11 нче бирем

Өченче бүлектәге бирем (11.1 һәм 11.2 нче биремнәр) ачык типта, укылган текст нигезендә үз фикереңне белдерә алуны тикшерүгә юнәлдерелә, киңәйтелгән җавап бирүне таләп итә. Эшли башлаганчы, тәкъдим ителгән (11.1 һәм 11.2) биремнәрнең берсен сайларга һәм үз фикереңне дәлилләп, эзлекле рәвештә киңәйтелгән җавап бирергә (сочинение язарга) кирәк. Сочинение 2 нче номерлы җаваплар бланкына языла.

11 нче бирем бирелгән темадан читкә китмичә, үз фикереңне белдереп, иҗади эш башкаруны таләп итә. Әмма үзеңнең җавабыңны «килешәм-килешмим» дигән бәяләмә бирү белән генә чикләргә ярамый. БРТ эшенең бу өлешендә мини-сочинение язудагы шәхси осталык исәпкә алына. Әлеге этапта укучыдан фикерләү камиллеген күрсәтә белү сорала.

Укучының язма эше — тулы текст, шуңа күрә ул текстның барлык билгеләрен үзендә тупларга тиеш. Сочинение тексты, мәгънәви кисәкләрдән чыгып, абзацларга бүленә. Абзацларның төп җөмләләре тестның нигезен тәшкил итә. Әгәр барысы да дөрес эшләнсә, бу җөмләләрне укыгач, бәйләнешле текст килеп чыгарга тиеш. Абзацларның булмавы яки, киресенчә, текстның абзацларга артык ваклануы сочинение өчен баллның түбәнәюенә китерә.

Сочинение текстының нинди критерийлар буенча бәяләнүен алдан белсәгез, эшегезнең сыйфаты яхшырак булачак. Шуңа күрә ул критерийлар белән танышу гына җитми, экспертларның тест эшендә нәрсә күрергә теләвен белү мөһим.

Истә тотыгыз! 2016 нчы елгы БРТ буенча сочинение күләме түбәндәгечә: ул 50 сүздән дә ким булмаска тиеш.

Тестның 3 нче биременә 60 минут вакыт калдырыгыз. Күчереп язу өчен вакытның чигерсәк, сочинение язуга якынча 40-45 минут вакыт кирәк.

Бирелгән текст буенча сочинение язу әлеге тексттан алынган фрагментның мәгънәсен аңлатуны күздә тота. Әлеге төр сочинениенең төп эчтәлеге — тексттагы мәгълүматны анализлау.

2016 нчы елгы БРТ эшендә ул түбәндәге формада бирелгән.

11.1. «Шәһәрдә сиңа ник кирәге бар аның? Шәһәрдә кая карама гөмбә! Тибеп кенә җибәрәләр» җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язагн өчен ноль балл куела.

11.2. «Җәй көне җырларсың, кыш көне сызларсың», диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? «Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсең» дигән әйтем дә бар. Ә сез бу турыда ничек уйлыйсыз? «Эшчән бәхетне эштән эзләр, ялкау бәхетне читтән эзләр» темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язагн өчен ноль балл куела.

Истә тотыгыз! 3 нче өлеш биремендә сочинениегә булган төп таләпләр күрсәтелгән.

Димәк, 11.1 һәм 11.2 биременең берсен үтәгәндә, укучы тезисны аңлатырга, төп өлештә үз фикерен 2 мисал китереп дәлилләргә һәм йомгаклау өлешен язарга тиеш. Сочинениедә дүрт кызыл юл булырга мөмкин.

Сочинение язуның тәкъдим телгән эзлеклелеге

  1. Текстны игътибар белән укыгыз.
  2. Сорау-биремнең мәгънәсе турында уйлагыз һәм тексттан әйтелгән фикерне ачыкларга ярдәм итә торган сүзләрне табыгыз.
  3. Куелган сорауга җавап бирергә ярдәм итә торган мәгънәви кисәкләрне табыгыз.
  4. Сорауның эчтәлеге буенча үзегезнең тезисыгызны формалаштырыгыз.
  5. Сорауның эчтәлеге буенча фикерегезнең дөреслеген раслый торган дәлилләр китерегез (11.1 биремендә — тесттан 2 дәлил, 11.2 биремендә тексттан 1 мисал, тормыш тәҗибәсеннән 1 мисал китерү таләп ителә). Мисалларны өземә (цитата) рәвешендә бирегез яки җөмләнең тәртип номерын күрсәтегез.
  6. Дәлилләрнең (аргумент, мисалларның) тезиска туры килү-килмәвен тикшерегез.
  7. Нәтиҗәгә күчегез (нәтиҗә өчен бер җөмлә дә җитә).
  8. Композицияне тикшерегез: сочинение текстының тезисы, дәлил һәм нәтиҗә өлешләре булуы, абзацларга бүленү, өлешләр арасында «күперчек»ләр булу һ.б.
  9. Фикрегезнең автор позициясе белән туры килү-килмәвен ачыклагыз.
  10. Сочинениегезне җерничә тапкыр укыгыз. Язмагызның грамоталылыгына (сөйләм һәм грамматик нормаларның үтәлеше, орфография һәм пунктуация) игътибар итегез.

resize11 нче биремне эшләп карарга:

Сочинение 1 — 5

Сочинение 6 — 10

Сочинение 11 — 15


Соңгы яңарту: 05.01.2016.
Фикер алышу

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha