Грамматик нигез
Грамматик нигезне табу
Подчеркни подлежащее и сказуемое.
- Без кичә, дәресләр беткәч, Г. Камал исемендәге театрга бардык.
- Бина унике катлы.
- Сез, вакытыгыз булса, спектакльләргә йөрисезме?
- Сез хәзер театрдамы әллә өйдәме?
- Сез караган спектакль кызыклымы?
- Син театрга Марат белән ул чакырганда йөрисеңдер?
- Марат синең дустыңмы?
- Укытучы сораганда, син һәрвакыт җавап бирәсеңме?
- Көн җылы, шуңа күрә без урамда уйныйбыз, чаңгыда шуабыз.
- Мин укыйм, энем рәсем ясый, сеңелем әби сөйләгәнне тыңлый.
- Без теләгәндә, әни төрле ашлар пешерә, әби камыр ризыклары әзерли.
- Әни пешергән ашлар, әби әзерләгән камыр ризыклары тәмле, шуңадыр барыбыз да яратып ашыйбыз.
- Без бүген зоопаркка барабыз.
- Кем тели, шул тырышып укый ала.
- Мин әтием белән ул эшләгән автопаркка бардым.
- Синең әниең кайсы мәктәптә эшли?
- Әниең эштә вакытта нишлисең?
- Мин өйдә, дустым, син урамдамы?
- Без укыган мәктәп биш катлы.
- Әнием һәм әтием эштән кайткач, өйдә матурлык арта.
- Син кайсы язучылар язган әсәрләрне яратып укыйсың?
- Әтием газета укый, әнием җыр тыңлый, мин китап укыйм.
- Мәктәптә кемдер сорый, кемдер җавап бирә.
- Әниең һәм әтиең әйткәнне һәрвакыт тыңла.
Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты Соңгы яңарту: 24.06.2015
Фикер алышу