Текст буенча биремнәр


Текст №1

Текст белән танышыгыз һәм аңа бәйләнешле биремнәрне үтәгез.

1)…Әйбәт кенә үсеп утырган гөлгә әллә ни булды. 2) Берничә көн эчендә, таҗларын коеп бетереп, гөлем шиңә дә башлады. 3) Башта яфрак очлары саргайды, аннары сабагы да сыгылып төште.

4) Мин нишләргә дә белмәдем, һаман су сиптем, төбен йомшарттым, кояшлырак урынга алып куйдым. 5) Ләкин үсемлеккә болар да файда итмәде. 6) Шунда миңа әни: 7) «Туфрагы килешмәгәндер, улым, туган туфракка ни җитә»,- 6) дип, уйчан гына әйтеп куйды.

8) Кеше дә табигать баласы бит. 9) Туган якларыннан аерылып, җиткелеккә ирешсә дә, тулы бәхеткә ия була алмый, үзен ятим хис итә, моңсулана, боега, шиңә… (Вакытлы матбугаттан)

1. Составында тартым белән төрләнгән 2 исем булган җөмләләр кайсы рәттә бирелгән?
а) 2, 3, 7; ә) 3, 8, 9; б) 2, 4, 9; в) 2, 3, 9.
2. Составында сыйфат фигыль булган җөмләне билгеләгез: а) 2; ә) 1; б) 7; в) 9.
3. Тезмә кушма җөмләләрне билгеләгез: а) 2, 4; ә) 2, 7; 6)3, 7; в) 4, 9.
4. Хәбәрләре тиңдәшләнеп килгән җөмләләрне билгеләгез: а) 2, 9; ә) 4, 9; б) 3, 7, 9; в) 3, 4, 9.
5. Вакыт рәвешләре булган җөмләләрне күрсәтегез: а) 1, 2; ә) 3, 4; б) 5, 6; в) 7, 8.


Текст №2

Җөмләләрне укыгыз һәм биремнәрне үтәгез:

А. Һәр авылның үзенә генә хас, кабатланмас урыннары күп;
Ә. Туган ягыбызның һәр сукмагы, һәр агачы күңелгә бик якын;
Б. Безнең һәрберебезнең газиз туган йорты, кадерле туган авылы бар;
В. Кая гына барсак та, нинди генә матур урыннарны күреп соклансак та, туган төбәгебезнең гүзәллеген берни дә алыштыра алмый.

1. Текст булсын өчен, җөмләләрне нинди тәртиптә урнаштырырга кирәк?
1) Б, Ә, А, В; 2) Б,, В, Ә; 3) В, А, Б, Ә; 4) Ә, В, А, Б.

2.Кайсы җөмләдә синонимнар кулланылган? 1) В; 2) Б; 3) Ә; 4) А.

3. Кайсы җөмләдә көчәйткеч кисәкчә бар? 1) В; 2) Б; 3) Ә; 4) А.

4. Кайсы җөмләдә тартымлы исем төшем килешендә килгән? 1) Ә; 2) В; 3) Б; 4) А.

5. Кайсы җөмләдә зат алмашлыгы бар? 1) В; 2) Ә; 3) А; 4) Б.

6. Кушма җөмләне табыгыз: 1) А; 2) В; 3) Ә; 4) Б,

7. Текстта тартым белән төрләнгән ничә исем бар? 1) 6; 2) 7; 3) 8; 4) 9


Текст №3

1.Җөмләләр тоташ текст барлыкка китерсен өчен, ал арны кайсы варианттагы тәртиптә урнаштырырга кирәк?

1) Озакламый сабакта зәңгәр чәчәк барлыкка килде.

2) Ул тамган җирдә яшел сабак күренде.

3) Монысын кошлар әйтте.

4) Кояш урманны уятты.

5) Аның бер тамчысы, кар көртен тишеп, җиргә төшеп җитте.

6) Яз шулай башланды.

7) Ул карга бик гаҗәпләнеп карап тора башлады: «Әллә иртә уяндым инде?» — «Юк, иртә түгел, бик вакыт».

8) Чыршы ботакларында кар эреде. (Г.Хәсәновтан)

а) 6, 4, 5, 7, 8, 1, 2, 3;

ә) 3, 5, 8, 1, 3, 4, 6, 5;

б) 4, 8, 5, 2, 1, 7, 3, 6;

в) 5, 6, 3, 8, 1, 2, 4, 7.

2. Аерымланган хәл булган җөмлә кайсы?

а) 7; ә) 1; б) 5; в) андый җөмгә юк.

3. Сыйфат фигыль булган җөмлә кайсы?

а) 5; ә) 7; б) 2; в) 1.

4. Арткы рәт сузыклар гына булган җөмләләр кайсы рәттә күрсәтелгән?

а) 3, 2; ә) 8, 5; б) 4, 6; в) 1, 7.

5. Текстта ирен гармониясенә буйсынган ничә сүз бар?

а) 4; ә) 3; б) 2; в) 5.

6. Уңнан да, сулдан да бер үк төсле укыла торган сүз кайсы җөмләдә бар?

а) 8; ә) 7; б) 6; в) 5


Текст №4

Текст белән танышыгыз һәм аның белән бәйләнешле биремнәрне үтәгез.

1) Таныш булыйк. 2) Минем әтием — сезгә таныш композитор Салих Сэйдәшев. 3) Аның балачагы турында мин әбиемнән сөйләтә идем. 4) Ул миңа әтиемнең бик тере, әмма тыңлаучан һәм мәктәптә теләп укый торган малай булуы турында сөйли иде. 5) Әбием сөйләгәннәрдән мин тагы шуны белеп алдым: әтием бик кечкенәдән музыка тыңларга, җырларга яраткан, гармонда уйнарга да бик иртә өйрәнгән.

6) Үсә төшкәч, мин әтиемне тирәнрәк аңлый башладым. 7) Көндәлек тормышта ул йомшак, киң күңелле, һәркемнең күңелен күрә белүче кеше булды. 8) Мин аның безгә, балаларга, кайчан да булса кычкырганын хәтерләмим, безгә ул үзенә генә хас таләпчәнлек күрсәтә иде. 9) Аннары әтием тупас мөгамәләне бер дә яратмады, бездә бер­беребезгә карата мәхәббәт, олыларга хөрмәт хисе тәрбияләргә омтылды. (Ә. Еники буенча)

1.Составына хәзерге заман сыйфат фигыльләр кергән җөмләләрне билгеләгез:

а) 4, 5, 7, 8; ә) 4, 7, 3, 1; б) 5, 8, 2, 6; в) 5, 6, 7, 9.

2.Тезүче теркәгечләр булган җөмләне табыгыз:

а) 3; ә) 4; б) 5; в) 6.

3. Аналитик иярченле кушма җөмләне табып билгеләгез:

а) 4; ә) 5; б) 8; в) 9.

4. Составында аныклагыч булган җөмләне билгеләгез:

а) 2; ә) 5; б) 7; в) 8.

5. Аерымлынган хәл булган җөмләне билгеләгез:

а) 4; ә) 5; б) 6; в) 9.


Текст №5

Текст белән танышыгыз һәм аның белән бәйле биремнәрне үтәгез:

1) Сәламәт булу өчен, һәркем тырышыра тиеш. 2) Сәламәт булыйм дисәң, иң беренче чиратта яхшы тукланырга кирәк. 3) Ашый торган ризыкта витаминнар булуы бик мөһим. 4) Шуңа күрә кешеләр ит тә, сөт ашамлыклары дя, яшелчәләр дә, җилэк-җимеш тә ашарга тиеш.

5) Көндәлек гигиена таләпләрен үтәү дә бик әһәмиятле: иртән физик күнегүләр ясарга, ашаганнан соң тешләрне чистартырга, өс һәм аяк киемнәренең чисталыгын сакларга, бүлмәне даими чиста тотарга һәм һәм җилләтергә, атнага 2-3 тапкыр физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә, саф һавада күбрәк булырга кирәк. 6) Үзеңне чыныктыру да мөһим эш санала.

7) Шуны да истә тотыгыз: сәламәтлегегезне сакларга теләсәгез, тәмәке тартмаска, аракы эчмәскә, начар кешеләр белән аралашмаска, стрессларга бирешмәскә кирәк. (Вакытлы матбугаттан)

1. Тарихи-традицион принцип нигезендә языла торган сүзләр кергән җөмләләрне табып билгеләгез:

а) 2, 5, 6, 7; э) 3, 5, 6, 7; б) 1, 2, 5, 7; в) 1, 2, 4, 5

2. Боерык фигыль кергән җөмләне билгеләгез:

а) 4; ә) 5; б) 7; в) 2.

3. Йөкләтү юнәлешендәге фигыльләр кергән җөмләне билгеләгез:

а) 1, 2; ә) 5, 6; б) 3, 4; в) 7.

4. Иясе исем фигыль белән белдерелгән җөмләләр генә булган рәтне табыгыз:

а) 1, 4; ә) 2, 5, 7; б) 1, 5, 6; в) 5, 6. 5.

5. Катлаулы кушма җөмләне билгеләгез:

а) 4; ә) 5; б) 7; в) бу текстта катлаулы кушма җөмлә юк.


Соңгы яңарту: 07.01.2016.

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha