Сочинение язу күнегүләре

(6 — 10 нчы сочинение)

2 нче бүлектә укылган текстны файдаланып, 11.1 һәм 11.2 нче биремнәрнең бары тик берсен генә сайлап алып, 2 нче номерлы бланкта биремне үтәгез. Яза башлар алдыннан сайланган биремнең номерын күрсәтегез.


Сочинение №6*

(1) Салкын озын төн. (2) Ана, тәрәзә янына басып, инде ничә көн улларын көтә. (3) Менә хәзер кайтып керерләр дә:

– Саумы, әнием, – дип, иңнәреннән кочып алырлар кебек тоела аңа.

(4) Инде тәмам арыгач, аяклары хәлсезләнгән гәүдәсен тота алмый башлагач, янә урынына барып ята. (5) Тик күзләренә йокы керми. (6) Көзнең салкын җиле тәрәзәгә чиртеп китә, әллә берәр­се кайтып тәрәзә шакыймы, дип, ана, кабат урыныннан торып, пәрдә читен чак кына күтәреп, төнге караңгылыкка текәлә. (7) Урамның өшеткеч салкыны аның кечерәеп калган гәүдәсен куырып алгандай итә.

(8) – Җил икән лә, бу кара төндә нишләп йөрсеннәр соң бала­кайларым, – дип, үзалдына сөйләнеп ала ул.

(9) Ерактагы татлы төше кебек, аның биш улының сабый чагы, итәккә ябышып йөргән вакытлары күз алдына килә. (10) Әниләре эштән кайтып керүгә, муенына сарылалар иде.

(11) Әйе, балалар, үскәндә, әнисез бер генә көн дә тора алмыйлар шул. (12) Үсеп җиткәч, әниләренә булган мәхәббәтләрен көзге җилләр урлыймы икән әллә? (13) Шундый уйлар белән ялгыз ана тәрәзә аша көзге җилне куарга теләде. (14) Тик җил, аны үчекләгәндәй, тәрәзә артында һаман шаяра бирде. (15) Үзенә ияртеп, яңгырны да алып килгән, ахрысы. (16) Әнә, тәрәзә пыяласы буйлап яңгыр тамчылары тәгәри. (17) Әйтерсең лә ялгыз ананың күз яшьләре иде алар. (18) Ана тәрәзә буенда, биш улының берсе кайтмасмы, дип, инде ничә төнне уздырып, ничәмә-ничә таңны аттырды. (19) Бәлки, иртәгә кайтырлар…

(20) Туар көнгә өмет өзми әле ана. (21) Әниләрнең хәлләрен исән чакта белешик, туганнар! (22) Рәнҗемәсен алар безгә, туган йортта ялгызлары тилмереп көтмәсен алар сине. (23) Бүген үк юлга куз­гал, ялгыз әнкәң көтә сине!.. (Д.Гайнетдиновадан)

11.1. Әниләрнең хәлләрен исән чакта белешик, туганнар! Рәнҗемәсен алар безгә, туган йортта ялгызлары тилмереп көтмәсен алар сине җөмләләрендә әйтелгән фикерне ничек аңлыйсыз? Шулар турында языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башларга, аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин. Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Укылган текстка нигезләнеп язылмаган эшкә билге куелмый. Шулай ук бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган эш тә бәяләнми.

11.2. “Җәннәт әниләрнең аяк астында”, – диелә халык телендә. Бу сүзләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? Туган йортта балаларын ялгызы тилмереп көткән ана сездә нинди хисләр уятты? “Җәннәт әниләрнең аяк астында” дигән темага сочинение языгыз. Фикерегезне раслау өчен, укылган тексттан 1 мисал, үзегезнең тормыш тәҗрибәсеннән 1 мисал китерегез.

Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башларга, аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин. Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Укылган текстка нигезләнеп язылмаган эшкә билге куелмый. Шулай ук бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган эш тә бәяләнми.

*Яр Чаллыдагы 79 нчы интернат-лицей укытучысы, филология фәннәре кандидаты Ханә Сөләйманова әзерләгән материал буенча. 

 


Сочинение №7*

Буй җитеп, әти-әнидән кача-поса гына малайлар белән дустанә сөйләшеп йөри башлагач, чишмә буе безнең изге урыныбызга әйләнде. (2) Хатирәләр, хатирәләр… (3) Күзләребез ялгыш кына очраша да, оялудан кызарып, башларыбызны аска иябез. (4) Озаклап чишмәгә карап торабыз. (5) Менә шунда карашларыбыз янә очраша да инде. (6) Без бер-беребездән күзләребезне ала алмыйбыз. (7) Шуннан соң мин бик күп мәр­тәбәләр чишмәдән аның күзләрен эзләдем. (8) Ул еракларда, ил чигендә сакта торганда да, аңа язган сәлам хатларында да мин: «Чишмә агышлары юсын сагышларны…» – дип яза идем. (9) Чөнки мин сагынган вакытларымда күзләребезнең бер-бере­безгә озак итеп карап торуларын исемә төшерә идем.

(10) Синең мәңге-мәңге агуыңны тели идем мин <…> чишмәм! (11) Бары синең агышың гына мине юата. (12) Эчкерсез саф мәхәббәтнең шаһиты булып, чишмәнең гөнаһсыз күзләре елмая иде миңа.

(13) Чишмәләр әйтерсең лә төнлә йолдызларга, көндез кояшка берөзлексез сер сөйли. (14) Гүя гасырлар буе сөйләп тә бетерә алмаган серләре кояш нурларына күчә. (15) Син игътибар белән күзәт аларны, бәлки, сиңа да ул тылсымын энҗе бөртекләре аша белдерер. (16) Чишмәнең бихисап көмеш тамчылары, кояш нурларына үрелеп, иң оста рәссам да төшерә алмаслык төс­ләрдән салават күперләре ясый.

(17) Чишмәнең берни белән дә чагыштырып булмый торган моңлы агышына өздереп-өздереп сайраган сандугачлар та­вышы кушыла.

(18) Ул, үзенең үтәр юлын дәвам иттереп, зәңгәр күккә елмая-елмая ага да ага… (Д.Гайнетдиновадан)

11.1. «Чишмәләр әйтерсең лә кичен йолдызларга, көндез кояшка берөзлексез сер сөйли. Гүя гасырлар буе сөйләп тә бетерә алмаган серләре кояш нурларына күчә» җөмләләрендә әйтелгән фикерләрне сез ничек аңлыйсыз? Фикер дөреслеген раслау өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениене мәкаль яки әйтемнән башларга, аны фәнни яки публицистик стильдә язарга мөмкин. Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Укылган текстка нигезләнеп язылмаган эшкә билге куелмый. Шулай ук бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган эш тә бәяләнми.

*Яр Чаллыдагы 79 нчы интернат-лицей укытучысы, филология фәннәре кандидаты Ханә Сөләйманова әзерләгән материал буенча. 


Сочинение №8**

Оста кадере

1) Безнең Ямады авылындагы өйне, сугыштан соң, балта остасы Малик абзый салды. 2) Өр-яңа өебезгә иң элек ир кеше – әткәй кереп китте дә ишеккә башы бәрелеп: “Ой!” дип кычкырып җибәрде. 3) Карыйбыз, Малик абый: “Бөтен хәйләсе дә шунда шул аның…” – дип авызын ерып тора. 4) Ул чагында без: “Әткәй озын буйлы булганга күрә бәрелгәндер”, – дип уйладык. 5) Соңыннан шул ук ишек башына авылның иң хөрмәтле кунаклары да бәрелеп, “ой!” авазлары ешайгач, уңайсызлана башладык.

6) Яши торгач, Малик абзый да дөньядан китеп барды. 7) Без Казанда чакта, Ямадыга килеп, әти-әниләрнең хәлен белергә кергәч, Мостай ага Кәрим дә, Арслан ага Мөбәрәков та, Гайнан ага Әмири дә, Рәми Гарипов та, озын буйлы Әнгам Атнабаевны әйткән дә юк инде, бәрелүдән котыла алмаганнар. 8) Нишлисең, гафу үтенергә туры килгән. 9) Бәрелмәс өчен, үзебез башны гел иеп керергә өйрәндек, әмма башкаларны өйрәтә алмадык. 10) Кешеләр бәрелгән саен, әткәй-әнкәй: “Шул Малик эше бу!” – дип, гел мәрхүм останы искә төшерәләр иде.

11) Авылга сирәгрәк кайта башлагач, мин үзем дә, саклыкны онытып, күп тапкырлар ишекнең “кунакчыллыгын” татыдым.

12) Олыгая төшкәч кенә аңладым: иллә дә хәйләкәр, иллә дә шаян кеше булган икән Малик абзый! 13) “Йорт салучыны бик тиз оныталар, мине хәтерләренә ешрак төшереп торсыннар әле,” – дип, ишек башын юри түбәнәйтеп эшләгән.

14) … Малик абзыйны, озак еллардан соң, менә хәзер янә бер тапкыр искә төшердем. 15) Инде беркем дә яшәми торган ташландык өебезгә кергәндә, баш бәрелеп, “ой!” дип кычкырып җибәргәч… 16) Малик оста: “Бөтен хәйләсе дә шунда шул аның,” – дигәндәй, мыек астыннан көлеп, бер читтә басып тора кебек.

17) Әйе, Малик абзый кебек осталарны бик тиз онытабыз шул без. 18) Ә алар, чын мәгънәсендә, безнең мактауга, олылауга һәм ихтирамга лаек шәхесләр. 19) Төбәгебездәге алтын куллы кешеләрне күрә, хезмәтләрен бәяли белсәк, исемнәрен ешрак телгә алсак иде. (И.Юзеев буенча)

_______

Илдар Юзеев (Илдар Гафур улы Юзеев) – Татарстанның халык шагыйре, драматург һәм тәнкыйтьче, Россия Федерациясенең атказанган сәнгать эшлеклесе. Ул – “Язылмаган поэма”, “Сез кабызган утлар” кебек лирик, драматик поэмалар, балладалар, шигырьләр, күп кенә драма һәм комедияләр, тәнкыйть мәкаләләре, балалар өчен тезмә әсәрләр авторы.

11.1. “Әйе, Малик абзый кебек осталарны бик тиз онытабыз шул без. Ә алар, чын мәгънәсендә, безнең мактауга, олылауга һәм ихтирамга лаек шәхесләр. Төбәгебездәге алтын куллы кешеләрне күрә, хезмәтләрен бәяли белсәк, исемнәрен ешрак телгә алсак иде” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрнең номерларын языгыз яки тексттан цитата китерегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Укылган текстка нигезләнеп язылмаган эшкә билге куелмый. Шулай ук бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган эш тә бәяләнми.

**Кукмара районы “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия” укытучысы Нәҗипова Гөлназ Шамил кызы әзерләгән материал буенча.


Сочинение №9**

Туган туфрак

1) Яз көне булды бу хәл. 2) Яланда йөргәндә бер кыр чәчәген йолкып алдым да, кайтып, тәрәзәм төбенә гөл итеп утыртып куйдым. 3) Аның өчен бакчамнан иң яхшы туфракны алып кердем, көн саен диярлек су сибеп тора башладым.

4) Юлда кайтканда инде шиңә башлаган гөлем тиздән сынын турайтып җибәрде, терелеп, яшәреп, яшелләнеп үк китте. 5) Туфрак килеште үзенә, бераздан чәчәк тә атты, тәрәзә төбен бизәп, әллә кайдан янып-балкып тора башлады…

6) Шатлыгымның иге-чиге булмады. 7) Гөлемнең чәчәкләрен һәр кергән кешегә сокланып, горурланып күрсәтә идем.

8) Кинәт аңа әллә ни булды да куйды. 9) Берничә көн эчендә таҗларын коеп бетереп, гөлем шиңә башлады. 10) Башта яфрак очлары саргайды, аннары сабагы да сагыштан зар булган кеше төсле сыгылып төште…

11) Мин нишләргә дә белмәдем, һаман су сиптем, гөлнең төбен йомшарттым, кояшлырак урынга алып куйдым. 12) Үсемлеккә болар да файда итмәде.

13) Шунда әниемә дәштем.

13) — Туфрагы килешмәгәндер, улым, туфрагы. 15) Туган туфракка ни җитә, – дип әйтеп куйды ул.

16) “Кеше – табигать баласы” дип юкка гына әйтмиләрдер, күрәсең. 17) Кеше туган якларыннан аерылып, җитеш тормышта яшәсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен һәрчак ятим сизә, моңсулана, боега, шиңә бит…

18) Гөлне яңадан урманына илткәндә, шул хакта уйланып бардым. (Г.Гыйльманов буенча )

______

Галимҗан Гыйльманов (Галимҗан Хәмитҗан улы Гыйльманов) – язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме. Аның “Тозлы яңгыр”, “Өзелгән чәчәк”, “Иң бәхетле кеше”, “Хәниф карт васыяте” кебек әсәрләре укучыларга яхшы таныш.

11.1. «Кеше туган якларыннан аерылып, җитеш тормышта яшәсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен һәрчак ятим сизә, моңсулана, боега, шиңә…» юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Укылган текстка нигезләнеп язылмаган эшкә билге куелмый. Шулай ук бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган эш тә бәяләнми.

**Кукмара районы “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия” укытучысы Нәҗипова Гөлназ Шамил кызы әзерләгән материал буенча.


Сочинение №10**

Бүре баласы

1) Беркөнне аучылык белән шөгыльләнүче күршем урманнан бүре баласы табып алып кайтты. 2) Күзләре яңа гына ачылган, йомгак кадәрле бу бүре баласы беренче көннәрдә иске бүрек эчендә генә яшәде.

3) Тора-бара ул көрәйде, үсеп китте, ишегалдына чыгып йөри башлады.

4) Баштарак ул гади көчек балалары кебек үк иде. 5) Бер-ике айдан гына бөтен төс-кыяфәте белән этләрдән аерыла башлады. 6) Борыннары калынаебрак китте, колаклары тырпайды, күзләре очкынланып янып тора. 7) Чын бүре инде!..

8) Бүре баласы үсә торды, кешеләр аңа үзенең бүре нәселеннән булуын искәртә тордылар. 9) Баштарак урамнан үтеп баручылар бүре баласына усал караш кына ташлап узсалар, соңга табарак аңа таш, күсәк ата башладылар. 10) Мескен бүре баласының тынычлап кына, җәрәхәтсез-сызланусыз гына үткәргән көне булмагандыр.

11) Бераздан ул үзе дә усалланды, урамнан таш атып үтүчеләргә, тешләрен ыржайтып, ырылдап кала башлады.

12) Бу хәл кешеләрне ярсытты гына.

13) Бүре баласы башка көчек балалары белән уйнарга оясыннан бөтенләй дә чыкмый иде – шунда тик ыңгырашып-рәнҗеп ятуында булды.

14) Озакламый ул бөтенләй дә юкка чыкты. 15) Койма астыннан чокып чыгып, урман ягына таба киткән. 16) Олы кеше бер-ике сәгать буе казырлык бу чокырда әле бу якка, әле теге якка чыгып уйнап йөрүче ике эт малаена карап озак уйланып тордым…

17) Уйланырга урын бар. 18) “Бүре баласы, бүреккә салсаң да, урманга карый”,- ди безнең халык. 19) Бүреләргә карата булмыйча, кешеләрнең үзләренә атап әйтелмәгәнме соң ул?! (Г.Гыйльманов буенча)

11.1. “Бүре баласы, бүреккә салсаң да, урманга карый”,- ди безнең халык. Бүреләргә карата булмыйча, кешеләрнең үзләренә атап әйтелмәгәнме соң ул?!” юлларында әйтелгән фикерне сез ничек аңлыйсыз? Фикерегезне дәлилләү өчен, укылган тексттан 2 мисал китерегез. Файдаланган җөмләләрне тулысынча языгыз яки номерларын күрсәтегез.

Сочинениенең күләме 50 сүздән дә ким булмаска тиеш. Укылган текстка нигезләнеп язылмаган эшкә билге куелмый. Шулай ук бирелгән текстны күчереп яисә аның эчтәлеген аңлатмаларсыз язган эш тә бәяләнми.

**Кукмара районы “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия” укытучысы Нәҗипова Гөлназ Шамил кызы әзерләгән материал буенча.


resize11 нче биремне эшләп карарга:

Сочинение 1 — 5

Сочинение 6 — 10

Сочиненеи 11 — 15


Соңгы яңарту: 05.01.2016.

Фикер алышу

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha