2 — 10 нчы биремнәр

2-10 биремнәрнең җаваплары буларак сүз, сүзтезмә һәм цифр күрсәтелә. Башта җавапны текстта күрсәтегез, соңыннан 1 нче номерлы бланкка буш ара калдырмыйча, тыныш билгеләрсез, башка өстәмә символларсыз күчереп алыгыз. Һәр хәрефне һәм санны аерым шакмакка, үрнәктә күрсәтелгәнчә языгыз.


Вариант №11

Иске йорт

(1) Кайда гына караш ташлама, шушында узган гомернең шаһитлары, ташларсызмы безне, сүтәрсезме? дип өнсез сорау бирә. (2) Шушы газиз почмак та булмаса, кайда бәрелер дә, кайда сугылыр Гайшә карчык зур өйдә берүзе? (3) Яңа өй бер дә начар түгел. (4) Анда бик рәхәт, бик җайлы. (5) Рәисе аның эчен заманча корып бетерде. (6) Тик анда бик буш шул. (7) Анда Гайшә карчык бик ялгыз шул…

(8) Гайшә әби, караңгы төшә башлагач кына, яңа йортка кереп йокларга ятты. (9) Күзләрен йокы алмады да инде, дөресен генә әйткәндә. (10) Моңсу уйларына бирелеп, уйланды да уйланды Гайшә карчык. (11) Әйтерсең лә үткән гомерен сызып ташларга җыеналар. (12) Әйтерсең лә ул гомере белән саубуллаша… (13) Аңламыйлар шул аны яшьләр, аңламыйлар… (14) Шулай ачы күз яшьләрен тыя алмыйча озак кына яткач, таң алдыннан гына йокыга китте Гайшә карчык.

(15) Иртән ул ишегалдыннан шак-шок килгән тавышларга уянып китте. (16) “Сүтә дә башлаганнар…” үпкә катыш уйлады ул. (17) Ятып буламы соң мондый чакта тыныч кына?! (18) Аяклары аны үзләреннән-үзләре иске йортка алып чыкты. (19) Тик иске йортны сүтәргә дип кайткан Рәис … йортның кыйшайган ишеген төзәтеп ята, ә улы Ринат болдыр такталарын ныгытып ята иде. (20) Әнисенең күзләреннән өнсез соравын укып, Рәис көлемсерәп: “Торсын ла бу йорт. Кемгә комачаулый ул? Аңлап торам бит мин сине, әни”, — дип әйтеп салды. (21) Гайшә карчык, газиз гомере үткән шул өйгә кереп, сиртмәле караватка утырды. (22) Иреннәре, үзе генә ишетерлек итеп: “Рәхмәт, балалар…”, — дип пышылдадылар… (Физәлия Дәүләтгәрәева)

2. Татар сөйләменең үзенчәлеге булган ирен гармониясенә буйсынган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.
1) Яңа өй бер дә начар түгел.
2) Анда бик рәхәт, бик җайлы.
3) Рәисе аның эчен заманча корып бетерде.
4) Тик анда бик буш шул.

3. 2 нче җөмләдән үзара синоним булган сүзләрне язып алыгыз.

4. Икенче абзацтан кереш җөмлә булган җөмләнең номерын языгыз.

5. 4-7 нче җөмләләрдән ясалма рәвешне күчереп языгыз.

6. Билгеләнгән сүз нинди җөмлә кисәге булып килә?
Кайда гына караш ташлама, шушында узган гомернең шаһитлары, ташларсызмы безне, сүтәрсезме? дип өнсез сорау бирә.

7. 21 нче җөмләдә ничә грамматик нигез бар?

8. 14 нче җөмләдән юнәлеш килешендәге исемне табып, күчереп языгыз.

9. 1-7 нче җөмләләр арасыннан иярчен шарт җөмләнең санын күрсәтегез.

10. Бирелгән җөмләдән хәл фигыльне табып, күчереп языгыз.
Гайшә карчык, газиз гомере үткән шул өйгә кереп, сиртмәле караватка утырды.

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез.


Вариант №12*

Керпе

(1) Урмандагы алан буйлап Керпе бара. (2) Кая карама кыштырдавык яфраклар. (3) Алар яңгыр шикелле ашыкмый гына агач ябалдашларыннан явалар да явалар. (4) Аяк асты, бөтен тирә-як сары, кызгылт яфраклар белән түшәлгән.

(5) Калын итеп түшәлгән яфрак келәм өстеннән баруы кызык та, рәхәт тә. (6) Көзнең шушындый җылы, вак яңгыр сибәләп торган вакытын ярата Керпе. (7) Җылы яктан килгән кошлар кире китеп баралар, алар кыштан качалар. (8) Ак каен башында тукран тукылдый, нидер сөйләнеп саекскан очып үтте, яфракларны сак кына кыштырдатып тычкан йөгерә: урман үз тормышы белән яши.

(9) Керпе кышка әзерләнә. (10) Эше күп, өлгер генә! (11) Хәзер дә аркасына зур гына гөмбә салып, оясына кайтып бара. (12) Коры яфракларны җыеп оясына ташырга, аны салкын үтеп кермәслек итеп җылытырга кирәк. (13) Шулчак Керпе күптәнге танышы Чыркый-чыпчыкның чыркылдавын ишетеп алды.

— (14) Кая ашыгасың, Керпе, бераз ял итеп ал, күптән күзгә күренгәнең юк.

— (15) Чыркый, ял итәргә вакытым булмады быелгы җәйне: төннәрен тычкан аулыйм, көндез черем итеп алам да яңа оя ясыйм, шулай эш, мәшәкать белән нурлы җәй үтеп тә киткән. (16) Үзең ничек үткәрдең җәйне?

— (17) Мин бит хәзер шәһәрдә яшим. (18) Шәһәрдә бөтен нәрсә дә бар! — диде Чыркый. — (19) Безнең чыпчык халкына ризык та мул. (20) Адым саен зур-зур савытлар, андагы азыкның исәбе юк. (21) Шул савытлар тирәсендә кешеләр дә нидер актарып эзли, этләр-песиләр җыела, чәүкә-саесканнар да очып килә. (22) Интекмә, әйдә син дә күчеп кил шәһәргә.

— (23) Гөмбәне үзем белән алыйммы?

— (24) Шәһәрдә сиңа ник кирәге бар аның? (25) Шәһәрдә кая карама гөмбә! (26) Тибеп кенә китәләр. (Факил Сафин)

2. Ирен гармониясе күзәтелгән сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Урмандагы алан буйлап Керпе бара.

2) Җылы яктан килгән кошлар кире китеп баралар, алар кыштан качалар.

3) Эше күп, өлгер генә!

4) Мин бит  хәзер шәһәрдә яшим.

3. Синонимнар кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Аяк асты, бөтен тирә-як сары, кызгылт яфраклар белән түшәлгән.

2) Көзнең шушындый җылы, вак яңгыр сибәләп торган вакытын ярата Керпе.

3) Коры яфракларны җыеп оясына ташырга, аны салкын үтеп кермәслек итеп җылытырга кирәк.

4) Чыркый, ял итәргә вакытым булмады быелгы җәйне: төннәрен тычкан аулыйм, көндез черем итеп алам да яңа оя ясыйм, шулай эш, мәшәкать белән нурлы җәй үтеп тә киткән.

4. 9 — 13 нче җөмләләрдән кушма рәвешне табып языгыз.

5. 17 — 26 нчы җөмләләрдән юнәлеш килешендә, 3 нче зат берлектәге тартым белән төрләнгән исемне табып языгыз.

6. 15 нче җөмләдән фразеологик әйтелмәне табып языгыз.

7. 13 нче җөмләдән туры тәмамлыкны күчереп языгыз.

8. 9 — 13 нче җөмләләрдән синтетик иярчен рәвеш җөмләле кушма җөмләнең номерын языгыз.

9. Түбәндәге җөмләдә барлык тыныш билгеләре номерланган. Аныклагыч алдыннан куелган тыныш билгсенең номерын языгыз.

Чыркый,(1) ял итәргә вакытым булмады быелгы җәйне:(2) төннәрен тычкан аулыйм,(3) көндез черем итеп алам да яңа оя ясыйм,(4) шулай эш,(5) мәшәкать белән нурлы җәй үтеп тә киткән.(6)

10. 5 — 8 нче җөмләләрдән кире сүз тәртибе кулланылган җөмләнең номерын языгыз.

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез.

* 2016 нчы елгы демонстрацион варианттан алынды.


Вариант №13**

(1) Салкын озын төн. (2) Ана, тәрәзә янына басып, инде ничә көн улларын көтә. (3) Менә хәзер кайтып керерләр дә:

– Саумы, әнием, – дип, иңнәреннән кочып алырлар кебек тоела аңа.

(4) Инде тәмам арыгач, аяклары хәлсезләнгән гәүдәсен тота алмый башлагач, янә урынына барып ята. (5) Тик күзләренә йокы керми. (6) Көзнең салкын җиле тәрәзәгә чиртеп китә, әллә берәр­се кайтып тәрәзә шакыймы, дип, ана, кабат урыныннан торып, пәрдә читен чак кына күтәреп, төнге караңгылыкка текәлә. (7) Урамның өшеткеч салкыны аның кечерәеп калган гәүдәсен куырып алгандай итә.

(8) – Җил икән лә, бу кара төндә нишләп йөрсеннәр соң бала­кайларым, – дип, үзалдына сөйләнеп ала ул.

(9) Ерактагы татлы төше кебек, аның биш улының сабый чагы, итәккә ябышып йөргән вакытлары күз алдына килә. (10) Әниләре эштән кайтып керүгә, муенына сарылалар иде.

(11) Әйе, балалар, үскәндә, әнисез бер генә көн дә тора алмыйлар шул. (12) Үсеп җиткәч, әниләренә булган мәхәббәтләрен көзге җилләр урлыймы икән әллә? (13) Шундый уйлар белән ялгыз ана тәрәзә аша көзге җилне куарга теләде. (14) Тик җил, аны үчекләгәндәй, тәрәзә артында һаман шаяра бирде. (15) Үзенә ияртеп, яңгырны да алып килгән, ахрысы. (16) Әнә, тәрәзә пыяласы буйлап яңгыр тамчылары тәгәри. (17) Әйтерсең лә ялгыз ананың күз яшьләре иде алар. (18) Ана тәрәзә буенда, биш улының берсе кайтмасмы, дип, инде ничә төнне уздырып, ничәмә-ничә таңны аттырды. (19) Бәлки, иртәгә кайтырлар…

(20) Туар көнгә өмет өзми әле ана. (21) Әниләрнең хәлләрен исән чакта белешик, туганнар! (22) Рәнҗемәсен алар безгә, туган йортта ялгызлары тилмереп көтмәсен алар сине. (23) Бүген үк юлга куз­гал, ялгыз әнкәң көтә сине!.. (Д.Гайнетдиновадан)

2. Сингармонизмның ирен гармониясенә буйсынган сүз кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Ана, тәрәзә янына басып, инде ничә көн улларын көтә.

2) Әниләре эштән кайтып керүгә, муенына сарыла­лар иде.

3) Әйтерсең лә ялгыз ананың күз яшьләре иде алар.

4) Туар көнгә өмет өзми әле ана.

3. Сөйләмнең сәнгатьлелеген арттыру максатыннан фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне күрсәтегез.

1) Ерактагы татлы төше кебек, аның биш улының сабый чагы, итәккә ябышып йөргән вакытлары күз алдына килә.

2) Әйе, балалар, үскәндә, әнисез бер генә көн дә тора алмыйлар шул.

3) Үзенә ияртеп, яңгырны да алып килгән, ахрысы.

4) Бәлки, иртәгә кайтырлар…

4. 20–22 нче җөмләләрдән киләчәк заман сыйфат фигыльне язып алыгыз.

5. 4–6 нчы җөмләләрдән каршы куючы теркәгечне табып языгыз.

6. 6 нчы җөмләдән бераз сүзенең синонимын табып языгыз.

7. 15–17 нче җөмләләрдән туры тәмамлыкны табып языгыз.

8. 8–11 нчы җөмләләрдән синтетик иярчен вакыт җөмләле кушма җөмләнең номерын языгыз.

9. Түбәндәге җөмләләрдә барлык тыныш билгеләре номерланган. Аерымланган хәл янына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.

Әниләре эштән кайтып керүгә, (1) муенына сарылалар иде.(2) Әйе,(3) балалар,(4) үскәндә,(5) әнисез бер генә көн дә тора алмыйлар шул.(6) Үсеп җиткәч,(7) әниләренә булган мәхәббәтләрен көзге җилләр урлыймы икән әллә?(8)

10. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, 5–8 нче җөмләләрнең берсендә кире сүз тәртибе файдаланылган. Шул җөмләнең номерын языгыз.

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез.

** Яр Чаллыдагы 79 нчы интернат-лицей укытучысы, филология фәннәре кандидаты Ханә Сөләйманова әзерләгән материал буенча. 


Вариант №14***

Оста кадере

1) Безнең Ямады авылындагы өйне, сугыштан соң, балта остасы Малик абзый салды. 2) Өр-яңа өебезгә иң элек ир кеше – әткәй кереп китте дә ишеккә башы бәрелеп: “Ой!” дип кычкырып җибәрде. 3) Карыйбыз, Малик абый: “Бөтен хәйләсе дә шунда шул аның…” – дип авызын ерып тора. 4) Ул чагында без: “Әткәй озын буйлы булганга күрә бәрелгәндер”, – дип уйладык. 5) Соңыннан шул ук ишек башына авылның иң хөрмәтле кунаклары да бәрелеп, “ой!” авазлары ешайгач, уңайсызлана башладык.

6) Яши торгач, Малик абзый да дөньядан китеп барды. 7) Без Казанда чакта, Ямадыга килеп, әти-әниләрнең хәлен белергә кергәч, Мостай ага Кәрим дә, Арслан ага Мөбәрәков та, Гайнан ага Әмири дә, Рәми Гарипов та, озын буйлы Әнгам Атнабаевны әйткән дә юк инде, бәрелүдән котыла алмаганнар. 8) Нишлисең, гафу үтенергә туры килгән. 9) Бәрелмәс өчен, үзебез башны гел иеп керергә өйрәндек, әмма башкаларны өйрәтә алмадык. 10) Кешеләр бәрелгән саен, әткәй-әнкәй: “Шул Малик эше бу!” – дип, гел мәрхүм останы искә төшерәләр иде.

11) Авылга сирәгрәк кайта башлагач, мин үзем дә, саклыкны онытып, күп тапкырлар ишекнең “кунакчыллыгын” татыдым.

12) Олыгая төшкәч кенә аңладым: иллә дә хәйләкәр, иллә дә шаян кеше булган икән Малик абзый! 13) “Йорт салучыны бик тиз оныталар, мине хәтерләренә ешрак төшереп торсыннар әле,” – дип, ишек башын юри түбәнәйтеп эшләгән.

14) … Малик абзыйны, озак еллардан соң, менә хәзер янә бер тапкыр искә төшердем. 15) Инде беркем дә яшәми торган ташландык өебезгә кергәндә, баш бәрелеп, “ой!” дип кычкырып җибәргәч… 16) Малик оста: “Бөтен хәйләсе дә шунда шул аның,” – дигәндәй, мыек астыннан көлеп, бер читтә басып тора кебек.

17) Әйе, Малик абзый кебек осталарны бик тиз онытабыз шул без. 18) Ә алар, чын мәгънәсендә, безнең мактауга, олылауга һәм ихтирамга лаек шәхесләр. 19) Төбәгебездәге алтын куллы кешеләрне күрә, хезмәтләрен бәяли белсәк, исемнәрен ешрак телгә алсак иде. (И.Юзеев буенча)

2. 11 нче җөмләдәге кунакчыллыгын сүзе нинди мәгънәдә кулланылуын билгеләгез.
1) туры мәгънәдә;
2) күчерелмә мәгънәдә;
3) эпитет буларак;
4) чагыштыру алымы буларак.

3. Билгеләнгән сүзнең синонимын табыгыз.
Олыгая төшкәч кенә аңладым: иллә дә хәйләкәр, иллә дә шаян кеше булган икән Малик абзый!
1) шук;
2) оста;
3) тырыш;
4) хәйләкәр.

4. Сөйләмнең тәэсир итү көчен арттыру өчен, кайсы җөмләдә фразеологик әйтелмә кулланылган?
1) Өр-яңа өебезгә иң элек ир кеше – әткәй кереп китте дә ишеккә башы бәрелеп: “Ой!” дип кычкырып җибәрде.
2) Кешеләр бәрелгән саен, әткәй-әнкәй: “Шул Малик эше бу!” – дип, гел мәрхүм останы искә төшерәләр иде.
3) Карыйбыз, Малик абый: “Бөтен хәйләсе дә шунда шул аның…” – дип авызын ерып тора.
4) “Йорт салучыны бик тиз оныталар, мине хәтерләренә ешрак төшереп торсыннар әле,” – дип, ишек башын юри түбәнәйтеп эшләгән.

5. 1 нче җөмләдән ике аваз кушылмасын белдергән хәреф булган сүзне табып языгыз.

6. 11 нче җөмләдә төшем килешендәге ничә сүз бар?

7. Тиңдәш кисәкләр янында куелган тыныш билгесенең санын языгыз.
Ә алар, (1) чын мәгънәсендә, (2) безнең мактауга, (3) олылауга һәм ихтирамга лаек шәхесләр.(4)

8. 9-11 нче җөмләләрдән кайсысы кушма җөмлә?

9. 2-4 нче җөмләләрдән артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат булган җөмләнең номерын языгыз.

10. 14-16 нчы җөмләләрдән ымлыкны табып языгыз.

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез.

***Кукмара районы “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия” укытучысы Нәҗипова Гөлназ Шамил кызы әзерләгән материал буенча.


Вариант №15***

Туган туфрак

1) Яз көне булды бу хәл. 2) Яланда йөргәндә бер кыр чәчәген йолкып алдым да, кайтып, тәрәзәм төбенә гөл итеп утыртып куйдым. 3) Аның өчен бакчамнан иң яхшы туфракны алып кердем, көн саен диярлек су сибеп тора башладым.

4) Юлда кайтканда инде шиңә башлаган гөлем тиздән сынын турайтып җибәрде, терелеп, яшәреп, яшелләнеп үк китте. 5) Туфрак килеште үзенә, бераздан чәчәк тә атты, тәрәзә төбен бизәп, әллә кайдан янып-балкып тора башлады…

6) Шатлыгымның иге-чиге булмады. 7) Гөлемнең чәчәкләрен һәр кергән кешегә сокланып, горурланып күрсәтә идем.

8) Кинәт аңа әллә ни булды да куйды. 9) Берничә көн эчендә таҗларын коеп бетереп, гөлем шиңә башлады. 10) Башта яфрак очлары саргайды, аннары сабагы да сагыштан зар булган кеше төсле сыгылып төште…

11) Мин нишләргә дә белмәдем, һаман су сиптем, гөлнең төбен йомшарттым, кояшлырак урынга алып куйдым. 12) Үсемлеккә болар да файда итмәде.

13) Шунда әниемә дәштем.

13) — Туфрагы килешмәгәндер, улым, туфрагы. 15) Туган туфракка ни җитә, – дип әйтеп куйды ул.

16) “Кеше – табигать баласы” дип юкка гына әйтмиләрдер, күрәсең. 17) Кеше туган якларыннан аерылып, җитеш тормышта яшәсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен һәрчак ятим сизә, моңсулана, боега, шиңә бит…

18) Гөлне яңадан урманына илткәндә, шул хакта уйланып бардым. (Г.Гыйльманов буенча)

2. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез.
1) бераздан;
2) шатлыгымның;
3) берничә;
4) кояшлырак.

3. Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез.
1) урманына;
2) үсемлеккә;
3) туфрагы;
4) кеше.

4. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.
1) йолкып;
2) кинәт;
3) куйды;
4) болар.

5. 8-10 нчы җөмләләрдән төшем килешендәге исемне табып языгыз.

6. 16-18 нче җөмләләрнең берсендә баш кисәкләре исем белән белдерелгән җөмләдә нинди тыныш билгесе куелган?

7. Сөйләмнең сәнгатьлелегенә ирешү өчен, 4 нче җөмләдәге кайсы сүзне сәламәтләнеп синонимы белән алмаштырып була?

8. 4, 7, 10 нчы җөмләләрнең кайсысында тиңдәш хәлләр бар?

9. 20 нче җөмләдәге сүзтезмәләрнең санын языгыз.

10. Тиңдәш кисәкләр арасына куелган тыныш билгесенең номерларын языгыз.
Кеше туган якларыннан аерылып, (1) җитеш тормышта яшәсә дә, (2) тулы бәхеткә ия була алмый, (3) үзен һәрчак ятим сизә, (4) моңсулана, (5) боега, (6) шиңә бит. (7)

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез.

***Кукмара районы “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия” укытучысы Нәҗипова Гөлназ Шамил кызы әзерләгән материал буенча.


2016-01-06 18.24.422 — 10 нчы биремнәрне эшләп карарга:

  1. Вариант 1 — 10
  2. Вариант 11 — 15
  3. Вариант 16 — 20

 


Соңгы яңарту: 06.01.2016

Фикер алышу

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha