Сочинение язу күнегүләре

(1 — 5 нче сочинение)

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1 һәм 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып, 2 нче номерлы юланкта биремне үтәгез. Яза башлар алдыннан сайланган биремнең номерын күрсәтегез.


Сочинение №1

Әни

1) Без әни белән урманга корыган ботаклар җыярга килдек. 2) Басу капкасыннан чыккач, кызыл яр кырыенда авыру кешедәй саламга төренеп утырган иске өебезне җылыту өчен, без көн саен шулай җилкә белән утын ташыйбыз. 3) Кышын да шулай, көзен дә.

4) Әнинең кулында – озын ыргак. 5) Ул аны корыган ботакка эләктерә, һәм без аңа икәүләп асылынабыз. 6)Ботак шартлап сынгач, башка төшмәсен дип, читкә тайпылабыз.

7) Шулай маташа торгач, көн дә кичекте. 8) Урманга кичке караңгы сирпелә башлады, ә безнең кайтасы җир ярыйсы ук ерак (урманнан авылны ике чакрым дип йөриләр).

9) Мин үзем күтәрәсе бәйләмне киндерә белән бәйләдем дә әнигә булыштым. 10) Ул үзенә иң авыр ботакларны җыйган. 11) Шуның өстенә тагын миннән калган чыбык-чабыкны да үз бәйләменә сыйдырмакчы булып азаплана.

12) – Җитәр инде, әни, бик авыр була, — дигәч, күтәрелеп карады. 13) Шул сүзне әйткәнгә күңеле булгандыр, күрәсең, елмаерга итте. 14) Тик, әллә бервакытта да көлеп гадәтләнмәгәнгә, әллә елыйсы килгәнгә, аның чырае яктырмады, әллә ничек кызганыч булып җыерылды гына.

15) – Нишлим соң, улым? 16) Инде бер килгәч, күбрәк кайтсын дим. 17) Көннең-көн саен утын ташып син дә бик йөдәдең, әллә берәр көн килми калырбызмы диюем иде, — диде.

18) Аның бәйләменнән бер-ике ботакны үземә алырга сузылгач, ул аларны бирмәде.

19) – Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма. 20) Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма… сеңелләрең дә синең өстә… – 21) Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркамнан сыйпап: – Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм, — дип төзәтеп куйды. (Гомәр Бәширов)

11.1. “Инде мин чирлисен чирләгән, улым, мине кайгыртма. Син дөнья көтәсе кеше, гарип булып калма… сеңелләрең дә синең өстә… – Әни сүзен әйтеп бетермәстән кинәт туктады, аркамнан сыйпап: – Синең буыннарың ныгымаган әле, шуңар гына әйтәм, — дип төзәтеп куйды” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

11.2. Әни – җирдә иң зур кеше, — диелә татар җырында. Бу сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Шул турыда сочинение языгыз.Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.


Сочинение №2

Совет сугышчысы

(1) Карт сөйләргә кереште. (2) Ул русчаны начар белә иде. (3) Ләкин без әйтәчәк фикерләрне аның сүзләреннән генә түгел, аның интонациясеннән, аның торышыннан һәм аның барлык хәрәкәтеннән дә аңлап алдык.

(4) Елга буендагы төнге атышлардан соң, немецлар каты яраланган старшина Шәйхетдиновны шушы авылга алып кайтканнар һәм аңардан сорау алырга керешкәннәр. (5) Ләкин Шәйхетдинов аларга бертөрле дә җавап бирмәгән. (6) Шуннан соң аны ике немец кулларындагы резина таяклары белән аңыннан яздырганчы кыйнаган. (7) Егет егылган, канга баткан килеш пычракта озак аунап яткан. (8) Фашистлар, аны аңына китерергә теләп, өстенә салкын су сипкәннәр.

(9) Егет аңына килгәч, немец офицерлары аңардан тагын сораган:
— Иптәшләрең кайда синең? (10)Кая киттеләр алар? (11)Нинди мәгълүматлар алып киттеләр?.. – дигән.

(12) Егет җавап бирмәгән.

(13) – Юк, — дигән ул аларга нәфрәт белән, — мин сезгә, фашист этләргә, бертөрле дә җавап бирәчәк түгелмен!.. (14) Мин – совет сугышчысы! (15) Мин иптәшләремне, Ватанымны сатмыйм!.. (Гомәр Бәширов)

11.1 «– Юк, — дигән ул аларга нәфрәт белән, — мин сезгә, фашист этләргә, бертөрле дә җавап бирәчәк түгелмен!.. Мин – совет сугышчысы! Мин иптәшләремне, Ватанымны сатмыйм!..» юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

11.2 “Батырлыкта – матурлык” дигән әйтемнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Шул турыда языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.


Сочинение №3

Үлемнән көчлерәк

(1) Немец тубы ата башлады. (2) Снарядлар бер ераграк, бер якынрак ярыла. (3) Ләкин Шамил әйтерсең боларны бөтенләй сизми дә иде. (4) Менә гитлерчылар кычкыра-кычкыра йөгерә башладылар. (5) Шул чакта Шамил ут ачты. (6) Гитлерчыларның сафлары төбеннән чалгы селтәп алгандай булды, берничә секунд эчендә эреп бетте.

(7) Шул чакта дзот янәшәсендә бер-бер артлы ике снаряд ярылды. (8) Шамил пулемётны тупка каршы борды. (9) Шамил ата башлау белән, снаряд та амбразурага тиеп ярылды…

(10) Шамил һәлак булган. (11) Соңыннан миңа сөйләделәр: Шамил үлгәндә дә пулемётын кулыннан ычкындырмаган.

(12) …Айлар, еллар үтәр. (13) Ротадагы бик күп автоматчылар кайсы кая таралып бетәр. (14) Карт солдат Василий Веденин да, яшь солдат Ибраһим Төхфәтуллин да җиңүдән соң өйләренә тыныч хезмәткә кайтып китәрләр. (15) Ротага яңа сугышчылар килерләр. (16) Шамил Әнвәров һәрвакыт исемлектә булыр. (17) Иртәнге һәм кичке проверка вакытларында уң флангтагы сугышчы горур тавыш белән һәр көн саен:

— Сержант Шамил Әнвәров Ватан даны өчен һәлак булды! – дип кычкырыр.

(18) Батырның исеме мәңге онытылмас. (19) Ул күктәге балкыш кебек һәрвакыт нур чәчеп торыр. (Габдрахман Әпсәләмов)

11.1. «Батырның исеме мәңге онытылмас. Ул күктәге балкыш кебек һәрвакыт нур чәчеп торыр” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

11.2. Батыр яуда сынала, диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Шул турыда сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.


Сочинение №4

Иске йорт

(1) Кайда гына караш ташлама, шушында узган гомернең шаһитлары, ташларсызмы безне, сүтәрсезме? дип өнсез сорау бирә. (2) Шушы газиз почмак та булмаса, кайда бәрелер дә, кайда сугылыр Гайшә карчык зур өйдә берүзе? (3) Яңа өй бер дә начар түгел. (4) Анда бик рәхәт, бик җайлы. (5) Рәисе аның эчен заманча корып бетерде. (6) Тик анда бик буш шул. (7) Анда Гайшә карчык бик ялгыз шул…

(8) Гайшә әби, караңгы төшә башлагач кына, яңа йортка кереп йокларга ятты. (9) Күзләрен йокы алмады да инде, дөресен генә әйткәндә. (10) Моңсу уйларына бирелеп, уйланды да уйланды Гайшә карчык. (11) Әйтерсең лә үткән гомерен сызып ташларга җыеналар. (12) Әйтерсең лә ул гомере белән саубуллаша… (13) Аңламыйлар шул аны яшьләр, аңламыйлар… (14) Шулай ачы күз яшьләрен тыя алмыйча озак кына яткач, таң алдыннан гына йокыга китте Гайшә карчык.

(15) Иртән ул ишегалдыннан шак-шок килгән тавышларга уянып китте. (16) “Сүтә дә башлаганнар…” үпкә катыш уйлады ул. (17) Ятып буламы соң мондый чакта тыныч кына?! (18) Аяклары аны үзләреннән-үзләре иске йортка алып чыкты. (19) Тик иске йортны сүтәргә дип кайткан Рәис … йортның кыйшайган ишеген төзәтеп ята, ә улы Ринат болдыр такталарын ныгытып ята иде. (20) Әнисенең күзләреннән өнсез соравын укып, Рәис көлемсерәп: “Торсын ла бу йорт. Кемгә комачаулый ул? Аңлап торам бит мин сине, әни”, — дип әйтеп салды. (21) Гайшә карчык, газиз гомере үткән шул өйгә кереп, сиртмәле караватка утырды. (22) Иреннәре, үзе генә ишетерлек итеп: “Рәхмәт, балалар…”, — дип пышылдадылар… (Физәлия Дәүләтгәрәева)

11.1. “Әнисенең күзләреннән өнсез соравын укып, Рәис көлемсерәп: “Торсын ла бу йорт. Кемгә комачаулый ул? Аңлап торам бит мин сине, әни”, — дип әйтеп салды. Гайшә карчык, газиз гомере үткән шул өйгә кереп, сиртмәле караватка утырды. Иреннәре, үзе генә ишетерлек итеп: “Рәхмәт, балалар…”, — дип пышылдадылар…” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.

11.2. “Туган-үскән йорт” мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Шушы темага сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.
Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз.


Сочинение №5

Керпе

(1) Урмандагы алан буйлап Керпе бара. (2) Кая карама кыштырдавык яфраклар. (3) Алар яңгыр шикелле ашыкмый гына агач ябалдашларыннан явалар да явалар. (4) Аяк асты, бөтен тирә-як сары, кызгылт яфраклар белән түшәлгән.

(5) Калын итеп түшәлгән яфрак келәм өстеннән баруы кызык та, рәхәт тә. (6) Көзнең шушындый җылы, вак яңгыр сибәләп торган вакытын ярата Керпе. (7) Җылы яктан килгән кошлар кире китеп баралар, алар кыштан качалар. (8) Ак каен башында тукран тукылдый, нидер сөйләнеп саекскан очып үтте, яфракларны сак кына кыштырдатып тычкан йөгерә: урман үз тормышы белән яши.

(9) Керпе кышка әзерләнә. (10) Эше күп, өлгер генә! (11) Хәзер дә аркасына зур гына гөмбә салып, оясына кайтып бара. (12) Коры яфракларны җыеп оясына ташырга, аны салкын үтеп кермәслек итеп җылытырга кирәк. (13) Шулчак Керпе күптәнге танышы Чыркый-чыпчыкның чыркылдавын ишетеп алды.

— (14) Кая ашыгасың, Керпе, бераз ял итеп ал, күптән күзгә күренгәнең юк.

— (15) Чыркый, ял итәргә вакытым булмады быелгы җәйне: төннәрен тычкан аулыйм, көндез черем итеп алам да яңа оя ясыйм, шулай эш, мәшәкать белән нурлы җәй үтеп тә киткән. (16) Үзең ничек үткәрдең җәйне?

— (17) Мин бит хәзер шәһәрдә яшим. (18) Шәһәрдә бөтен нәрсә дә бар! — диде Чыркый. — (19) Безнең чыпчык халкына ризык та мул. (20) Адым саен зур-зур савытлар, андагы азыкның исәбе юк. (21) Шул савытлар тирәсендә кешеләр дә нидер актарып эзли, этләр-песиләр җыела, чәүкә-саесканнар да очып килә. (22) Интекмә, әйдә син дә күчеп кил шәһәргә.

— (23) Гөмбәне үзем белән алыйммы?

— (24) Шәһәрдә сиңа ник кирәге бар аның? (25) Шәһәрдә кая карама гөмбә! (26) Тибеп кенә китәләр. (Факил Сафин)

_____

Сафин Факил Миңнемөхәммәт улы (1954) — язучы, шагыйрь. Балалр өчен дә шигырьләр яза. Үз әсәрләрендә яшәүгә дан җырлый, киләчәкне фаҗигаләрдән кисәтеп куярга омтыла. «Биек тауның башларында» исемле романы өчен аңа Язучылар берлегенең Г.Исхакый бүләге бирелде.

11.1. «Шәһәрдә сиңа ник кирәге бар аның? Шәһәрдә кая карама гөмбә! Тибеп кенә җибәрәләр» җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язагн өчен ноль балл куела.

11.2. «Җәй көне җырларсың, кыш көне сызларсың», диелә халык мәкалендә. Бу мәкальнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? «Эшләп үлмәссең, чирләп үләрсең» дигән әйтем дә бар. Ә сез бу турыда ничек уйлыйсыз? «Эшчән бәхетне эштән эзләр, ялкау бәхетне читтән эзләр» темасына сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Сочинениене чиста һәм танырлык итеп языгыз. Укылган текстка таянып язылмаган эшкә билге куелмый. Бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язагн өчен ноль балл куела.


resize11 нче биремне эшләп карарга:

Сочинение 1 — 5

Сочинение 6 — 10

Сочиненеи 11 — 15


Соңгы яңарту: 07.01.2016.

Фикер алышу

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha