Текст буенча биремнәр

I. Текст №1.

Мәрхәмәтле бала

1) Арыслан терәксез урындыгын караватка якынрак тартып утырды. 2) Әнисенең ак тышлы юрган өстендә хәлсез яткан чамадан тыш ябык, озын бармаклы сары кулларын күргәч, күңеле әллә нишләп тетрәп китте. 3) Нинди көчле иде бу куллар! 4) Хәзер аларга берни кирәкми, аларны берни кызыксындырмый, алар бернәрсәгә дә үрелмиләр.
5) – Әни, хәлең ничек? – диде Арыслан, күңелендә тыелгысыз бер кызгану хисе уянганын сизеп.
6) – Син кем соң?
7) – Улың мин, әни.
8) – Улым… Кайсы улым?
9) Карчыкның көчәнеп әйтүдән авызы кыегаеп китте.
10) – Бу мин, әни, Арыслан.
11) Карчык аны, ниһаять, таныды бугай, юрганны дерелдәтеп, бөтен гәүдәсе белән бер сулкылдап алды, керфек төбенә бер тамчы күз яше агып чыкты. 12) Урам якта тәрәзә буенда ук утырган әтисенең шыгырдавыклы тавышы ишетелде:
— Барыгыз, керегез, берегез дә калмый керегез.
13) Арыслан, үзе дә сизмәстән, тәрәзәгә борылып карады. 14) Капкадан, бик ашыгып, Фәйрүзә апасы кереп килә иде. 15) Арысланның эченә җылы йөгерде. 16) Коткарса, менә Фәйрүзә апасы коткара инде аны. 17) Чыннан да, Фәйрүзәнең ишектән аяк атлавы ук өй эченә көтелмәгән җанлылык, тормыш алып керде. 18) Керә керешли, бөтен йөзе белән елмаеп, Арысланга: “Исәнме, энем”, — дип дәште, туганнарча бик якын итеп, кул биреп күреште. 19) Бүтән берни сорашмыйча, Арысланның да монда килеп чыгуын ягымлы күз карашы белән хуплап, әнисе янына килде. 20) Ул арада Фәйрүзә зур җылы кулын әнисенең башына куеп карады, авыруның кулларын үзенең учына алып, сулышы белән өреп җылытты, баш астындагы мендәрен рәтләде һәм инде торып баскан, кулларын кушырып, нишләргә белми аптырап торган Арысланга теге якка чыгып тор дип ым какты.
21) Арыслан аңа буйсынды, апасына күңеленнән рәхмәтләр укып, шундук теге якка чыгып китте. 22) Фәйрүзә бер үк вакытта усал-кырыс та һәм нечкә күңелле, мәрхәмәтле дә иде. 23) Әбиләрен – йөз яшәр Йөзлекәй карчыкны да – шушы ирдәүкә кыз тәрбияләп озатты. 24) Әнисе Мәгыйшә аны өемнең бусагасыннан атлатмыйм дип куркытты, баласын бала итеп тә танымады. 25) Бер уйласаң, Фәйрүзә шуларны күңеленә авыр бер төен итеп төйнәп куярга да менә хәзер әнисенә әйләнеп тә карамаска тиеш иде. 26) Юк, килгән, кулларын кулына алып җылыта, мендәрләрен рәтли. 27) Бирсә дә бирер икән табигать моңа мәрхәмәт! 28) Халыкта гомер-гомергә килә торган ата-анага карата мәрхәмәтле булу – менә шушыдыр инде ул… (Г. Ахуновтан)

Тестлар
1. Кайсы җөмләдә саңгырау тартыклардан гына торган сүзләр бар?
1) Арыслан терәксез урындыгын караватка якынрак тартып утырды. 2) Әнисенең ак тышлы юрган өстендә хәлсез яткан чамадан тыш ябык, озын бармаклы сары кулларын күргәч, күңеле әллә нишләп тетрәп китте. 3) Нинди көчле иде бу куллар! 4) Хәзер аларга берни кирәкми, аларны берни кызыксындырмый, алар бернәрсәгә дә үрелмиләр.
2. Ирен гармониясенә буйсынган сүз кайсы җөмләдә?
1) Юк, килгән, кулларын кулына алып җылыта, мендәрләрен рәтли. 2) Бирсә дә бирер икән табигать моңа мәрхәмәт! 3) Халыкта гомер-гомергә килә торган ата-анага карата мәрхәмәтле булу – менә шушыдыр инде ул… 4) Дөрес җавап юк.
3. Кече тел (увуляр) ассимиляциясе булган сүз кайсы җөмләдә?
1) Нинди көчле иде бу куллар! 2) Хәзер аларга берни кирәкми, аларны берни кызыксындырмый, алар бернәрсәгә дә үрелмиләр. 3) – Әни, хәлең ничек? – диде Арыслан, күңелендә тыелгысыз бер кызгану хисе уянганын сизеп. 4) – Син кем соң?
4. Кайсы сүздә 7 хәреф, 9 аваз бар?
1) Арыслан; 2) терәксез; 3) якынрак; 4) кирәкми.
5. Кайсы җөмләдәге сүзләрдә арткы рәт сузыклары гына бар?
1) – Улың мин, әни. 2) – Улым… Кайсы улым? 3) – Әни, хәлең ничек? – диде Арыслан, күңелендә тыелгысыз бер кызгану хисе уянганын сизеп. 4) – Син кем соң?
6. Кайсы җөмләдәге сүзләр яңгырау тартыклардан гына төзелгән?
1) Хәзер аларга берни кирәкми, аларны берни кызыксындырмый, алар бернәрсәгә дә үрелмиләр. 2) – Әни, хәлең ничек? – диде Арыслан, күңелендә тыелгысыз бер кызгану хисе уянганын сизеп. 3) – Улың мин, әни. 4) Арыслан, үзе дә сизмәстән, тәрәзәгә борылып карады.
7. Иң күп иҗекле сүз кайсы җөмләдә?
1) Әнисе Мәгыйшә аны өемнең бусагасыннан атлатмыйм дип куркытты, баласын бала итеп тә танымады. 2) Бер уйласаң, Фәйрүзә шуларны күңеленә авыр бер төен итеп төйнәп куярга да менә хәзер әнисенә әйләнеп тә карамаска тиеш иде. 3) Юк, килгән, кулларын кулына алып җылыта, мендәрләрен рәтли. 4) Бирсә дә бирер икән табигать моңа мәрхәмәт!
8. Кайсы сүзләрдә алфавитта аерым хәрефләре булмаган тартык авазлар бар?
1) арада, Фәйрүзә, җылы; 2) кулын, авыруның, Арысланга; 3) үзенең, учына, сулышы; 4) аптырап, инде, һәм.
9. Кайсы җөмләдә исем фигыль аергыч булып килгән?
1) Әнисенең ак тышлы юрган өстендә хәлсез яткан чамадан тыш ябык, озын бармаклы сары кулларын күргәч, күңеле әллә нишләп тетрәп китте. 2) Нинди көчле иде бу куллар! 3) Хәзер аларга берни кирәкми, аларны берни кызыксындырмый, алар бернәрсәгә дә үрелмиләр. 4) – Әни, хәлең ничек? – диде Арыслан, күңелендә тыелгысыз бер кызгану хисе уянганын сизеп.
10. Кайсы җөмләдә өч урында юклык алмашлыгы кулланылган?
1) Фәйрүзә бер үк вакытта усал-кырыс та һәм нечкә күңелле, мәрхәмәтле дә иде. 2) Әбиләрен – йөз яшәр Йөзлекәй карчыкны да – шушы ирдәүкә кыз тәрбияләп озатты. 3) Хәзер аларга берни кирәкми, аларны берни кызыксындырмый, алар бернәрсәгә дә үрелмиләр. 4) Нинди көчле иде бу куллар!
11. Йөкләтү юнәлешендәге ике фигыль кайсы җөмләдә?
1) Керә керешли, бөтен йөзе белән елмаеп, Арысланга: “Исәнме, энем”, — дип дәште, туганнарча бик якын итеп, кул биреп күреште. 2) Бүтән берни сорашмыйча, Арысланның да монда килеп чыгуын ягымлы күз карашы белән хуплап, әнисе янына килде. 3) Әнисе Мәгыйшә аны өемнең бусагасыннан атлатмыйм дип куркытты, баласын бала итеп тә танымады. 4) Бер уйласаң, Фәйрүзә шуларны күңеленә авыр бер төен итеп төйнәп куярга да менә хәзер әнисенә әйләнеп тә карамаска тиеш иде.
12. Кереш сүз булган җөмләне билгеләгез.
1) – Улың мин, әни. 2) – Син кем соң? 3) Карчык аны, ниһаять, таныды бугай, юрганны дерелдәтеп, бөтен гәүдәсе белән бер сулкылдап алды, керфек төбенә бер тамчы күз яше агып чыкты. 4) – Бу мин, әни, Арыслан.
13. Аерымланган аныклагыч кайсы җөмләдә?
1) Әбиләрен – йөз яшәр Йөзлекәй карчыкны да – шушы ирдәүкә кыз тәрбияләп озатты. 2) Арыслан аңа буйсынды, апасына күңеленнән рәхмәтләр укып, шундук теге якка чыгып китте. 3) Фәйрүзә бер үк вакытта усал-кырыс та һәм нечкә күңелле, мәрхәмәтле дә иде. 4) Әнисе Мәгыйшә аны өемнең бусагасыннан атлатмыйм дип куркытты, баласын бала итеп тә танымады.
14. Кайсы җөмләдә «тамыр + ясагыч кушымча + бәйләгеч кушымча + бәйләгеч кушымча» схемасына туры килгән сүз бар?
1) Әнисенең ак тышлы юрган өстендә хәлсез яткан чамадан тыш ябык, озын бармаклы сары кулларын күргәч, күңеле әллә нишләп тетрәп китте. 2) Арыслан терәксез урындыгын караватка якынрак тартып утырды. 3) Нинди көчле иде бу куллар! 4) Дөрес җавап юк.

Биремнәр.
15. Хәбәре сыйфат белән белдерелгән җөмләнең номерын языгыз.
16. Аерымланган рәвеш хәле булган җөмләләрнең номерларын языгыз.
17. Күптезмәле катлаулы кушма җөмләнең номерын языгыз.
18. 24 нче җөмләдәге сүзтезмәләрне языгыз.
19. Тиңдәш кисәкләре булган җөмләләрнең номерларын языгыз.
20. 5 нче, 17 нче, 20 нче җөмләләрдән сыйфат фигыльләрне язып алыгыз.
21. 13 нче, 18 нче җөмләләрдәге рәвешләрнең төркемчәләрен билгеләгез.
22. 13 нче җөмләнең төрен билгеләгез.
23. 19 нчы, 22 нче һәм 25 нче җөмләләрдәге да, дә, та, тә сүзләренең кайсы сүз төркемнәренә керүен языгыз.
24. 12 нче һәм 15 нче җөмләләрдән күчерелмә мәгънәле сүзләрне языгыз.
25. Мәрхәмәтле сүзенең синонимнарын языгыз.

26. Текстта тыныш билгеләреннән сызык еш очрый. Алар ни өчен куелган? Кагыйдәләрен языгыз. Фикерләрегезне җөмләләрнең номерларын күрсәтеп раслагыз.

II. Текст №2.

Нәкый Исәнбәт

1) Сынаганыгыз бардыр: кайбер исемнәрдә ирексездән игътибарны үзенә тарта торган ниндидер бер көч була. 2) Андый исем һәрвакытта кызыксыну уята, гел нидер көтәргә мәҗбүр итә… 3) Моның сере, әлбәттә, исемнең үзендә түгел, ә иясендә. 4) Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемен бизи. 5) Бу хакыйкать Нәкый Исәнбәткә аеруча туры килә: ул үзе, бары тик үзе исемен олы, мактаулы, хөрмәтле итте.
6) Без бик хаклы рәвештә Нәкый Исәнбәтне галим дибез. 7) Аның гыйльми эшләре әдәби хезмәтләреннән һич тә ким түгел. 8) Иң элек ул тел хәзинәбезне өйрәнүдә, туплауда, тәртипкә салуда бик күп эшләде. 9) Аннары халкыбызның фольклор байлыгын җыю, өйрәнү эшенә гаять зур хезмәт куйды. 10) Калын томнар булып чыккан халык мәкальләре җыелмасын әнә шул олы хезмәтнең беренче зур, җитди нәтиҗәсе итеп карарга кирәк. 11) Болар өстенә, тагын язучының кулында озак еллардан бирле җыелып, томнар тәшкил итәрлек дәрәҗәдә тупланган, гыйльми нигездә тәртипкә салынган татар мәзәкләре, табышмаклары, җырлары, такмазалары бар. 12) Инде без аның борынгы әдәбият язмаларын өйрәнү, аннары драматургия, поэзия буенча теоретик мәкаләләр язу кебек хезмәтләрен дә искә алсак, бу затның эшчәнлегенә гаҗәпләнмичә һәм сокланмыйча һич мөмкин түгел. 13) Әдип балалар әдәбияты буенча зур хезмәтләре һәм классик язучыларның әсәрләрен тәрҗемә итүе белән дә танылды.
14) Нәкый Исәнбәт – тынгысыз язучы. 15) Аның иҗат юлы тап-такыр да шоп-шома гына булмады. 16) Заманыбызның катлаулы чорлары аша узганда, ул сөртенеп, тайгалап та куйгалады. 17) Моның өчен каты тәнкыйтьләрне дә ишетте. 18) Әмма нинди генә сынауларга дучар ителмәсен, һәрвакытта туган халкына итагатьле, халкының бөек максатларына тугрылыклы булып калды.
19) Нәкый Исәнбәт – көчле кеше. 20) Ярты гасырдан артык гомерен авыр иҗат эшенә бирде. 21) Аңа татар халкының мәхәббәт-хөрмәте мәңгегә яшәр. (Ә. Еникидән)

Тестлар
1. Ирен ассимиляциясе булган сүз кайсы җөмләдә?
1) Без бик хаклы рәвештә Нәкый Исәнбәтне галим дибез. 2) Аның гыйльми эшләре әдәби хезмәтләреннән һич тә ким түгел. 3) Иң элек ул тел хәзинәбезне өйрәнүдә, туплауда, тәртипкә салуда бик күп эшләде. 4) Аннары халкыбызның фолькор байлыгын җыю, өйрәнү эшенә гаять зур хезмәт куйды.
2. Кече тел (увуляр) ассимиляциясе булган сүз кайсы җөмләдә?
1) Аның иҗат юлы тап-такыр да шоп-шома гына булмады. 2) Нәкый Исәнбәт – тынгысыз язучы. 3) Нәкый Исәнбәт – көчле кеше. 4) Ярты гасырдан артык гомерен авыр иҗат эшенә бирде.
3. Кайсы җөмләдә ирен гармониясенә буйсынган сүз юк?
1) Бу хакыйкать Нәкый Исәнбәткә аеруча туры килә: ул үзе, бары тик үзе исемен олы, мактаулы, хөрмәтле итте. 2) Калын томнар булып чыккан халык мәкальләре җыелмасын әнә шул олы хезмәтнең беренче зур, җитди нәтиҗәсе итеп карарга кирәк. 3) Заманыбызның катлаулы чорлары аша узганда, ул сөртенеп, тайгалап та куйгалады. 4) Дөрес җавап юк.
4. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзләр рәтен билгеләгез.
1) өйрәнү, туры, кебек; 2) хезмәт, аның, нәтиҗәсе; 3) тупланган, сокланмыйча, гыйльми; 4) нинди, дучар, хөрмәте.
5. Кайсы җөмләдә басымы ахыргы иҗеккә төшмәгән сүзләр бар?
1) Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемен бизи. 2) Без бик хаклы рәвештә Нәкый Исәнбәтне галим дибез. 3) Калын томнар булып чыккан халык мәкальләре җыелмасын әнә шул олы хезмәтнең беренче зур, җитди нәтиҗәсе итеп карарга кирәк. 4) Заманыбызның катлаулы чорлары аша узганда, ул сөртенеп, тайгалап та куйгалады.
6. Ике сүзе саңгырау тартыклардан гына торган җөмләне күрсәтегез.
1) Аннары халкыбызның фольклор байлыгын җыю, өйрәнү эшенә гаять зур хезмәт куйды.2) Моның өчен каты тәнкыйтьләрне дә ишетте. 3) Әмма нинди генә сынауларга дучар ителмәсен, һәрвакытта туган халкына итагатьле, халкының бөек максатларына тугрылыклы булып калды. 4) Ярты гасырдан артык гомерен авыр иҗат эшенә бирде.
7. Кайсы җөмләдә бер сүз төркеменән икенчесенә күчү юлы белән ясалган сүз бар?
1) Сынаганыгыз бардыр: кайбер исемнәрдә ирексездән игътибарны үзенә тарта торган ниндидер бер көч була. 2) Моның сере, әлбәттә, исемнең үзендә түгел, ә иясендә. 3) Әдип балалар әдәбияты буенча зур хезмәтләре һәм классик язучыларның әсәрләрен тәрҗемә итүе белән дә танылды. 4) Аның иҗат юлы тап-такыр да шоп-шома гына булмады.
8. Кайсы җөмләдә кушма сүз бар?
1) Иң элек ул тел хәзинәбезне өйрәнүдә, туплауда, тәртипкә салуда бик күп эшләде. 2) Аннары халкыбызның фолькор байлыгын җыю, өйрәнү эшенә гаять зур хезмәт куйды. 3) Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемен бизи. 4) Бу хакыйкать Нәкый Исәнбәткә аеруча туры килә: ул үзе, бары тик үзе исемен олы, мактаулы, хөрмәтле итте.
9. Кайсы җөмләдә алынма сүзләр юк?
1) Без бик хаклы рәвештә Нәкый Исәнбәтне галим дибез. 2) Аннары халкыбызның фолькор байлыгын җыю, өйрәнү эшенә гаять зур хезмәт куйды. 3) Инде без аның борынгы әдәбият язмаларын өйрәнү, аннары драматургия, поэзия буенча теоретик мәкаләләр язу кебек хезмәтләрен дә искә алсак, бу затның эшчәнлегенә гаҗәпләнмичә һәм сокланмыйча һич мөмкин түгел. 4) Дөрес җавап юк.
10. 1 нче, 3 нче, 4 нче һәм 5 нче җөмләләрнең барсында да кайсы төркемчәгә кергән алмашлыклар бар?
1) зат алмашлыклары; 2) күрсәтү алмашлыклары; 3) билгеләү алмашлыклары; 4) билгесезлек алмашлыклары.
11. Кайсы җөмләдә төшем юнәлешендәге өч фигыль бар?
1) Иң элек ул тел хәзинәбезне өйрәнүдә, туплауда, типкә сатәрлуда бик күп эшләде. 2) Аннары халкыбызның фолькор байлыгын җыю, өйрәнү эшенә гаять зур хезмәт куйды. 3) Калын томнар булып чыккан халык мәкальләре җыелмасын әнә шул олы хезмәтнең беренче зур, җитди нәтиҗәсе итеп карарга кирәк. 4) Болар өстенә, тагын язучының кулында озак еллардан бирле җыелып, томнар тәшкил итәрлек дәрәҗәдә тупланган, гыйльми нигездә тәртипкә салынган татар мәзәкләре, табышмаклары, җырлары, такмазалары бар.
12. Кайсы җөмләләрдә билгеләү алмашлыгы җыйнак аныклагыч буларак кулланылган?
1) 1 нче һәм 2 нче; 2) 2 нче һәм 3 нче; 3) 4 нче һәм 5 нче; 4) өч җавап та дөрес.
13. Кайсы җөмләдә баш килештәге исем белән белдерелгән аергыч бар?
1) Нәкый Исәнбәт – тынгысыз язучы. 2) Аның иҗат юлы тап-такыр да шоп-шома гына булмады. 3) Заманыбызның катлаулы чорлары аша узганда, ул сөртенеп, тайгалап та куйгалады. 4) Моның өчен каты тәнкыйтьләрне дә ишетте.
14. Кереш сүз булган җөмләне күрсәтегез.
1) Моның сере, әлбәттә, исемнең үзендә түгел, ә иясендә. 2) Халык әйткәнчә, исем кешене бизәми, ә кеше үзе исемен бизи. 3) Бу хакыйкать Нәкый Исәнбәткә аеруча туры килә: ул үзе, бары тик үзе исемен олы, мактаулы, хөрмәтле итте. 4) Без бик хаклы рәвештә Нәкый Исәнбәтне галим дибез.
15. Кайсы җөмләдә кисәкчәләр очрамый?
1) Әдип балалар әдәбияты буенча зур хезмәтләре һәм классик язучыларның әсәрләрен тәрҗемә итүе белән дә танылды. 2) Аның иҗат юлы тап-такыр да шоп-шома гына булмады. 3) Моның өчен каты тәнкыйтьләрне дә ишетте. 4) Дөрес җавап бирелмәгән.

Биремнәр.
16. 8 нче җөмләне сүзтезмәләргә таркатыгыз.
17. 5 нче җөмләнең гомуми төрен билгеләгез.
18. Исем фигыльләр белән белдерелгән аергыч булган җөмләнең номерын языгыз.
19. Тезүче теркәгечләр булган җөмләләрнең номерларын күрсәтегез.
20. Аерымланган вакыт хәле булган җөмләнең номерын языгыз.
21. Күләм-чама рәвешләре булган җөмләләрнең номерларын күрсәтегез.
22. Хикәядәге саннарның төркемчәләрен билгеләгез.
23. Тексттан синоним сүзләрне табып языгыз.

24. Хикәядәге соңгы өч җөмләне ничек аңлыйсыз? Алардагы фикерләрне 5-7 җөмлә белән дәвам итеп языгыз.

25. Текстта тыныш билгеләреннән ике нокта очрый. Алар ни өчен куелган? Кагыйдәсен языгыз. Ике нокта куюның башка тагын нинди очракларын беләсез? Фикерләрегезне мисаллар белән раслагыз.

III. Текст №3.

Каенкай

1) Урта полосаларда шаулап үскән ап-ак кәүсәле, ямь-яшел яфраклы каен агачы борынгы заманнардан ук тормышта үзенчәлекле урын алып килгән. 2) Билгеле булганча, кешеләр, төрле авырулардан котылу чарасын эзләп, агач һәм үлән яфракларын җыеп кайната һәм шулардан бик күп төрле дарулар әзерли торган булганнар. 3) Искиткеч шифалы булуы белән халык медицинасында үзенә аерым урын алып килгәнгәдер, каен турында татар халкында элек-электән үк бик күп истәлекле тарихи легендалар яшәгән.
4) Шуларның берсен күренекле Казан галиме К.Ф.Фукс язып алган. 5) Борынгы Болгар дәүләте белән Айдар хан хакимлек иткән чорда, Мөхәммәд пәйгамбәр үзенең өч илчесен, могҗизалар күрсәтерлек бөтен кирәк-яраклар белән тәэмин итеп, Идел буена озаткан. 6) Алар һәртөрле авыруларга каршы көрәштә яшь каен яфрагын файдаланганнар.
7) Әйтергә кирәк, каен яфрагының дәвалау үзенчәлеге халык медицинасында шактый киң таралган. 8) Салкын тигән, томау төшкән кеше мунчага каен себеркесе алып бара һәм тәненә савыгу ала. 9) Фәнни медицина казанышлары өйрәткәнчә, каен бөреләренең дә тере организм өчен файдасы бар. 10) Мәсәлән, язын аның бөреләрен җыеп кайнаталар да алынган суы белән эчәк, ашказаны авыруларын дәвалыйлар. 11) Борынгы бабаларыбыз каенның менә шундый үзенчәлекләреннән файдаланганнар. 12) Каен суының шифалы булуы бик табигый, чөнки аның составында виноград шикәре, төрле кислота һәм тозлар бар. 13) Багдад илчесе Ибне Фазлан язмаларында, мәсәлән, болгарларның каен суыннан тәмле һәм шифалы эчемлекләр ясаулары да әйтелә.
14) Яз җитеп, җирдәге кар эри башлауга, каен кәүсәсенә татлы су җыела. 15) Бу вакытта яфраклар булмау сәбәпле, туфрактан алынган су парга әйләнми, өстәвенә аның тышкы ягы су һәм һава үткәрми торган кайрылар (каен тузы) белән дә капланган. 16) Галимнәрнең тикшерүенчә, шунысы игътибарга лаек: каенда углеводлар, башка үсемлекләрдәге кебек, яфрактан тамырга түгел, киресенчә, тамырдан яфракка хәрәкәт итәләр. 17) Бу исә каен суындагы күп кенә үзенчәлекләрне дә тәшкил итә.
18) Каенның табигать өчен әһәмияте зур. 19) Тирә-якка җәелгән каен урманнары туфрак дымын даими тоталар һәм, ул гына да түгел, җирдәге су алмашынуын тәэмин итәләр. 20) Җырларда җырланып, телләрдә макталган каен агачы әнә шундый кыйммәтле үзенчәлекләргә ия. 21) Янәшә-тирәдәге каен урманнары, димәк, безнең өчен иң яхшы һәм иң арзанлы “санаторий”лар. 22) Аларны кадерләп сакларга, булмаган урыннарда булдырырга кирәк. (К. Дәүләтшиннан)

Тестлар
1. Рәт гармониясенә буйсынмаган сүзне билгеләгез.
1) Билгеле булганча, кешеләр, төрле авырулардан котылу чарасын эзләп, агач һәм үлән яфракларын җыеп кайната һәм шулардан бик күп төрле дарулар әзерли торган булганнар. 2) Мәсәлән, язын аның бөреләрен җыеп кайнаталар да алынган суы белән эчәк, ашказаны авыруларын дәвалыйлар. 3) Борынгы бабаларыбыз каенның менә шундый үзенчәлекләреннән файдаланганнар. 4) Дөрес җавап юк.
2. Ирен гармониясе күзәтелгән сүзне күрсәтегез.
1) Яз җитеп, җирдәге кар эри башлауга, каен кәүсәсенә татлы су җыела. 2) Бу вакытта яфраклар булмау сәбәпле, туфрактан алынган су парга әйләнми, өстәвенә аның тышкы ягы су һәм һава үткәрми торган кайрылар (каен тузы) белән дә капланган. 3) Бу исә каен суындагы күп кенә үзенчәлекләрне дә тәшкил итә. 4) Каенның табигать өчен әһәмияте зур.
3. Борын ассимиляциясе күзәтелгән сүзне табыгыз.
1) Урта полосаларда шаулап үскән ап-ак кәүсәле, ямь-яшел яфраклы каен агачы борынгы заманнардан ук тормышта үзенчәлекле урын алып килгән. 2) Искиткеч шифалы булуы белән халык медицинасында үзенә аерым урын алып килгәнгәдер, каен турында татар халкында элек-электән үк бик күп истәлекле тарихи легендалар яшәгән. 3) Шуларның берсен күренекле Казан галиме К.Ф.Фукс язып алган. 4) Әйтергә кирәк, каен яфрагының дәвалау үзенчәлеге халык медицинасында шактый киң таралган.
4. Ирен ассимиляциясе күзәтелгән сүзне билгеләгез.
1) Яз җитеп, җирдәге кар эри башлауга, каен кәүсәсенә татлы су җыела. 2) Бу вакытта яфраклар булмау сәбәпле, туфрактан алынган су парга әйләнми, өстәвенә аның тышкы ягы су һәм һава үткәрми торган кайрылар (каен тузы) белән дә капланган. 3) Каенның табигать өчен әһәмияте зур. 4) Тирә-якка җәелгән каен урманнары туфрак дымын даими тоталар һәм, ул гына да түгел, җирдәге су алмашынуын тәэмин итәләр.
5. Кече тел ассимиляциясе күзәтелгән сүзләр булган җөмләне күрсәтегез.
1) Бу исә каен суындагы күп кенә үзенчәлекләрне дә тәшкил итә. 2) Каенның табигать өчен әһәмияте зур. 3) Борынгы бабаларыбыз каенның менә шундый үзенчәлекләреннән файдаланганнар. 4) Билгеле булганча, кешеләр, төрле авырулардан котылу чарасын эзләп, агач һәм үлән яфракларын җыеп кайната һәм шулардан бик күп төрле дарулар әзерли торган булганнар.
6. Хикәянең исемендә нинди фонетик законнар күзәтелә?
1) рәт һәм ирен гармониясе; 2) ирен гармониясе һәм кече тел ассимиляциясе; 3) рәт гармониясе һәм кече тел ассимиляциясе; 4) дөрес җавап бирелмәгән.
7. Һөнәри сүзләр (профессионализмнар) булган җөмләне билгеләгез.
1) Урта полосаларда шаулап үскән ап-ак кәүсәле, ямь-яшел яфраклы каен агачы борынгы заманнардан ук тормышта үзенчәлекле урын алып килгән. 2) Мәсәлән, язын аның бөреләрен җыеп кайнаталар да алынган суы белән эчәк, ашказаны авыруларын дәвалыйлар. 3) Җырларда җырланып, телләрдә макталган каен агачы әнә шундый кыйммәтле үзенчәлекләргә ия. 4) Аларны кадерләп сакларга, булмаган урыннарда булдырырга кирәк.
8. Әйтелеше белән язылышы туры килгән сүз кайсы рәттә?
1) каенның әһәмияте; 2) әһәмияте зур; 3) табигать өчен; 4) әһәмияте табигать өчен.

Биремнәр.
9. 13 нче — 15 нче җөмләләрдән синонимнарны языгыз.
10. 15 нче һәм 16 нчы җөмләләрдән ике аваз кушылмасын белдергән хәрефләр кергән сүзләрне языгыз.
11. Кайсы җөмләләрдә [` һәмзә] авазы булган сүзләр бар? Номерларын күрсәтегез.
12. 9 нчы – 11 нче җөмләләрдән тамыр+ясагыч кушымча+модальлек кушымчасы +бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән сүзләрне языгыз.
13. 12 нче – 13 нче җөмләләрдән «тамыр + ясагыч кушымча + модальлек кушымчасы + бәйләгеч кушымча + бәйләгеч кушымча» схемасына туры килгән сүзне языгыз.
14. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфатлар булган җөмләләрнең номерларын языгыз.
15. Артыклык дәрәҗәсендәге рәвешләр булган җөмләләрнең номерларын языгыз.
16. 6 нчы – 8 нче җөмләләрдән, фигыльне ачыклап, хәл булып килгән сыйфатны языгыз.
17. Хәбәре фигыль белән белдерелмәгән җөмләләрнең номерларын языгыз.
18. 8 нче – 10 нчы җөмләләрдән йөкләтү юнәлешендәге фигыльне языгыз.
19. Нисби сыйфатлар булган җөмләләрнең номерларын языгыз.
20. Җөмлә номерларын күрсәтеп, затланышсыз фигыльләргә берәр мисал языгыз.
21. 1 нче җөмләне сүзтезмәләргә бүлеп языгыз.
22. 12 нче һәм 13 нче җөмләләрдән иярүче һәм ияртүче сүзләре исемнәр белән белдерелгән сүзтезмәләрне языгыз.
23. Аерымланган рәвеш хәле булган җөмләләрнең номерларын языгыз.
24. Аналитик иярчен ия җөмләле кушма җөмләнең номерын языгыз.
25. Тиңдәш иярүле күп иярченле катлаулы кушма җөмләнең номерын языгыз.
26. Катнаш кушма җөмләнең номерын күрсәтегез.

27. Хикәядәге соңгы ике җөмләне ничек аңлыйсыз? Алардагы фикерләрне 6-8 җөмлә белән дәвам итеп языгыз.

28. Текстта тыныш билгеләреннән өтерләр еш очрый. Алар ни өчен куелган? Кагыйдәләрен языгыз. Фикерләрегезне җөмләләрнең номерларын күрсәтеп раслагыз.


Чыганак: ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты

2015-07-17

Фикер алышу

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha