2 — 10 нчы биремнәр

2-10 биремнәрнең җаваплары буларак сүз, сүзтезмә һәм цифр күрсәтелә. Башта җавапны текстта күрсәтегез, соңыннан 1 нче номерлы бланкка буш ара калдырмыйча, тыныш билгеләрсез, башка өстәмә символларсыз күчереп алыгыз. Һәр хәрефне һәм санны аерым шакмакка, үрнәктә күрсәтелгәнчә языгыз.


Вариант №16*

Бүре баласы

1) Беркөнне аучылык белән шөгыльләнүче күршем урманнан бүре баласы табып алып кайтты. 2) Күзләре яңа гына ачылган, йомгак кадәрле бу бүре баласы беренче көннәрдә иске бүрек эчендә генә яшәде.

3) Тора-бара ул көрәйде, үсеп китте, ишегалдына чыгып йөри башлады.

4) Баштарак ул гади көчек балалары кебек үк иде. 5) Бер-ике айдан гына бөтен төс-кыяфәте белән этләрдән аерыла башлады. 6) Борыннары калынаебрак китте, колаклары тырпайды, күзләре очкынланып янып тора. 7) Чын бүре инде!..

8) Бүре баласы үсә торды, кешеләр аңа үзенең бүре нәселеннән булуын искәртә тордылар. 9) Баштарак урамнан үтеп баручылар бүре баласына усал караш кына ташлап узсалар, соңга табарак аңа таш, күсәк ата башладылар. 10) Мескен бүре баласының тынычлап кына, җәрәхәтсез-сызланусыз гына үткәргән көне булмагандыр.

11) Бераздан ул үзе дә усалланды, урамнан таш атып үтүчеләргә, тешләрен ыржайтып, ырылдап кала башлады.

12) Бу хәл кешеләрне ярсытты гына.

13) Бүре баласы башка көчек балалары белән уйнарга оясыннан бөтенләй дә чыкмый иде – шунда тик ыңгырашып-рәнҗеп ятуында булды.

14) Озакламый ул бөтенләй дә юкка чыкты. 15) Койма астыннан чокып чыгып, урман ягына таба киткән. 16) Олы кеше бер-ике сәгать буе казырлык бу чокырда әле бу якка, әле теге якка чыгып уйнап йөрүче ике эт малаена карап озак уйланып тордым…

17) Уйланырга урын бар. 18) “Бүре баласы, бүреккә салсаң да, урманга карый”,- ди безнең халык. 19) Бүреләргә карата булмыйча, кешеләрнең үзләренә атап әйтелмәгәнме соң ул?! (Г.Гыйльманов буенча )

2. Сингармонизм законына буйсынмаган сүзне билгеләгез.
1) шөгыльләнүче;
2) кадәрле;
3) бераздан;
4) баласының.

3. Яңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез.
1) урманнан;
2) баласының;
3) тешләрен;
4) озакламый.

4. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.
1) бераздан;
2) бүреләргә;
3) борыннары;
4) усалланды.

5. 2-4 нче җөмләләрдән урын-вакыт килешендәге исемне табып языгыз.

6. 15 нче җөмләләрнең кайсында аерымланган рәвеш хәле янында нинди тыныш билгесе куелган?

7. 1-3 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш хәбәрләр бар?

8. 12 нче җөмләдәге сүзтезмәләрнең санын языгыз.

9. Тиңдәш кисәкләр арасына куелган тыныш билгесенең номерын языгыз.
Бераздан ул үзе дә усалланды,(1) урамнан таш атып үтүчеләргә,(2) тешләрен ыржайтып,(3) ырылдап кала башлады.(4)

10. 13 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез.

*Кукмара районы “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия” укытучысы Нәҗипова Гөлназ Шамил кызы әзерләгән материал буенча.


Вариант №17*

Бүре баласы

1) Беркөнне аучылык белән шөгыльләнүче күршем урманнан бүре баласы табып алып кайтты. 2) Күзләре яңа гына ачылган, йомгак кадәрле бу бүре баласы беренче көннәрдә иске бүрек эчендә генә яшәде.

3) Тора-бара ул көрәйде, үсеп китте, ишегалдына чыгып йөри башлады.

4) Баштарак ул гади көчек балалары кебек үк иде. 5) Бер-ике айдан гына бөтен төс-кыяфәте белән этләрдән аерыла башлады. 6) Борыннары калынаебрак китте, колаклары тырпайды, күзләре очкынланып янып тора. 7) Чын бүре инде!..

8) Бүре баласы үсә торды, кешеләр аңа үзенең бүре нәселеннән булуын искәртә тордылар. 9) Баштарак урамнан үтеп баручылар бүре баласына усал караш кына ташлап узсалар, соңга табарак аңа таш, күсәк ата башладылар. 10) Мескен бүре баласының тынычлап кына, җәрәхәтсез-сызланусыз гына үткәргән көне булмагандыр.

11) Бераздан ул үзе дә усалланды, урамнан таш атып үтүчеләргә, тешләрен ыржайтып, ырылдап кала башлады.

12) Бу хәл кешеләрне ярсытты гына.

13) Бүре баласы башка көчек балалары белән уйнарга оясыннан бөтенләй дә чыкмый иде – шунда тик ыңгырашып-рәнҗеп ятуында булды.

14) Озакламый ул бөтенләй дә юкка чыкты. 15) Койма астыннан чокып чыгып, урман ягына таба киткән. 16) Олы кеше бер-ике сәгать буе казырлык бу чокырда әле бу якка, әле теге якка чыгып уйнап йөрүче ике эт малаена карап озак уйланып тордым…

17) Уйланырга урын бар. 18) “Бүре баласы, бүреккә салсаң да, урманга карый”,- ди безнең халык. 19) Бүреләргә карата булмыйча, кешеләрнең үзләренә атап әйтелмәгәнме соң ул?! (Г.Гыйльманов буенча )

2. Кайсы җөмләдә күчерелмә мәгънәле сүз бар?
1) Баштарак урамнан үтеп баручылар бүре баласына усал караш кына ташлап узсалар, соңга табарак аңа таш, күсәк ата башладылар.
2) Баштарак ул гади көчек балалары кебек үк иде.
3) Беркөнне аучылык белән шөгыльләнүче күршем урманнан бүре баласы табып алып кайтты.
4) Койма астыннан чокып чыгып, урман ягына таба киткән.

3. Синонимнар рәтен билгеләгез.
1) усалланды, тынды;
2) озакламый, тиздән;
3) уйланырга, әйтергә;
4) баштарак, хәзер.

4. Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган исемне күрсәтегез.
Беркөнне аучылык белән шөгыльләнүче күршем урманнан бүре баласы табып алып кайтты.
1) беркөнне;
2) шөгыльләнүче;
3) аучылык;
4) урманнан.

5. Вакыт рәвеше булган җөмләне билгеләгез.
1) Койма астыннан чокып чыгып, урман ягына таба киткән.
2) Бер-ике айдан гына бөтен төс-кыяфәте белән этләрдән аерыла башлады.
3) Бу хәл кешеләрне ярсытты гына.
4) Озакламый ул бөтенләй дә юкка чыкты.

6. 8 нче җөмләдәге кайсы сүзне токымыннан синонимы белән алмаштырып була?

7. 13 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?

8. 8-10 нчы җөмләләрнең кайсысы тезмә кушма җөмлә?

9. 1-3 нче җөмләләрнең кайсысында тиңдәш хәбәрләр бар?

10. Стилистик максаттан чыгып, 15,16, 19 нчы җөмләләрнең кайсысында кире сүз тәртибе кулланылган?

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез.

*Кукмара районы “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия” укытучысы Нәҗипова Гөлназ Шамил кызы әзерләгән материал буенча.


Вариант №18*

Туган туфрак

1) Яз көне булды бу хәл. 2) Яланда йөргәндә бер кыр чәчәген йолкып алдым да, кайтып, тәрәзәм төбенә гөл итеп утыртып куйдым. 3) Аның өчен бакчамнан иң яхшы туфракны алып кердем, көн саен диярлек су сибеп тора башладым.

4) Юлда кайтканда инде шиңә башлаган гөлем тиздән сынын турайтып җибәрде, терелеп, яшәреп, яшелләнеп үк китте. 5) Туфрак килеште үзенә, бераздан чәчәк тә атты, тәрәзә төбен бизәп, әллә кайдан янып-балкып тора башлады…

6) Шатлыгымның иге-чиге булмады. 7) Гөлемнең чәчәкләрен һәр кергән кешегә сокланып, горурланып күрсәтә идем.

8) Кинәт аңа әллә ни булды да куйды. 9) Берничә көн эчендә таҗларын коеп бетереп, гөлем шиңә башлады. 10) Башта яфрак очлары саргайды, аннары сабагы да сагыштан зар булган кеше төсле сыгылып төште…

11) Мин нишләргә дә белмәдем, һаман су сиптем, гөлнең төбен йомшарттым, кояшлырак урынга алып куйдым. 12) Үсемлеккә болар да файда итмәде.

13) Шунда әниемә дәштем.

13) — Туфрагы килешмәгәндер, улым, туфрагы. 15) Туган туфракка ни җитә, – дип әйтеп куйды ул.

16) “Кеше – табигать баласы” дип юкка гына әйтмиләрдер, күрәсең. 17) Кеше туган якларыннан аерылып, җитеш тормышта яшәсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен һәрчак ятим сизә, моңсулана, боега, шиңә бит…

18) Гөлне яңадан урманына илткәндә, шул хакта уйланып бардым. (Г.Гыйльманов буенча)

2. Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз бар?
1) гөл сулды;
2) агач сулды;
3) кеше сулды;
4) үсемлек сулды.

3. Антонимнар рәтен билгеләгез.
1) аңлау, төшенү;
2) күңел, йөрәк;
3) моңсулана, шиңә;
4) файда, зыян.

4. Бирелгән җөмләдә ясагыч кушымча белән ясалган сыйфатны күрсәтегез.
Мин нишләргә дә белмәдем, һаман су сиптем, гөлнең төбен йомшарттым, кояшлырак урынга алып куйдым.
1) нишләргә;
2) кояшлырак;
3) йомшарттым;
4) урынга.

5. Билгеләү алмашлыгы булган җөмләне билгеләгез.
1) Туфрак килеште үзенә, бераздан чәчәк тә атты, тәрәзә төбен бизәп, әллә кайдан янып-балкып тора башлады…
2) Гөлне яңадан урманына илткәндә, шул хакта уйланып бардым.
3) Аның өчен бакчамнан иң яхшы туфракны алып кердем, көн саен диярлек су сибеп тора башладым.
4) Мин нишләргә дә белмәдем, һаман су сиптем, гөлнең төбен йомшарттым, кояшлырак урынга алып куйдым.

6. 4 нче җөмләдә тартым белән төрләнгән ничә исем бар?

7. 10, 11, 16 нчы җөмләләрнең кайсысы иярченле кушма җөмлә?

8. Стилистик максаттан чыгып, 1-3 нче җөмләләрнең кайсысында кире сүз тәртибе кулланылган?

9. 8-10 нчы җөмләләрдән төшем килешендәге исемне табып языгыз.

10. 16-18 нче җөмләләрнең берсендә баш кисәкләре исем белән белдерелгән җөмләдә нинди тыныш билгесе куелган?

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез.

*Кукмара районы “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия” укытучысы Нәҗипова Гөлназ Шамил кызы әзерләгән материал буенча.


Вариант №19*

Оста кадере

1) Безнең Ямады авылындагы өйне, сугыштан соң, балта остасы Малик абзый салды. 2) Өр-яңа өебезгә иң элек ир кеше – әткәй кереп китте дә ишеккә башы бәрелеп: “Ой!” дип кычкырып җибәрде. 3) Карыйбыз, Малик абый: “Бөтен хәйләсе дә шунда шул аның…” – дип авызын ерып тора. 4) Ул чагында без: “Әткәй озын буйлы булганга күрә бәрелгәндер”, – дип уйладык. 5) Соңыннан шул ук ишек башына авылның иң хөрмәтле кунаклары да бәрелеп, “ой!” авазлары ешайгач, уңайсызлана башладык.

6) Яши торгач, Малик абзый да дөньядан китеп барды. 7) Без Казанда чакта, Ямадыга килеп, әти-әниләрнең хәлен белергә кергәч, Мостай ага Кәрим дә, Арслан ага Мөбәрәков та, Гайнан ага Әмири дә, Рәми Гарипов та, озын буйлы Әнгам Атнабаевны әйткән дә юк инде, бәрелүдән котыла алмаганнар. 8) Нишлисең, гафу үтенергә туры килгән. 9) Бәрелмәс өчен, үзебез башны гел иеп керергә өйрәндек, әмма башкаларны өйрәтә алмадык. 10) Кешеләр бәрелгән саен, әткәй-әнкәй: “Шул Малик эше бу!” – дип, гел мәрхүм останы искә төшерәләр иде.

11) Авылга сирәгрәк кайта башлагач, мин үзем дә, саклыкны онытып, күп тапкырлар ишекнең “кунакчыллыгын” татыдым.

12) Олыгая төшкәч кенә аңладым: иллә дә хәйләкәр, иллә дә шаян кеше булган икән Малик абзый! 13) “Йорт салучыны бик тиз оныталар, мине хәтерләренә ешрак төшереп торсыннар әле,” – дип, ишек башын юри түбәнәйтеп эшләгән.

14) … Малик абзыйны, озак еллардан соң, менә хәзер янә бер тапкыр искә төшердем. 15) Инде беркем дә яшәми торган ташландык өебезгә кергәндә, баш бәрелеп, “ой!” дип кычкырып җибәргәч… 16) Малик оста: “Бөтен хәйләсе дә шунда шул аның,” – дигәндәй, мыек астыннан көлеп, бер читтә басып тора кебек.

17) Әйе, Малик абзый кебек осталарны бик тиз онытабыз шул без. 18) Ә алар, чын мәгънәсендә, безнең мактауга, олылауга һәм ихтирамга лаек шәхесләр. 19) Төбәгебездәге алтын куллы кешеләрне күрә, хезмәтләрен бәяли белсәк, исемнәрен ешрак телгә алсак иде. (И.Юзеев буенча)

2. Яши торгач, Малик абзый да дөньядан китеп барды җөмләсендә өтер ни өчен куелган?
1) аныклагыч янында;
2) кереш сүз янында;
3) аерымланган хәл янында;
4) эндәш сүз янында.

3. Текстның язылу стилен билгеләгез.
1) әдәби стиль;
2) рәсми эш стиле;
3) публицистик стиль;
4) хатлар стиле.

4. Аерымланган максат хәле булган җөмләне билгеләгез.
1) Ул чагында без: “Әткәй озын буйлы булганга күрә бәрелгәндер”, — дип уйладык.
2) Бәрелмәс өчен, үзебез башны гел иеп керергә өйрәндек, әмма башкаларны өйрәтә алмадык.
3) Малик абзыйны, озак еллардан соң, менә хәзер янә бер тапкыр искә төшердем.
4) Авылга сирәгрәк кайта башлагач, мин үзем дә, саклыкны онытып, күп тапкырлар ишекнең “кунакчыллыгын” татыдым.

5. Ирен ассимиляциясе күзәтелгән сүз булган җөмләне күрсәтегез.
1) Карыйбыз, Малик абый: “Бөтен хәйләсе дә шунда шул аның…” – дип авызын ерып тора.
2) Малик абзыйны, озак еллардан соң, менә хәзер янә бер тапкыр искә төшердем.
3) Төбәгебездәге алтын куллы кешеләрне күрә, хезмәтләрен бәяли белсәк, исемнәрен ешрак телгә алсак иде.
4) Яши торгач, Малик абзый да дөньядан китеп барды.

6. 1-2 нче җөмләләрдән [w] авазы кергән сүзне табып языгыз.

7. 9, 11, 12 нче җөмләләрдән иярченле кушма җөмләнең номерын языгыз.

8. 11-13 нче җөмләләрдән тамыр + ясагыч кушымча + ясагыч кушымча + ясагыч кушымча + бәйләгеч кушымча + бәйләгеч кушымча схемасына туры килгән сүзне табып языгыз.

9. 11 нче җөмләдә төшем килешендәге ничә сүз бар?

10. Тиңдәш кисәкләр янында куелган тыныш билгесенең санын языгыз.
Ә алар, (1) чын мәгънәсендә, (2) безнең мактауга, (3) олылауга һәм ихтирамга лаек шәхесләр.(4)

vopros-otvet21Җавабыгызның дөреслеген тикшерегез.

*Кукмара районы “Ч.Т.Айтматов исемендәге Кукмара №1 гимназия” укытучысы Нәҗипова Гөлназ Шамил кызы әзерләгән материал буенча.


2016-01-06 18.24.422 — 10 нчы биремнәрне эшләп карарга:

  1. Вариант 1 — 10
  2. Вариант 11 — 15
  3. Вариант 16 — 20

 


Соңгы яңарту: 06.01.2016

Фикер алышу

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha