Татар әдәбиятыннан бердәм республика имтиханы

Биремнәрне башкару өчен күрсәтмә

Уку программаларында аерымлыклар булу сәбәпле, татар һәм рус мәктәпләре өчен БРИ биремнәре аерым эшләнә. Аларда урын алган әсәрләр мәктәп программасыннан сайлана.

Татар әдәбиятыннан бердәм республика имтиханы 3 бүлектән гыйбарәт. Язма эш өчен 4 сәгать (235 минут) вакыт бирелә, вакыттан мөмкин кадәр дөрес файдалану өчен иң уңайлы юл булып беренче һәм икенче бүлекләрне эшләүгә 2 сәгать, өченче бүлеккә 2 сәгать вакыт бүлү санала.

Беренче һәм икенче бүлекләр тәкъдим ителгән әдәби текстларга эчтәлек һәм форма ягыннан анализ ясауны күздә тота. Текстларны башта игътибар белән уку, бары шуннан соң гына әсәргә яки тәкъдим ителгән өзеккә карата куелган сорауларга җавап бирә башлау мөһим.

Эпик яки драма әсәренә анализны эченә алган беренче бүлектә бер сүз яки сүзтезмә белән җавап язу юнәлешендә (В) 7 сорау һәм киңәйтелгән җавап таләп итүче (С1 – С2) 2 сорау тәкъдим ителә.

Лирик әсәргә анализны эченә алган икенче бүлектә бер сүз яки сүзтезмә белән җавап язу юнәлешендә (В) 5 сорау һәм киңәйтелгән җавап таләп итүче (С3 – С4) 2 сорау тәкъдим ителә.

В вариантына җавап язу барышында төгәл якын килү кирәк. Эпик һәм лирик әсәргә киңәйтелгән анализ таләп иткән С1, С2, С3, С4 биремнәренә җавап язганда темадан читкә китмичә, җавапны артык киңәйтмичә, 5-10 җөмлә күләмендә формалаштыру мөһим. Әмма бу сан якынча, шартлы, җавапны тикшерү барышында аның эчтәлегенә игътибар ителә. Беренче, икенче бүлекләрдә сорауга төгәл җавап табылмый икән, авырлык тудырган сорауларны калдырып торырга, өченче өлешкә җавап яза торырга, эшләнми калган мәсьәләләргә соңыннан әйләнеп кайтырга мөмкин.

Өченче бүлек өч биремне үз эченә ала. Алар әдәбиятның аерым чорларына яки әдипләр иҗатына, әдәби процесстагы үзенчәлек-хасиятләргә бәя бирүне күздә тота. Җавап бирү барышында шуның БЕРСЕНӘ генә сочинение формасында киңәйтелгән җавап язу сорала.

Катлаулылык дәрәҗәсенә карап, һәр биремгә 1 яки аннан артык балл куела, ахырда бөтен баллар бергә кушылып, нәтиҗә чыгарыла.


Тагын укыгыз:

1. Татар әдәбияты: бердәм республика имтиханына әзерлек / Юсупова Н.М., Заһидуллина Д.Ф. — Казан: РИО ГУ «РЦМКО», 2012. — 72 б.

2. Загидуллина Д.Ф.Пособие для подготовки к ЕГЭ. Татарская литература // Д.Ф.Загидуллина, Н.М.Юсупова. — Казань, 2010.- 145 с.

3. Татар әдәбияты. Бердәм республика имтиханына әзерләнү өчен кулланма / Д.Ф.Заһидуллина, Н.М.Юсупова, Ә.М.Закирҗанов, Ф.Х.Җәүһәрова. — Казан: РИЦ «Школа», 2008. — 172 б. 10,75 п.л. 300 экз.

4. [su_document url=»http://t-t-5.ru/wp-content/uploads/2012/08/-CC-EE-E4-E5-EB-FC—CA-C8-CC—EF-EE—F2-E0-F2.-EB-E8-F2..pdf» height=»400″]

2015-07-18

Фикер алышу:

Исемегез (мәҗбүри)

Сезнең e-mail (мәҗбүри)

Тема (мәҗбүри)

Хәбәрегез (мәҗбүри)

Күләме 10 Mbтан артмаган .doc,.docx, .txt,.pdf, .jpg, .jpeg, .png, .gif, .ppt, .pptx, .mp3 документ беркетеп җибәрә аласыз.

Рәсемдә ниләр күрәсез:
captcha