) төсләр
4) ашамлыклар
23. Сабан туе – татар халкының _____________ бәйрәме.
1) дини
2) милли
3) гаилә
4) үзешчән
24. Кышын балалар кошларга ________________ ясыйлар.
1) җирлек
2) җимлек
3) җиләк
4) җилкә
25. Кызыл китапта ___________________ теркәлгән.
1) сирәк очрый торган хайваннар һәм үсемлекләр
2) еш очрый торган хайваннар һәм үсемлекләр
3) кыргый хайваннар һәм кошлар
4) йорт хайваннары
26. Кош теле, бавырсак, талкыш кәләвә — ___________________ .
1) ит ризыклары
2) сөт ризыклары
3) камыр ашлары
4) җиләк-җимеш
27. Ел саен Казанда күренекле балет остасы _____________ исемендәге фестиваль уздырыла.
1) Федор Шаляпин
2) Рудольф Нуриев
3) Нәҗип Җиһанов
4) Василий Качалов
28. Нарат урманы һавасы кеше ____________ аеруча файдалы.
1) кебек
2) аша
3) саен
4) өчен
29. Татарстанда икенче зур елга — _____________.
1) Нократ
2) Кама
3) Мишә
4) Агыйдел
30. Татар халкының иң гүзәл сыйфатларының берсе — __________ .
1) шахмат уйнау
2) ачык йөзле булу
3) кунакка йөрмәү
4) китап яратмау


Соңгы яңарту: 24.06.2015

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha