Сөйләм ситуациясенә караган биремнәр

I. Сөйләм ситуациясенә туры килгән репликаларны языгыз.

  1. Спроси у учителя, когда начнутся экзамены.
  2. Посоветуй сестре посмотреть новый спектакль в театре Камала.
  3. Поинтересуйся у продавца, есть ли у них диски с татарскими песнями.
  4. Скажи, что ты получил электронное письмо от друга.
  5. Уточни у прохожего, где находится речной порт.
  6. Позвони в театр и узнай, во сколько часов начинается спектакль.
  7. Попроси у друга толковый словарь татарского языка.
  8. Посоветуй одноклассникам купить русско-татарский разговорник.
  9. Скажи, что ты не смог ответить на эти вопросы.
  10. Спроси у учителя, какие слова нужно повторить дома.
  11. Предложи другу (подруге) сходить на новый фильм.
  12. Поблагодари друзей за то, что они пригласили тебя в гости.
  13. Скажи, что Казань является третьей столицей России.
  14. Скажи, что ты из Татарстана, но не из Казани.
  15. Посоветуй гостям посетить исторический центр столицы.

II. Сораулар бирегез.

  1. Сез башка шәһәрдә яки чит илдә сәяхәт итәсез, ди. Экскурсоводка нинди сораулар бирерсез? 5 сорау языгыз.
  2. Сез Татарстанның Милли музеена килдегез, ди. Экскурсоводка нинди сораулар бирерсез? 5 сорау языгыз.
  3. Сез чит илдән килгән яшьтәшегез белән очраштыгыз, ди. Аңа чит илдә югары белем алу турында нинди сораулар бирерсез? 5 сорау языгыз.

III. Диалог төзү. Кирәкле репликаларны өстәп языгыз.

Диалог №1.

— ______________________________________________________?
— Миңа аеруча шәһәрнең үзәге ошый.
— _______________________________________________________?
— Мин Ирек мәйданында булырга яратам.
— _______________________________________________________?
— Анда тарихи биналарга сокланырга мөмкин.
— ___________________________________________________________?
— Тагын миңа Меңьеллык паркы ошый.
— ___________________________________________________________?
— Казанның 1000 еллык уңаеннан.
— ________________________________________________________________?
— Күренекле татар шагыйре Кол Галигә.
— _______________________________________________________________?
— Минемчә, аларга бик ошый.
— _____________________________________________________________?
— Казан тагын да матурланды.
— ____________________________________________________________?
— Чөнки Универсиада үткәрелә.
— _____________________________________________________________?
— Әйтә алмыйм.

Диалог №2.

— Сәлам!
— __________________!
— Хәлләр ничек?
— ______________________________________.
— Якшәмбе көнне нишләргә җыенасың?
— ________________________________________________.
— Кем белән?
— _________________________________.
— Сәгать ничәдә башлана?
— ___________________________________.
— Билетлар алдыгызмы инде?
-_________________________________________.
— Ничә сум?
— _________________________________________.
— Минем дә барасым килә. Синдә артык билет юкмы?
— ___________________________________________.
— Рәхмәт сиңа.
— ___________________________________________.
— Кайда очрашабыз?
— _____________________________.

Диалог №3.

— Гафу итегез, бу нинди урам?
— ______________________________________ .
— Ә шәһәр үзәгенә ничек барып була?
— ________________________________________________ .
— Кайсы тукталышта чыгарга кирәк?
— _____________________________________________ .
— Җәяү озакмы?
— _____________________________________________ .
— Шәһәр үзәгендә нинди музейлар бар?
-________________________________________________________ .
— Милли музей кайсы урамда урнашкан?
______________________________________________________ .
— Музей сәгать ничәгә кадәр эшли? Беләсезме?
— ______________________________________________________ .
— Мин Казанда беренче тапкыр, шуңа күрә сорыйм. Тагын кая барырга мөмкин?
— ____________________________________________________ .
— Рәхмәт Сезгә.
— _____________________________. Хәерле юл!
— _____________________________.

 IV. Дустыгызга киңәш бирегез.

  1. Сәламәт булу өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк? Дустыгызга 5 киңәш бирегез.
  2. Бәхетле булу өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк? Дустыгызга 5 киңәш бирегез.
  3. Татарча яхшы белү өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк? Дустыгызга 5 киңәш бирегез.

V. Поставь вопросы к выделенным словам.

1. Кышның соңгы ае – февраль башлана. 2. Яңа гына яуган ап-ак кар күзләрне камаштыра. 3. Салкыннан битләр алсулана. 4. Хәзер кышның иң матур вакыты. 5. Спорт сөючеләр чаңгыда, тимераякта шуа. 6. Сез минем әниемне беләсезме? 7. Минем әнине бөтен кеше ярата. 8. Мин аны бар кешеләрдән дә артыграк яратам. 9. Балаларны, апаларны, әниләрне авырулардан котылдыруы өчен яратам. 10. Минем әнием табибә. 11. Үсемлекләр – кешенең яшел дуслары. 12. Алар кешегә азык, кием бирә. 13. Үсемлекләр кеше сулый торган һаваны чистарта. 14. Кешеләр агачтан матур-матур йортлар сала. 15. Без һәрвакыт үсемлекләрне сакларга тиеш.

VI. Составь и запиши диалог, используя текст.

Текст №1. Кеше белән табигать гел бергә. Табигать ул – яшел урманнар, чәчәкле болыннар, күлләр, елгалар. Кеше табигатьтән кыюлыкка, батырлыкка, сабырлыкка өйрәнә. Кеше – табигатьне, табигать кешене бизи. Кеше табигатьтән башка яши алмый. Табигатне кем сакларга тиеш? Табигатне барыбыз да: син дә, мин дә, башкалар да сакларга тиеш.

Текст №2. Минем апам бар. Ул матур, яхшы күңелле кыз. Аның исеме Алина. Апа тырышып укый. Ул өйдә дә бик күп эшли: төрле ашлар, өчпочмак һәм бәлеш пешерә. Апа пешергән ашлар, өчпочмаклар, бәлешләр бик тәмле. Мин дә, сеңелем дә апага булышабыз. Мин дә, сеңелем дә ападан үрнәк алабыз. Безнең апада яхшы сыйфатлар бик күп.

Текст №3. Без Татарстан Республикасында яшибез. Татарстанда төрле халыклар, мәсәлән, татарлар, руслар, чувашлар һ.б. яши. Татарлар тагын Мәскәүдә, Башкортстанда, Чувашиядә, Мордовиядә, Украинада, Белорусиядә дә яши. Самара, Чиләбе, Волгоград, Саратов, Ульяновск өлкәләрендә дә татарлар күп яши. Татарлар чит илләрдә дә, мисал өчен, Америкада, Кытайда, Австралиядә, Финляндиядә яшәүчеләр байтак.


Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты.

Соңгы яңарту: 24.06.2015

Фикер алышу

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha