Изложение язу күнегүләре

(21 — 25 нче текстлар)

Текстны тыңлагыз һәм кыска изложение языгыз. Текстны тыңлагач, микротемаларны билгеләгез. Тулы текстның һәм андагы микротемаларның төп эчтәлеген бирергә кирәклеген истә тотып эшләгез. Изложениенең күләме 50 сүздән ким булмаска тиеш. Изложениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.


Изложение №21*

Рәбига әбине яңа өйгә күчергәч, 8 нчы сыйныф укучылары моңаеп калдылар. Аларга эш бетте. Элек Рәбига әбигә утын кисәләр, су китерәләр, ишегалларын җыештыралар иде. Рәбига әбинең җиз самавырында чәй кайный, табасында коймак чыжылдый башлый иде. Бу яңа йортта бер эш юк. Су торбадан агып тора. Газ кергән. Идәннәре шома. Тәрәзәләре зур. Тик Рәбига әби генә боегып калды. Укучылар аптырадылар:

— Рәбига әби, әллә өйне яратмыйсыңмы? Хәзер син бик моңсу, — диделәр.

— Өйне бик яраттым, балалар. Иске өемдә минем яшьлегем калды, — дип җавап бирде әби.

Рәбига әбиләрнең иске өе янында миләш үсеп утыра. Аны алар яшь чакларында карты белән утыртканнар. Көз көне балалар шул миләшне әбинең яңа өе каршына күчереп утырттылар. Әти-әниләре дә булышты. Тәрәзәсе каршында яшьлегендә үзе үстергән миләшне күргәч, Рәбига әби чынлап яшәреп китте. Элеккечә яулыкларын чөеп бәйләде, җыр сузды, нәни дусларын елмаеп каршылады. Миләш һәр иртәне Рәбига әбине тәрәзәсеннән үрелеп карый, башын күккә борып, аяк очларына баса-баса, язны күзәтә. (153 сүз) (Фәнис Ярулиннан)

Микротемалар (мәгънәви кисәкләр):

  • Рәбига әби яңа өйгә күчте.
  • Яңа өйдә бер эш тә юк.
  • Укучылар да, Рәбига әби дә моңсу.
  • Рәбига әби иске йортта калган яшьлеген сагына.
  • Иске йорттагы миләшне күчереп утырттылар.

* 2016 нчы елгы демонстрацион варианттан алынды.


Изложение №22**

Әни җыры

Безнең якта кешенең кешелеген аның хатын-кызга булган мөнәсәбәтенә карап билгелиләр. Мин дә шулай уйлыйм.

– Илнең бөеклеген хатын-кызның хәленә карап билгеләргә кирәк. Хатын-кыз күз яше аккан җирдә тормыш шәп түгел, ә хатын-кыз җырлаган җир – бәхетле җир, – дип әйтер идем. Минем дөньяда иң беренче күргән, иң беренче тойган нәрсәм – әниемнең йөзе, аның җыры.

Әни җыры – дөньядагы иң бөек җыр. Калган бөтен җырлар да шуннан башлана. Әгәр дә бишек җыры булмаса, мөгаен, бүтән җырлар да тумас иде. Ул вакытта, бәлки, дөньяда бәхет тә, шатлык та байтакка кайтышрак булыр иде. Без әни җырын, дистә еллар үткәч тә, тормышыбызның иң авыр һәм иң бәхетле сәгатьләрендә искә төшерәбез.

Тау халкы юньсез кеше турында: “Бишектә ятканда, әнисе, мөган, аңа җыр җырламагандыр”, – ди. Валентина Терешкова – хатын-кызлардан беренче космонавт – җиһаннан әйләнеп кайткач, чит ил хәбәрчесе тарафыннан бирелгән  “Яраткан кешегезнең исеме ничек?” – дигән сорауга: ”Әни”, – дип җавап биргән. (Р.Гамзатовтан)

** Яр Чаллыдагы 79 нчы интернат-лицей укытучысы, филология фәннәре кандидаты Ханә Сөләйманова әзерләгән материал буенча.


Изложение №23***

Бигрәк тәмле бәрәңге

Төш алдыннан әни безне ашарга чакырды. Иртәдән бирле агач төпләрен йомшартып, шактый арылган иде. Тиз-тиз генә кулларымны юдым да өстәл артына уздым. Борынга тәмле бәрәңге исе килеп бәрелде. Берсен авызга алып кабуга, ул шикәр кебек таралып та китте.

— Бигрәк тәмле итеп пешергәнсең, әни, бәрәңгене.

Минем сүзне ишетүгә, моңарчы диванда кырын ятып торган энем дә сикереп торды һәм тизрәк өстәл янына узды.

Бәрәңгене кабып карауга, кәефе кырылды.

— Алдакчы, тәмле дигән була тагы, — дип, кире диванга барып ятты.

— Ашыйсың килмәсә, улым, — диде аңа әни, — сиңа да бераз эш бар иде. Безнең бер кисмәк буш тора. Шуны гына тутырып керсәң иде…

Иртәдән бирле диванда сузылып яткан энем, теләр-теләмәс кенә, урыныннан кузгалды.

Кисмәккә аз дигәндә кырык чиләк су сыя. Мин чыкканда, энем аны тутырып бетерә язган иде инде. Ул соңгы чиләк суны бушатты да өйгә йөгерде. Бераздан тәрәзәне ачкан да миңа кычкыра:

— Абый, абый, дим, бәрәңгене гел суытып кына ашарлык икән. Шундый тәмләнгән хәзер…

Мин борын астыннан гына елмаеп куйдым. Ә әни исә:

— Аша, улым, аша, — диде, — эшләп ашагач, бәрәңге суынса да тәмле була ул. (172 сүз)  (Фарсель Зыятдиновтан)

Микротемалар (мәгънәви кисәкләр)

  1. Төш алдыннан әни безне ашарга чакырды.
  2. “Ашыйсың килмәсә, улым, сиңа бераз эш бар иде.”
  3. Эшләп ашагач, бәрәңге суынса да тәмле була ул.

*** Кукмара районы “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия” укытучысы Нәҗипова Гөлназ Шамил кызы әзерләгән материал буенча.


Изложение №24***

Әниләр

Әниләр! Дөньяда алардан да кадерлерәк, алардан да якынрак кеше бармы икән? Юктыр! Бүгенге матур яшәешебез, якты дөньяны күрүебез белән без барыбыз әниләребезгә бурычлы. Бу бурыч тиеннәр, сумнар белән генә түгел, ә безнең иң кадерде нәрсәбез – гомеребез белән бәяләнә.

Бәла-казага юлыксак та, шатлык килсә дә, аны уртаклашырга без газиз әниләребез янына ашыгабыз. Алар белән сөйләшсәк, күңелләребез сафланып, тынычланып киткәндәй була. Җир йөзендә иң кадерле кеше булганга, күпме җырлар, шигырьләр, дастаннар, романнар багышланган аларга. Ана хәтере җир йөзендә һәйкәл булып мәңгеләштерелгән. Аларның исемнәре ташка алтын хәрефләр белән уелган.

Әйе, кем генә булсак та, нинди генә югары дәрәҗәгә ирешсәк тә, без әниләребезне һәрчак истә тотабыз. Һәркайсыбыз үзебезнең мәрхәмәтле, олы җанлы, һәрчак ягымлы әниләребезне мактап сөйлибез. Аларның изге теләкләрен күңел түрендә йөртәбез. Бу шулай булырга тиеш тә. (124 сүз) (Г.Рәхмәтуллинадан)

Микротемалар (мәгънәви кисәкләр)

  1. Дөньяда әниләрдән дә кадерлерәк, якынрак кеше бармы икән?
  2. Бәла-казага юлыксак та, шатлык килсә дә, без газиз әниләребез янына ашыгабыз.
  3. Без әниләребезне һәрчак истә тотабыз, изге теләкләрен күңел түрендә йөртәбез.

*** Кукмара районы “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия” укытучысы Нәҗипова Гөлназ Шамил кызы әзерләгән материал буенча.


Изложение№ 25***

Мин тормышка гашыйк

Мин тормышка гашыйкмын. Тып-тып тамган тамчыларны, көчле ташкыннарга барып кушылырга ашкынган гөрләвекләрне яратам. Кошлар җырын тыңлап, җир йөзенең шау чәчәк белән күмеләчәгенә ышандырып, умырзая керфекләрен ачуга, күңел җырлый башлый. Ә бөреләр! Күргән саен мин аларны беренче генә күрәм кебек. Берничә көн үтүгә, алар – яфрак. Мин аларга өр-яңадан гашыйк булам.

Зәңгәр биеклектә кыр казлары, торналар оча. Алар тавышында кешеләргә сөйлисе сүзләремне, җырлыйсы җырларымны ишетәм. Җәй җитсә, кырлар өстендә дулкыннар уйный. Шунда мин талгын гына җилдә тибрәлгән алтын башакларга гашыйк булам.

Яратуым чиксез. Биттән сөеп искән талгын җилләрне генә түгел, тамырлар сусап калган чакта яңгыр болытларын куып китергән көчле җилләрне, яшенне дә яратам. Дөньяны ут алыр кебек. Тирәкләр кырылып бетәр кебек. Тик күңел курыкмый, ә шатлана, балкып салават сузылачагына, тамырлар яңгырдан алган яңа көч белән яшәүләрен дәвам итәчәгенә ышана. Ә өмет – яшәү терәге! (134 сүз) (К.Шәфыйковадан)

  1. Микротемалар (мәгънәви кисәкләр)
    1. Мин тормышка гашыйкмын.
    2. Зәңгәр биеклектәге кыр казларына, торналарга, җәен алтын башакларга гашыйк булам.
    3. Өмет – яшәү терәге!

*** Кукмара районы “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия” укытучысы Нәҗипова Гөлназ Шамил кызы әзерләгән материал буенча.


slide_1Изложение язу күнегүләре:

 


Соңгы яңарту: 05.01.2016.

Фикерләр :

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha